Яраткан газетабыздан аерылмыйк!

Яраткан газетабыздан аерылмыйк!

Илфат Фәйзрахмановның «Журналист куркыныч һөнәр» дип исемләнгән мәкаләсендә («БГ» 22 ноябрь 2023, №46) ул, шушы яшемә җитеп бер генә мактаулы исемем дә юк, аңа борчылмыйм да, дип язды. Борчылмавыгыз бик урынлы. Хәзер мактаулы дип саналган исемнәрне кемгә, ни өчен биргәннәрен дә белеп булмый бит. Шуңа күрә ул исемнәрнең дәрәҗәсе дә шуның кадәр генә. Халыкка хаклык сүзен ирештерү өчен никадәр кыенлыклар күрсәгез дә, туры юлдан чыкмадыгыз, кемгәдер яраклашып яшәүне белмәдегез. Иманыгызга турылыклы булып калдыгыз. Афәрин! Шуның өчен сезне һәркем ихлас хөрмәт итә дә инде. Ә мактаулы исемгә килгәндә, Илфат әфәнде, сезгә чын кеше (настоящий человек) дигән дәрәҗәле исемне бирергә кирәк, дип уйлыйм. Ул исемгә чын мәгънәсендә иң лаеклы кеше бит сез!
Сез иҗат иткән «Безнең гәҗит»не һәр чәршәмбе көнне хөрмәтле кунакны көткән кебек көтеп алып йотлыгып укыйбыз. Күңелләр хушланып китә иде. Айга бер генә киләчәге хәбәр ителгәч, укучылар күңелсезләнүләре турында яза башлады. Алар хаклыдыр, шулай да... моңа кадәр бары тик газета укучыларның барлык сорауларына җавап биреп, аларның моң-зарларын уртаклашып, кирәкле киңәшләрен биреп, инде дә, дөнья хәлләрен дөрес аңлатып язган, таянычыбыз да, киңәшчебез дә булган газетага ничек хыянәт итмәк инде?! Адәм балалары гомер-гомергә авырлыклар килгәндә бер-берсенә ярдәм кулы сузганнар бит. Безгә абунәчеләр, ярдәм итү, тиражы кимемәсен өчен, яраткан газетабыз алга китсен өчен бары тик газетага гына язылу кирәк. Айга бер генә чыгачак дип хәбәр ителгәч, мин һич икеләнеп тә уйланып та тормадым: ташламалы язылу игълан ителү белән газетага язылдым. Башка абунәчеләр дә ярдәмнәреннән ташламаслар дип уйлыйм. 
Илфат әфәнде, очраган барлык авырлыкларны җиңеп, изге теләкләрегезне тормышка ашырып, сау-сәләмәт, көр күңелле булып яшәвегезне ихлас күңелдән телим. Яңа ел үзегезгә, гаиләгезгә, газета хезмәткәрләренә, аның укучыларына бәхет шатлыклар, сәламәтлек, иминлек, яңадан-яңа уңышлар гына алып килсен. Амин! 
Галия АРСЛАНОВА,
Казан шәһәре

Комментарии