РФ Президентын сайлауга карата БТИҮ белдерүе

Бөтентатар иҗтимагый үзәге, Русия Федерациясе Конституциясендәгечә, тормышның төрле тармакларына карата язылган матдәләрнең тайпылышсыз үтәлүен, халыкларның гомум танылган үзбилгеләнү хокукына ия булуын, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең үсешен һәм федерализм принципларының сакланып калуын таләп итә.

БТИҮ республикада яшәүче рус булмаган халыкларның телләрен көчләп ассимиляцияләүгә багышланган гамәлләргә каршылык күрсәтә. Илләр арасында агрессив сугышлар чыгаруга, империячел эчке һәм тышкы сәясәткә ризасызлык белдереп, хәрби көчләр кулланмыйча, көчле Русия, гуманизм, сыйфатлы белем бирү системасы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә уңышларга ирешеп, илдә көчле икътисад булдыру яклы.

БТИҮ хөкүмәт органнарында тәртип урнаштыруны, гражданнарының иҗтимагый оешмаларына ярдәм күрсәтүне һәм аларны тынычлыкта калдыруны сорый. Гражданнарның хокуклары бозылуга, аларны төрлечә эзәрлекләүгә һәм куркытуларга, мөселманнарга карата оештырылган дәүләт терроризмына каршылык белдерә.

БТИҮ Президиумында кабул ителде,

12 март 2018 ел.

Комментарии