Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

САТУНЫ ТЫЙМАСЛАРМЫ?

13нче апрельдә бөтендөнья мөселманнарының изге Рамазан ае башлана. Бу аебыз – рухи сәламәтлек, күңел пакьлеге, әдәплек турында уйлану да бит. Моңарчы Рамазан аенда күп мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрелеп килде. Пандемия аркасында аларның саны шактый кимеде. Моңа да карамастан, быел алар дәвам итә. Татарстан хөкүмәте Рамазан аенда республика җирлегендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыйса, мөселманнар әлеге башлангычны хуплап каршы алырлар иде. Ә менә Кавказдагы милли республикаларда бу мәсьәлә күптәннән уңай хәл ителгән инде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ЙОРТТАН КУА

50 елдан бирле әни белән яшим, шул йортта теркәлгән дә. Әнигә 95 яшь. 10 ел элек әни бу йортны сеңлем исеменә яздырды. Мин 2006нчы елдан бирле әнине караучы булып торам, хәзер сеңлем йорттан китәргә куша. Минем китәр урыным юк. Сеңлем мине йорттан куа аламы?

Исемем редакция өчен генә,

Буа районы

Сезнең соравыгызга юрист Рәзил Рафис улы Билданов җавап бирде. Ул болай диде:

– Бу мәгълүматтан гына нәтиҗә ясау кыен, әмма аның буенча, законлы хуҗа (бу очракта сеңлесе) үз милке белән теләсә ничек эш итә ала. Шул исәптән, аның йортта яшәүче затларны куу мәсьәләсен хәл итә алу хокукы да бар.

БЕЗГӘ – ЧҮП, АЛАРГА – КӨПЧӘК

Беркөнне почта тартмасына «Хәзинә» газетасын кыстырып киткәннәр. Шуның беренче битендә – президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән Казахстан президенты Әскәр Мамин фотосы. Алар кулларына машина көпчәге тотып, елмаеп басып торалар. Татарстан Казахстанда машина көпчәкләре заводы төзергә булыша икән. Бездә адым саен чүп заводы төзиләр, ә күрше республикаларда – көпчәк заводы. Нинди заманалар җитте менә! Ил язмышы өчен борчылабыз: бездә дә завод төзесәләр, күпме эшсезләргә эш урыны булыр иде.

Рауза апагыз,

Казан шәһәре

УКЫТЫРГА ЯРЫЙМЫ?

Туганым апрель аенда кияүгә чыга, тиздән никах укытмакчылар. Рамазан аенда бәйрәмнәр үткәрергә ярамый, диләр. Бу дөресме? Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирсә иде.

Зәкия КАМАЛИЕВА,

Мамадыш районы

Сезнең соравыгызга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин болай дип җавап бирде:

– Рамазан аенда никах мәҗлесләре үткәрмәгез, дигән сүз юк. Кояш баегач, үткәрергә рөхсәт ителә. Тик бу изге айда мөселман халкы бәйрәмнәр үткәрмәскә тырыша, чөнки бәйрәм табынын әзерләргә, ризыкны кабып карарга туры киләчәк.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии