КОММУНАЛЬ ФАТИР КОТКЫСЫ

КОММУНАЛЬ ФАТИР КОТКЫСЫ

Безнең илдә коммуналь фатирлар 1917 елгы революциядән соң ук барлыкка килгән. Хәерче халыкка һәм килгән-киткән эшче көчләргә яшәү урыны кирәк булу сәбәпле, шул вакытта ук зур шәһәрләрдә «уртак хуҗалыклы» йортлар салынган. Советлар союзы елларында да әлеге сәясәт дәвам иткән. 1991 елда хакимият вәкилләре халыкка бөтен Русия тарихында иң зур бүләк ясады: әлеге коммуналь фатирларны приватизацияләү мөмкинлеге бирде.

ИСКЕЛЕКТӘН КОТЫЛЫРГА ӨМЕТ БАР

Башка шәһәрләрдәге кебек үк, башкалабызда «коммуналкалар» һәм тагын да начаррак хәлдә булган тулай тораклар бик күп. Студентлык вакытыннан соң, күпмедер вакыт, үземә дә коммуналь фатирда яшәп карарга туры килгәнгә, андагы хәлләрне бик яхшы беләм. Авыл халкы, бәлки, аның нәрсә икәнен аңлап та бетермидер. «» – ул тулай торактагы кебек үк берничә бүлмәгә уртак кухня, туалет, юыну урыны булган йорт. Тик 13-18 квадрат метрлы бүлмәләре генә, зурлап, дип атала.

Килешәсездер, ул йортларда халыкның бай катламы яшәми – хәерчелек үрнәге шунда. Беренчедән, гаилә белән яшәү өчен анда нормаль шартлар була алмый. Бер кечкенә генә бүлмәдә бала дәресен дә карасын, уйнасын, ата кеше газет укып, телевизор каршында да утырсын, әни аш–су белән шөгыльләнсен, әби бәйләсен… Икенчедән, душ, бәдрәф уртак булгач, анда иртәләрен чират җыелу, җыештыру, ремонт мәсьәләләрен хәл итү кебек вак–төяк кыенлыклар гел булып тора. Өченчедән, күршеләр кем генә булмасын, арада конфликтлар булмый калмый. Алар, ахыр чиктә, зур низагка үрелә. Вакыт үткән саен әлеге низаглар шунда яшәүче кешеләрнең тормыш рәвешеннән аерылгысыз бер күренешкә әверелә. Балалар шуны күреп үсә һәм тынгысыз, әдәпсез, ямьсез телле, авыр холыклы булырга да мөмкиннәр… Эт тә бит эт тормышында яшәсә генә тешләүчән була, ди.

Шулай да, караңгы тунельның теге очында яктылык шәйләнә. Петербург шәһәре хакимияте коммуналь фатирлардан – 2020 елга, Мәскәү исә 2018 елга кадәр котылырга тели. Алар урынында яңа йортлар салыначак һәм халык яңа фатирга тиенәчәк икән. Бу яңалык кайчан да булса Казанга да килеп җитәр дип өметләнәбез һәм әлегә… мин сезне башкалабызның типик коммуналкасына «кунакка» чакырам.

«ШӘП» !

Ул Казанның Авиатөзелеш районы, Беломорская урамында урнашкан. Биредә безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Айдар абый (исеме үзгәртелде) үз гаиләсе белән яши. Дөресрәге, тереклек итә, чөнки мондагы шартларны яшәү дип атап булмыйдыр.

– 12 ел буе бу фатирны сата алмыйбыз. Күршебездәге ике фатирда эчкечеләр тора. Аларның фатир өчен түләүгә бурычлары да 300 мең сумга җыелган инде. Шулар көндезләрен беркая эшләмәгәч, көне буе йоклый да, төне буе эчә. Аннары сугыша башлыйлар. Аена берничә тапкыр полиция чакырырга мәҗбүр булабыз. Кайчакта атналар буе йокы күрмибез. Шул эчкечеләр арасында иң гаугалысы – Лариса. Аның безгә күрсәтмәгәне калмады инде, – ди Айдар абый.

Кеше түзә алмаслык дәрәҗәдә нишли соң ул дисезме? Төне буе кәеф-сафа корып, «бураннар» туздыруын белдегез инде. Айдар абыйның бүлмәсе каршында һәм гомуми кухняда чүп пакетлары тотуы – тагын бер гаҗәп манзара. Коридордан узып киткәндә, ялгыш кына шул пакетларга аягың эләксә, пычрак җыюдан тиз генә арынмассың. Шулай ук уртак мәйдан саналган коридорга диван, креслолар чыгарып куеп, шунда тәмәке тартып утыруы, тәмәке кабызам дигән сылтау белән газ плитәсенә ут алдырып, аны гел кабызылган килеш «саклавы» (тәмәке тартасы килсә, уңайлы булсын өчен – авт.), песиләр асрап, бөтен гомуми файдаланудагы урыннарны хайван нәҗесенә тутыруы, балалар уйнап йөрүче коридорда шешәләрен аунатып яткыруы, кухнядан кирәк–ярак урлавы… Бу хатынның тагын әллә нинди башка сыймас шапшаклыклары турында сөйләделәр. Дәлил буларак, фотолар да күрсәтелде. Лариса ханым, кеше кыйнап, суд тарафыннан җаваплылыкка да тартылган булган икән. Сүгенүләре өчен дә штраф салганнар. Хәер, аннан ни мәгънә?! Ул штрафларны гына түгел, коммуналь хезмәт өчен булган бурычларын да түләмичә яшәргә күнеккән бит инде.

Ларисаның шундый бурычы бүген 150 мең сумнан артып(!) китә. Кайда монда гаделлек? Законнар каршындагы тигезлек кайда? Нишләп без, берәр ай фатир өчен түләми калсак, яныбызга торак-коммуналь хуҗалыктан килеп җитәләр, ә алар түләмичә яши?! Аңа кул селтәгәннәр икән, безгә дә селтәсеннәр! Шунысын да исәпкә алырга кирәк: Ларисаның фатиры приватизацияләнмәгән. Ул аның әнисенә эшеннән бирелгән фатир булган, ләкин әнисе инде 2010 елда ук үлгән. Димәк, бу – тулысынча муниципаль милек. Лариса шулкадәр проблема тудыра икән, бурычын түләми икән, нигә аны дәүләт үз «муенында» яшәтә? Нигә куып чыгармый? Торак кодексының 91 маддәсе нигезендә, күршеләргә яшәргә комачау итүче, торакка зыян салучы һәм башка хокук бозуларга юл куючы кешене куып чыгарырга да мөмкин бит.

Айдар абый мондагы бүлмәсен сатып, азрак акча өстәп, бер бүлмәле фатир алырга теләсә дә, бу максатын тормышка ашыра алмый. Бүлмәне алырга теләп килүчеләр дә, коридордагы шапшаклыктан, сасылыктан йөз чөереп, җирәнеп китә, ди.

ТЕШЛӘШҮЧЕ ХАТЫН

Ларисадан зыян күрүчеләр бер гаилә белән генә чикләнми. Шушы ук катта яшәүче дини, яулыклы мөселман кызларын да ул төрлечә мыскыл итә икән. Хәтта берсенең кулын да тешләгән булган һәм җөе әлегәчә саклана. Кыз аны судка бирсә дә, ахырдан, балигъ булмаган баласы хакына, хатынны гафу иткән. Әйе, Ларисаның үзе белән бергә яшәүче улы да бар әле.

– Коммуналкада, күзалдыбызда гына, менә инде өченче буын алышына. Араларында бер генә дә җүнле кеше юк бит, – ди Айдар абый. – Анасы да эчте, кызы да шул юлдан китте. Бу егеттән дә яхшылык өмет итәсе юк.

Ларисаның дини кызларга каныгуы кул тешләү белән генә тәмамланмый. Ул аларның кухнядагы табак-савытын ватып бетергән дә хәзер кызларга анда чыгарга рөхсәт итми икән. Алар ягыннан кухняга чыгучы ишекне бөтенләй терәтеп куйган. Кызлар үз бүлмәсенә электр плитәсе алып куеп, шунда гына әзерләп ашарга мәҗбүр. Газ өчен түләсәләр дә, аннан файдаланмыйлар.

Түләүләргә килгәндә, монысы – аерым тарих! Коммуналь фатир өчен 4000 сумлык исәп-хисап кәгазен күргәч үзем дә егылып китә яздым. Уртак кухня, шапшак бәдрәф, душ, исерек күршеләр өченме бу? Башкалада 3 бүлмәле фатирга да моның кадәр түләмәүче кешеләр бар, ә монда бер бүлмә өчен…

«ИЗГЕ» ХАТЫН – ЛАРИСА

Айдар абый үтереп «мактаган» хатынны да күреп сөйләштем. Мин килгәндә ул аек иде.

– Нишләп беркая да эшләмәсен? Кондуктор булып эшлим. Иртәнге 3тә торып чыгып китеп, төнге 12дә генә кайтам. Көн аралаш эшлим. Ә син әйткән күршеләрне мин судка бирәчәкмен. Менә, гаризаларны яздым инде, – дип, каршыма бер кочак кәгазь ташлады Лариса. – Син каршы булмасаң, мин тәмәке тартам әле, – диде дә, рәхсәтемне дә көтеп тормыйча, тәмәке көйрәтеп җибәрде.

– Монда бит уртак коридор. Балалар да бардыр. Нишләп баскыч алдына чыгып тартмыйсыз?

– Кая телим – шунда тартам! Син монда миңа әмер биреп торма! Күрше Айдар, хатыны өйдә булмаганда, миңа бәйләнә иде. Аның белән йокламаганга, хәзер миңа каршы сугыш ачты. Тота да полиция чакырта. Миңа чәчәкләр күтәреп килгәнен, аякларымны үпкәнен оныткан! Участковыйның үзен үк судка бирәм, менә гаризасы. Айдар элек полициядә эшләгәч анда дуслары күптер! Мин түгел, ул үзе хулиганлык белән шөгыльләнә.

– Нәрсәләр эшли инде ул?

– Нишли дип… 15 гыйнвар көнне шушында шкаф алдына куеп калдырган сарделькаларымны урлаган. Азык-төлек алып кайтып, шушында куеп калдырган идем. Биш минутка гына бүлмәгә кереп киттем – шул арада урлаган. Кире бирүен сорый башлагач, мине «психушкага» яптылар. Менә шуның өчен дә судка бирәчәкмен әле мин аны.

Бу хакта Айдар абый сөйләгән иде инде. Төне буе йокы бирмәгәч, югалган сарделькаларны таләп иткәч, Айдар абый участковый чакырткан. Лариса исә, бүлмәсенә кереп бикләнгән дә, тәрәзәдән сикерәм дип янарга тотынган. Участковый югалып калмаган. Бер сәгать дигәндә, МЧС хезмәткәрләренә дә бу коммуналка белән якыннан танышырга туры килгән. Психолог хатын Ларисаны бүлмәсеннән чыгаруга ирешкәч тә, аны туп-туры эчкечелектән дәвалаучы больницага алып киткәннәр. Айныган хатын өенә кире әйләнеп тә кайткан.

– Аны кем урлаганын үз күзегез белән күрмәгәнсез икән, нишләп Айдар алгандыр дип уйлыйсыз, Лариса? Монда яшәүчеләр күп бит.

– Син прокуратурадан түгел ич! Нәрсә сорау алып торасың, ычкын моннан!

Лариса акыра башлагач икенче күршеләре дә чыгып җитте. Ул хатынның исеме Ульяна икән.

– Без монда инде менә ярты ел бүлмә арендалап яшибез. Тиздән күчеп китәргә җыенабыз, чөнки биредә яшәп булмый. Полиция тиздән бездә генә куна башламагае, көн саен диярлек чакыртабыз. Бүлмәбездә күкрәк баласы бар. Ишек ачып булмый, чөнки тәмәке төтене керә. Тавышка төне буе йоклый алмыйбыз. Кондуктор булып эшлим дигәнен ялгыш кына ишетеп шаккаттым әле, кайчан эшләргә өлгерә икән ул?!

Ларисаның гаризалары арасында ниндидер бер иптәш хатыны язган аңлатма да күземә чалынган иде. Анда хатынның беркем белән талашмавы, тыныч булуы, кондуктор булып эшләве турында әйтелә. Урыны-урыны белән очраучы буталчык җөмләләр әлеге аңлатманың Ларисаның үзе тарафыннан язылуын раслый. «Лариса миңа шалтыратып, үзенә кунакка килүемне сорады һәм миңа булышырга килде. Ул бик арган иде. Күршеләре белән талашмады, үзем күрдем», – дип аек акыллы кеше яза алмый ахры.

ПРОБЛЕМА БЕРӘҮГӘ ДӘ КИРӘКМИ

Шушы шартларда яшәсәгез нишләр идегез икән? Айдар абый, булдыра алганча, төрле инстанцияләргә рәсми хатлар юллаган. Торак инспекциясе, Казан мэры, Бердәм Русия фиркасе, Авиатөзелеш районы башлыгы, район башкарма комитеты, Торак-коммуналь хуҗалыгы, Эчке эшләр министрлыгы – берсе дә калмаган! Барысыннан да җаваплар килгән, ләкин бер генә инстанция дә ярдәм итәргә алынмаган.

Эчке эшләр министрлыгыннан килгән җавап хатында бу мәсьәлә буенча тикшерү уздырылуы һәм шуның нигезендә Ларисаның беркайда да эшләмәве, эчкече булуы, күршеләренә кыенлыклар тудыруы ачыклануы турында әйтелә. Аны админситратив җаваплылыкка тартканнар икән.

Торак-коммуналь хуҗалыгына исә, бу хәлләр һич кенә дә кагылмый икән. Судка барырга кушалар.

Башкарма комитет мондый очракларда участковыйга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә һәм ул, бернинди чара күрмәсә, аның өстеннән шикаять язарга кирәклеген искәртә…

Кыскасы, хатларның барысында да менә шундый әкәмәт!

Казан шәһәрендәге бер генә инстанция вәкилләре булса да монда килеп, шапшаклыкны үз күзләре белән күреп китсә, бәлки, биредә яшәүчеләрнең хәлен аңлар иде. Мине каршы алып, озатып калган өч исерек егет аларны да каршы алса, курткаларына сеңгән сасы тәмәке төтенен атна буе җилләтеп йөрсәләр, битараф калмаслар иде…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии