«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ГАЗЛАРЫН ЯЛГАГАННАРМЫ?

«Кышны катып үлмичә чыгуыбызга сөенәм» – Зәйдә газга кем хуҗа?» язмасын укып, («Б.Г.», №10, 7 март, 2018), Сания ханымга кушылып мин дә сөендем әле. Кышны ике авыру ир-ат, өлкән яшьтәге хатын-кыз исән-сау чыгып, Зәйнең прокурорын, судын, район һәм авыл башлыкларын зур бәла-мәшәкатьтән коткарган. Кайсыдыр елны күп балалы гаиләнең газын өзеп куеп, кышын янгын чыгып фаҗига булгач, җинаять эше ачтылар бит. Җитәкчеләр җаваплылыкка да тартылды. «Безнең гәҗит»кә һәм Айгөл Закировага рәхмәт – А.Йосыповтан: «Килсен Сания ханым, газны ялгарбыз», – дип әйттергән өчен. Газларын ялгадылар микән?

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Сания апа кабат Зәйнең газ оешмасы җитәкчесе Айрат Йосыпов янына барган. «Бу юлы газны ялгарлар, бәлки?» – дигән өмет белән, билгеле. Әмма җитәкче аны башка мәсьәлә буенча чакырткан булган, күрәсең: акт күрсәткән. Ул актта, янәсе, счетчикның төзек булу-булмавын тикшергәндә, шаһит бар иде, дип язылган. Ә бу шаһит – Сания апаның әллә кайчан мәрхүм булган ире. «Ничек сезнең счетчик тикшергәнне минем үлгән ирем карап тора алды соң, әллә кабереннән кубарылып чыккан идеме?» – дидем», – дип сөйли ул. Моннан тыш, Сания ханым счетчик төзеклеген тикшергәндәге видеоязманы күрсәтүләрен сораган. Әмма Айрат Йосыпов баш тарткан. «Мәхкәмә аша соратып ал да, кара», – дигән. «Өемә рөхсәтсез кереп, видеога төшергәндә мәхкәмә аша рөхсәт сорап тормаган идегез бит, күрсәтегез!» – дип сораса да, җитәкче риза булмаган. Кыскасы, газ оешмасы җитәкчесе үзенең тузга язмаган ялган актлары белән селтәнгән вакытта, бу гаилә әле дә салкында тилмерә. Хәзерге вакытта район башлыгы янына барырга әзерләнә Сания ханым. Алга таба ниләр булуы турында газетабызда язып чыгарбыз, күзәтеп барыгыз.

ҮЛГӘНЧЕ ТҮЛИММЕ?!

Авылыбызның клубы, кибете, почтасы, ашханәсе буйларына юл салынуга, заманында, колхозда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары тотылып барган иде. Бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең бер сум акчасы да алынмады. Инде байтак вакыт үтте, хәзер тагын: «Юллар төзибез», – дип, бездән яңадан акча җыялар. Минем пенсиям дә әз, үзем инвалид, шәһәрдә пропискада торам, шулай булса да, юл салыр өчен кабат акча җыялар. Ул акчаны түләмәсәк, без хаклымы? Әллә инде үлгәнче юл өчен түләргәме хәзер?!

Гөлфирә БАҺАВЕТДИНОВА,

Яшел Үзән районы, Күгәй авылы

Соравыгызга аңлатма алу өчен район хакимиятенә элемтәгә чыктык, мондый мәсьәләләр җирлек башлыгы аша хәл ителә, дип аңлаттылар. Ә җирлек башлыгыгыз Фәния Хисаметдинованың җавабы мондый:

– Безнең юлга дип аерым акча җыйган юк, бу үзара салым акчаларына эшләнәчәк. Бездә аның күләме 250 сум. Кеше 250 сумга калганмыни? Башка районнарда үзара салым өчен меңәр сум җыялар. Ул кадәр зур сумма түгел бит инде. Әгәр дә бөтенесен берьюлы бирә алмаса, ай саен бүлеп бирсен. Без көтәбез.

РЕДАКЦИЯДӘН: Үз чиратыбызда шуны әйтик: үзара салым 18 яше тулган, җирлектә шәхси милке булган һәм шул җирлектә яшәгән кешеләр өчен мәҗбүри. Әмма шул ук вакытта бер әйберне исәпкә алу мөһим: әгәр сезнең пропискагыз бу авылда түгел, башка җирдә икән, сез бу салымнан азат ителә аласыз. Чөнки үзара салымны регистрациягез кайда, шул җирлеккә генә түләргә тиешсез. Шулай ук, үзара салымнан 1нче төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, көндезге бүлектә укучы студентлар азат ителә.

ДӘҮЛӘТ ҮЗЕ ӘЗЕРЛИ

Русия Федерациясе җитәкчеләре, Татарстан республикасында татар теле – дәүләт теле булса да, аны мәҗбүри укытуны тыйдылар. Мәскәүнең бу законсыз гамәленә республика җитәкчеләре һәм депутатлары күз йомды. Бу татар халкында бик көчле ризасызлык тудырды. Татар теле кирәкмидер шул – мәктәпләрдә инглиз, француз, кытай һәм башка телләрне укыталар бит!

Матбугат чараларында яшьләребезнең күпләп чит илгә китүләре турында даими язып торалар. Үзебезнең телләрне өйрәтмичә, чит телләрне өйрәтеп яшәсәк, әлбәттә, яшьләрнең чит илләргә агышы якын киләчәктә арта гына барачак, чөнки дәүләтнең мәгариф җитәкчеләре үзләре үк балаларны чит телдә укытып, шунда китәргә әзерли.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ҺИНД СУГАНЫН КАЙДАН ТАБАРГА?

Газетагызда Азнакай районының Актүбә бистәсендә яшәүче Сәлимә апа Кадыйрованың һинд суганын куллануы турында язган идегез. («Б.Г.», №09, 28 февраль, 2018). Ул аны кайдан алган икән? Чәчәк сата торган кибетләрдән эзләп караган идек, табып булмады…

Равил ГАЛИМОВ,

Нурлат районы Урта Чаллы авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Шушы ук сорау белән Яшел Үзән районыннан Нурия Гайнетдинова мөрәҗәгать иткән иде. Сәлимә апа әлеге үсемлекне почта аша кайтарткан булган. Әгәр таныш-белешләрегездә булмаса, бу суганны заказ белән генә кайтартырга мөмкин. Әмма бу катлаулырак. Укучыларыбызның эшен берникадәр җиңеләйтү өчен, Казанда һинд суганы үстерүчеләрне таптык. Аларның телефон номерларын күрсәтәбез:

1) Лилия – 89274001513. Суганнарны бушлай бирә, хәзерге вакытта 3-4 данә калган.

2) Наталья – 89274643925. Суганнарны илле сумга сата.

НИНДИ ШАРТЛАРДА АРТТЫРАЛАР?

80 яше тулган кешеләрнең пенсияләренә ай саен 4 мең сумнан артык акча өстәп түлиләр дигән закон бармы ул? Ул инвалидларга да кагыла микән? Бу закон Президент указы нигезендә чыгарылганмы, әллә хөкүмәт карарымы? Аны алу өчен гариза язу кирәкме, юкмы?

Хәйдәр САНЖАПОВ,

Питрәч районы, Иске Шигали авылы

Соравыгызга җавап алу өчен районыгызның пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Әхмәтҗанов Искәндәр Әхтәм улы белән элемтәгә кердек.

– Чынлап та, 80 яшьтән узган гражданнар арттырылган пенсия алу хокукына ия була. Бу – федераль закон нигезендә бирелә торган фиксацияләнгән түләү. 80 яшь тулуга, бер ай эчендә автомат рәвештә түләнә башлый. Пенсионерның үзенә бу түләүне алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә, гаризалар бирергә кирәкми. Шунысы бар, ул ике очракның берсендә генә бирелә: пенсионерга 80 яшь тулса яки кешенең 1нче төркем инвалидлыгы булса. Шуңа күрә, 1нче төркем инвалидлыгы булу сәбәпле, пенсионерга фиксацияләнгән түләү болай да ай саен күчеп бара икән, 80 яше тулгач ул акчалар аңа өстәлми, – дип җавап бирде ул.

КАБАТ ЯСАТЫРГАМЫ?

Өебез янәшәсенә берничә янкорма (пристрой) ясаган идек. Шул сәбәпле, өебезнең документларын яңадан эшләтергә булдык. Әмма безгә: «Өйне генә түгел, җир документларын да яңабаштан эшләтергә кирәк, җирегезне кабат рәсмиләштерегез», – диделәр. Бу дөрес әйберме, җирне кабат рәсмиләштерү мәҗбүриме?

Исемем редакция өчен генә

Әгерҗе районы, Тирсә авылы

Әгерҗе районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе урынбасары Ирина Андреева, документларыгызны күрми торып, җавап бирергә икеләнде. Дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе – җитәкченең кабул итү көннәре. Ул сезне документларыгыз белән үз янына чакырды, сорауларыгызга җавап бирергә вәгъдә итте. Урынбасар бүлмәсе янында чират торасыгыз килмәсә, районыгыз кодын җыеп, алдан 2-12-34 номерына шалтыратыгыз һәм язылыгыз. Кабул итүләр иртәнге сәгать 9дан башлана.

ЯРМАСАЛАР НИ БУЛА?!

«80 яшенә җитеп үлгән кешенең мәетен ярмыйлар», – дигәннәр иде бит инде бер! Газетагыздан укыдык – 96 яшьлек авырып үлгән кешене ярганнар. Үзем сиксәнне тутыргач: «Аллага шөкер, миңа бу әйбер кагылмас», – дип, шатланып йөри идем. Хәзер тагын тынычлык бетте. Картаеп үлгән кешене алай азаплау бер дә дөрес түгел бит инде: ул ашын ашаган, яшен яшәгән, ник моргка алып барып тилмертеп йөртергә кирәк?! Бу – үлгән кешене мыскыл итү. Моргка алып барып, әйләндереп-болгандырып алып кайту гына. «Хәзерге дөньяда үлгән кешегә дә тынычлык юкмыни соң инде?» – дим.

Сөембикә ШӘМСЕТДИНОВА,

Арча районы, Кәче авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии