- 13.03.2026
- Автор: beznen_admin
- Выпуск: 2026, №03 (март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың гомер бәйрәмен 13нче февраль көнне Бөгелмә шәһәрендә зурлап билгеләп үттеләр. Аның белән очрашуга шәһәрнең милли оешма җитәкчеләре, Бөгелмә мәктәпләренең татар теле һәм әдәбият укытучылары килгән иде. Затлы-зәвыклы «Тантана» ресторанында узган бу очрашу бай табын артында, бик җанлы рәвештә барды. Язучының китапларыннан бай күргәзмә дә әзерләнгән иде.
Мөгаллимнәр Фәүзия Бәйрәмованың китаплары буенча чыгышлар ясадылар, шунда ук авторга үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә бардылар. Аларны бигрәк тә «Болын» , «Кыңгырау», «Гөләйза», «Кырык сырт», «Соңгы намаз», «Кара урман», «Ана» әсәрләренең язылу тарихы кызыксындырды, автор аларга бик теләп җавап бирде. Укытучылар билгеләп үткәнчә, Фәүзия Бәйрәмованың әсәрләре югары символик мәгънәгә ия, темасы бик җитди, милли рухлы, теле бик бай. Алар шулай ук балаларга татар тарихын аңлатуда әдәбиятның зур ярдәмче булуын әйтте, әмма балалар өчен тарихи әсәрләрнең бик аз булуын искәрттеләр. Фәүзия Бәйрәмова да моның белән килеште, балалар өчен маҗаралы әсәрләр аз булуын әйтте. Шуны искә алып, ул әле моннан чирек гасыр элек балалар өчен маҗаралы әсәрләр язарга алынуын, «Алыплар илендә», « Нух пәйгамбәр көймәсе» дип аталган маҗаралы повесть һәм романнар язуын сөйләде. Хәзер исә ул күләмле тарихи романнар яза, шулай ук фәнни-популяр жанрда да актив эшли, татар тарихын пропагандалый.
Һади Атласи исемендәге иҗтимагый фонд җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Алсу Мөхәммәтдинова Фәүзия Бәйрәмованың иҗтимагый эшчәнлегенә дә зур бәя бирде, аның милләткә үрнәк булуын әйтте. Милләт өчен башкарган зур эшләре өчен моннан 20 ел элек аңа «Мәгърифәтче» исеме һәм Һади Атласи бүләге бирелгән иде. Шундый ук олы бүләккә узган ел Фәүзия ханымның ире Хөсәен Аймалетдинов та лаек булды, аңа бу исем Түбән Новгород өлкәсендә алып барган тарихи эзләнүләре өчен бирелде.
Очрашуда тарихчы-краевед Хөсәен Аймалетдинов үзе дә катнашты һәм җәмәгате белән Нижгар төбәгендә башкарган уртак милли эшләре турында сөйләде. Хәзер алар « Иван Грозный эзләре буйлап» дип аталган проектны гамәлгә ашыра, тарихи эзләнүләр алып баралар, «Татарның алты хәрефе» дигән проект буенча җәйләрен ислам лагерына йөрүче балаларга татар теле укыталар, фәнни җыеннарда татар тарихы буенча чыгышлар ясыйлар, даими рәвештә матбугатка язып торалар. Алар Татарстаннан читтә яшәсәләр дә, анда гел килеп йөриләр, халык белән очрашулар оештыралар. Бөгелмәгә дә һәр елны киләләр, Хәтер көннәрендә катнашалар, үз фикерләрен әйтәләр.
Шунысын да әйтергә кирәк, Бөгелмә төбәге Фәүзия Бәйрәмова- Аймал өчен чит түгел, бу якларда аның әбисе – әнисенең әнисе туып- үскән. Укымышлы нәсел тамырлары Бөгелмә төбәгеннән булган Фәүзия ханым аны үзенең икенче туган ягы, дип исәпли. Талантлы якташыгызның кадерен белгән өчен, рәхмәт сиңа, Бөгелмә, рәхмәт сезгә, милләттәшләр!
Сәйдулла КУТУШЕВ
Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре

Комментарии