- 13.03.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №03 (март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Безнең гәҗит»не бик күп еллар алдыра идем, почта югалта башлагач, киосктан алам. Февраль санында яшь җырчы Нияз Сафиуллин белән бик җанлы әңгәмә чыкты. Бер дә ишеткән юк, бик мактаганнар, дип концертына билет алдык. Чынлап та мактарлык икән. Концерт шул кадәр күңелле үтте. Күптән андый тамаша күргән юк иде. Хәзер концертларда әллә нинди утлар балкытып, төтеннәр тузгытып, теләсә-нәрсә сөйләп, мәш киләләр. Киенүләренең дә рәте-чираты юк. Шау ясыйлар. Ләкин ул шау башка каба. Элеккеге артистлар, элеккеге концертлар сагындыра. Килешле киенү, мәгънәле сөйләм, кушылып җырлап туймый торган матур җырлар иде ул чакта. Юморы да мәгънәле, кыскасы рәхәтләнеп ял итеп кайта идек ул концертлардан. Ә хәзер баш авыртып кайтасың. Шуңа да йөрмибез ул шаулы концертларга. Монда, Илфат Фәйзрахманов алдамас дип, барырга булдык. Һәм алданмадык. Шундый җылы концерт булды ул. Нияз Сафиуллин бик ошады. Көлдерә дә, җырлый да, җырлата да. Үзе бик матур җырлар да яза икән. Бик оста баянчы да диделәр аны. Чынлап та оста икән. Баянын күтәреп сәхнәгә чыккач, җыр сузгач, зал кушылып җырлады. Мондый җырлашуны күргәнем юк иде. Хәзер мәҗлесләрдә дә гармун сирәк ишетелә бит. Туйларда да халык концерт карап утыра. Кая ул элеккеге җырлашулар?! Җыр белән әйтешә-сүз көрәштерәләр иде бит. Ничек күңелле була иде. Нияз Сафиуллин концертында шул чаклар, элеккеге зәвыклы концертлар искә төште. Нияз җор теле белән залны торгызып биетте дә хәтта. Тәнәфес тә булмады. Әмма ул онытылды. Бер тында үтте концерт. Әле ярый «Безнең гәҗит» язып чыкты, күрми калган булыр идем шушындый гаҗәеп күңелле концертны. Нияз Сафиуллин исеме чыкса, хәзер ул катнашкан концертларны калдырмаячакмын. Картыма да ошады концерт. Башкаларга да киңәш итәм. Артистны гастрольләрдә күп йөри, дип әйттеләр. Сезнең якларга килеп чыкса, барыгыз концертына, күрегез, үкенмәссез.
Ләмига ХӨСӘЕНОВА,
Казан шәһәре
Комментарии