- 13.02.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №07 (14 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
МЕДАЛЬ ӨЧЕН ТҮЛИЛӘРМЕ?
Медале булган кешеләрнең пенсиясенә өстәмә түләүләр була, дип ишеткән идем. Бу дөресме икән? «Эшендәге казанышлары өчен» дигән медалем бар…
Зимфира МӨХӘММӘТШИНА,
Ютазы районы, Байлар авылы
Сезнең соравыгыз буенча, районыгызның Пенсия фондына шалтыраттык. Анда, сезнең медалегез буенча өстәмә түләү каралмаган, дип җавап бирделәр.
ЭТ ЭЧӘГЕСЕНӘ КАРШЫ
Безнең якларда эт эчәгесе котырып үсә, шуңа күрә халыкта: «Гәрчич (горчица) чәчсәң, эт эчәгесе бетә икән, җиргә дә ашлама була икән», – дигән сүз йөри. Моны биш ел рәттән чәчәргә кирәк икән, диләр. Мин дә көз көне бәрәңгене алгач, гәрчич чәчкән идем, нәрсә булыр… Газетагызда Балтач районының Алан авылында яшәүче агроном Нәсих Гыймадиев турында язган идегез, ул бу ысулны сынап карамадымы икән, шуны беләсе килгән иде.
Дания ТӨХВӘТУЛЛИНА,
Нурлат районы, Октябрино авылы
Кызганыч, әлегә Нәсих абый мондый тәҗрибәне ясап карамаган икән, әмма бу җәйдә шушының буенча эш алып барырга уйлый. Ә соравыгызга җавапны бакчачы-галим Фарсель ага Зыятдиновтан алдык:
– Гәрчич эт эчәгесенең тамырларын ук бетерми инде ул, әмма чүп үләннәреннән, корткычлардан яхшы санитар булып тора. Бакчага гәрчич яки арыш чәчеп кенә калмыйча, эт эчәгесенең яфракларына «Раундап» препаратын да сибү югарырак нәтиҗәләр бирер, – дип аңлатты ул,
ТАТАРНЫ МЫСКЫЛЛАДЫ
Үткән ел ахырында Казаннан өч бала анасы Ольга Гавриленко-Зыятдинова «Вконтакте» сәхифәсендә татарларны «чаплашкалар», «немытые» һәм башка шуның ише ямьсез сүзләр белән мыскыл итеп, бар дөньяны шаккаттырды. Соңрак ул «әлеге сүзләрне мин язмадым, улым язды», дип акланды. Шушы кешенең Русия конституциясе һәм законнары каршында тупас хокук бозуын тикшерүче табылырмы икән? Әллә мондый вазгыять татар милләтенә каршы планлаштырылган эшләрнең бер өлеше генә булып калырмы?
Расих ҖӘЛӘЛОВ,
Казан шәһәре
Редакциядән:
Берничә казанлы интернетта татарларны кимсетү турындагы сүзләре өчен Ольга Гавриленко-Зыятдинованы прокуратурага шикаять итте. Татарстан тикшерү комитеты бу уңайдан җинаять эше ачты. 8нче февральдә тикшерү комитеты Казанның Совет районы мәхкәмәсенә Ольга Гавриленко-Зыятдинованың өендә тентү уздырырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән, 9нчы февральдә аның фатирында тентү уздырылган. «Берни дә таба алмагач, минем планшетны, ноутбукны, флешкаларны, телефоннарны, сим-карталарны алдылар. Балигъ булмаган улыма басым ясап, аның да телефонын тартып алдылар», – дип, массакүләм мәгълүмат чараларына хәбәр итә хатын.
РӘХМӘТ ӘЙТИК!
Ана телебезнең язмышы хәл ителгән көннәрдә, аны яклап чара күрергә тиешле татар кешеләре эндәшми калганда, урыс кешесе – Казандагы «СОлНЦЕ» мәктәбе директоры Павел Шмаков безнең телебезне, укытучыларыбызны яклап, соклангыч батырлык күрсәтте. Минем уйлавымча, безнең милләтебез аңа бу изгелеге өчен рәхмәт әйтмәсә, бу бер дә дөрес булмас. Ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп ирештерик, аңа терәк булыйк һәм тормышыбыздан үзебез куып чыгарган татар телебезне кичекмәстән кире кайтара башлыйк.
Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,
Мамадыш районы Ишки авылы
ТАШЛАМА ЮК
Мин 17 ел фатирымда берүзем генә торам. Үзем хезмәт ветераны булам. 4 ел инде коммуналь түләүләр өчен бернинди ташлама да юк, бер тиен түләмиләр. «Бөтен льготаларны алып барасың бит», – диделәр. Аена 7шәр мең сум түлим бит мин. 16 мең тирәсе генә пенсия алам. Башка керемем юк, миңа нинди дә булса ташлама тиештер?!
Илһамия ГЫЙМАДИЕВА,
Казан шәһәре
Соравыгызга җавап табу өчен Мәскәү районы социаль яклау үзәгенә шалтыраттык.
– Апаның фатиры 63 квадрат метр. Без аңа фатиры өчен 2500 сум ташлама биреп барабыз, әмма ул фатирның 40 квадрат метры өчен генә бирелә. Калганын үзе түли. Безнең бу пенсионер аз керемлеләр исәбендә түгел, шуңа күрә без аның түләүләрен 100 процент ташлама биреп, каплый алмыйбыз, – дип аңлаттылар.
СӨЕНЧЕ АЛАМ!
Үзәк каналлардан мәртәбәле затларның Америкадагы мөлкәтләрен санкцияләү турында хәбәр ителде. Шунда, безнекеләр дә бармы икән, дип уйлап карап утырган идем, бар икәне билгеле булды. Бездән дә шундый мәртәбәле кешеләр булганга сөендем әле. Мал-мөлкәтләре Русиягә генә сыймый, чит илләргә дә ага! Яшәп тә карыйлар бит, ә! Шушы сөенечемне газета укучылар белән дә уртаклашыйм, дип шалтыратуым. Булдыралар, байлыклары бар, афәрин!
Галия АРЫСЛАНОВА,
Казан шәһәре
***
Узган атнада сездән шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавапны бу атнада тапмасагыз, борчылмагыз – аңа җавап эзләнә. Һәр чәршәмбе саен «Безнең гәҗит» журналистлары сездән шалтыратулар кабул итә. «Кайнар элемтә» вакыты чикләнгән – иртәнге 10нан көндезге 1гә кадәр генә эшлибез. Сорауларыгыз булса, 2390353, 89270390353 номерларына шалтыратыгыз.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии