8 хаталы чакыру

8 хаталы чакыру

18нче мартта булачак сайлауларга чакыру кәгазенең татарча бите дә тутырылган булуын күреп сөендем. Тел бетә дип куркыталар, куркытмый торсыннар әле, янәсе. Русия флагы төсләре белән бизәлгән бланкта татарча да язылган икән, димәк, дәүләт минем туган телемне дәүләт теле дип таный.

Гәҗит-журналларда, алтакталарда, учреждение диварларындагы стендларда, хәтта китапларда да хата төзәтеп уку кебек яман гадәтем генә шатлыгымны юкка чыгарды. Беренчедән, татарча битендә участок сайлау комиссиясенең (УСК) саны белән ул урнашкан йорт адресын бутап язганнар. Чаллыда йортларны төзелеш саны белән язып өйрәнгәнгә, 4/17 саны – 4нче комплекстагы 17нче йорт дигәнне аңлата. Русча битендә комиссиянең адресын сайлаучыларга табарга җайлы булсын дип, «Детская школа искусств» бинасы икәнен дә күрсәткәннәр. Татарча битен укыган кеше эзләп азаплансын, дипме, мәктәп бинасында икәнен күрсәтеп тормаганнар.

Русча битен укучыларның сайлау участогына килә алмаганнары өчен игътибарга алырлык сәбәпләр булганда «письменное заявление или устное обращение о предоставлении Вам возможности проголосовать вне помещения для голосования должно быть передано в участковую избирательную комиссию по вышеуказанному адресу», дип күрсәтелсә, татарлар өчен икесе дә кирәк: «Сезнең язмача һәм телдән гаризагыз түбәндәге адрес буенча… тапшырылырга тиеш», – диелгән. Фотодан күренгәнчә, «түбәндәге адрес» ул – Русия ҮСКның рәсми сайты. Ә рус теллеләр күрше йортка гына, югарыда күрсәтелгән 4/17 йортында урнашкан Балалар сәнгать мәктәбенә генә кертеп бирә. Сәгать сүзендә төшеп калган нечкәлек билгесе, артык хәрефләр чүп кенә әле монда. Мин – туган Татарстанда яшәүче «хөрмәтле сайлаучы» алдында бик күп «икс»лар барлыкка килде бит инде:

– 2023 адресын эзләп табасы;

– 4/17 санлы УСКнә керәсе;

– Аллаһ сакласын, авырып китсәм, өйгә килеп сайлатсыннар дисәм, бу ике табышмакны чишсәм дә өйдә язган гаризам белән бергә телдән дә тапшырырга тиеш бит әле. Рус милләтеннән булган күршемә яисә татарча белмәгән милләттәшемә җайлы: яки-яки. Йә телефоннан телдән әйтә, йә дөрес язылган адрес буенча барып, язмача гариза гына калдыра.

Изображение удалено.Афәрин! Ил күләмендә Президент сайлауларына «хөрмәтләп» татарча чакырган ТР ҮСК әгъзалары русча битен укучы күршем белән икебезгә уртак бер табышмак та калдырган. Сайлаучылар исемлеге белән танышу, ачыклау өчен икебезне дә (аны – югарыдагы, мине – түбәндәге адрес буенча) 2018нче елның 7нче мартыннан 17нче мартына кадәр эш көннәрендә 9.00 (8.00) –18.00 (17.00) сәгатькә кадәр, ә ял көннәрендә 9.00 (8.00) – 14.00 (13.00) сәгатькә кадәр килергә чакырганнар. Бу ни була? Ни аңлата? Хәзер кышкы-җәйге вакытлар юк бит инде, дибез. Баганалап язып карадык:

9.00-18.00

8.00-17.00

Русия ҮСК исеменнән Казандагы типографиядә 2935867 нөсхә басылган чакыруны алучы барлык милләт вәкилләре өчен дә УСКнә йомышлары төшсә, 9.00-17.00 сәгать аралыгында килсәләр әйбәт кебек.

Әгәр дә сайлаучыларга таратылучы бу чакыру кәгазе ике телдә дә Мәскәүдә язылган һәм ТР ҮСКнә кереп тә тормыйча, Чаллыга туры киткән булса, Республика ҮСК әгъзаларыннан алдан ук гафу үтенәм. Димәк, татар телен атнага 2 сәгать, анда да ата-аналар теләге буенча укыган кеше Мәскәүдә утыра булып чыга.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии