Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ГАДЕЛЛЕК БАРМЫ?
1нче ноябрь көнне «Яңалыклар»да Әлмәт районында ришвәт турында һәм Татарстандагы караклык турында бик ачынып сөйләделәр. Хөкүмәтебезгә 6 миллион сумлык зыян килгән, диделәр. Менә, акчалар кайларга китә икән! Аның бит законы юк. Шуңа ришвәт бирү һәм алу бара да. Ныклы закон булса, болай булмас иде. Биргән һәм алган кешесен дә утыртып куйсалар, икенчесе алай кыланмас иде. Группага чыгару өчен медицинада да ришвәт бик көчле, дип сөйләделәр. 200 кешене тикшердек, чарасын күрдек, диделәр. Аларны эштән алалар да, тагын да югарырак урынга куялар. Безнең судта югарыда эшләүчеләрне бик кызганалар. Баласы бар, әнисе карт, диләр дә, шартлы рәвештә 1-2 ел бирәләр, бер-берсен яклап шулай эшлиләр. Хәерче баласы булса, аны күптән рәшәткә артына утыртып куярлар иде. Безнең Татарстанда «ворлык» бик көчле. Юл чистартырга акча юк дип, гел зарлана Казан мэры Илсур Метшин. Әнә шул тотылган 200 кешене юл чистартырга куйсыннар иде, файдалары булыр иде.
Күтәрә торгач, күтәрәмгә калды бугай
Тагын бер борчыган проблема – гаделсезлек турында әйтми кала алмыйм. 12нче октябрь көнне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне булды. Дөрес, авыл халкы һәр төр продукцияне җитештереп, шәһәр халкына җибәреп, аларны туйдырып тора. Авыл халкына игътибар бармы соң? Юк! Аларны искә алучы да юк. Депутатлар арасында бар да түрә. Алар арасында берәр тракторчы, сыер савучы бармы? Нигә «Ком сәгате», «Әй язмыш-язмыш» кебек тапшыруларга авыл җирендә яшәүчеләрне дә чакырмыйлар? Гарьләнә торганнардыр инде. Башваткычка, «Җырлыйк әле»гә чакыралар бит. Авыл кешеләре анда бик матур чыгыш ясыйлар. Мин бер тапкыр «7 дней» тапшыруын татарча ясап булмас микән, дип язып караган идем телевидениегә, мәдәният министры Ирада Әюповага. Берсе бер җавап язмады. Хәзер кешене санга сукмыйлар икән. Бигрәк тә сугыш чорында ач килеш көне-төне эшләп йөрүчеләрне уйламыйлар. Йомшак кәнәфиләрдә утырып, ике йөз мең хезмәт хакы алгач, нигә ул безнең өчен борчылсын? 
Авыллар таралып бетте. Мәктәпләр ябылды, балалар бакчалары юк. Бер дигән эшләп торган кибетләрне сүтеп сатып бетерделәр. Ә телевизордан авылларны күтәрәбез, дип сөйлиләр. Бензин хакларын көн саен күтәреп торалар. Икмәкләр кыйбат. Бер литр ягулык алыр өчен 3 литр сөт сатарга кирәк. Сарыкларның йонын, тиресен алучы юк, чүплеккә атабыз. Ә бит элек аларны җыялар иде. Ул бит аз булса да халыкка керем. Үзебезнең Татарстанда тире эшкәртә торган берәр завод төзесәләр, халыкка файда булыр иде. Ә телевизордан, радиодан сөйләгәнне тыңлап торсаң, шул хәтле бар да ал да гөл. Байлар байый, ә хәерчеләр арта. Эшсезләр күп. Акчаны аз түләгәч, яшьләрнең дә эшлиселәре килми. 
Рәшит Шамкай үлгәннән соң, бездә юмор бөтенләй бетте бугай инде. Телевизорны ачсаң, гел бер төрле җырчылар. Алар шул хәтле күбәйде. Үзләре яза, үзләре җырлый. Илһам Шакиров бервакыт, җырчылар күп, җырлаучы юк, дигән иде. Разил Вәлиев тә, элек җырчыларны һәм язучыларны иләктән илиләр иде, диде. Ә хәзер кем тели шул – җырлый. Җырларының бер мәгънәсе юк. 
Мөҗәһидан МОРТАЗИН, 
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
ӘЙТЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?
Мәетләргә «мәрхүм» дип әйтергә ярамый дигәннәрен ишеткәнем бар. Без, олы буын вәкилләре, гомер-гомергә «мәрхүм» дип сөйләштек. Нинди яңа уйлап табулар икән ул?
Сәмигулла бабай,
Чистай шәһәре
– Болай дип әйтүнең нигезе бар. Бу сүзне турыдан-туры тәрҗемә итсәк, Аллаһның рәхмәте төшкән дигән сүз ул. Гарәпләрдә рәхимуллаһ дигән сүз бар, сәхәбәләр турында радыйаллаһу ганһе, ягъни Аллаһ аннан разый булсын, дибез. Шуңа да мәрхүмнәрдән булсын дип әйтү дөресрәк. Бездә исә кыскача гына «мәрхүм» дип әйтү гадәткә кергән. Моны гаеп дип әйтеп булмый. Күп кенә хәзрәтләр дә шулай диләр. Тик без беркемгә дә, бигрәк тә динсез кешеләргә Аллаһның рәхмәте буламы-юкмы икәнен белмибез. Дөресе – мәрхүмнәрдән булсын дию, – дип җавап бирде сезнең соравыгызга «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев.
САЛЫМ ТҮЛӘР ЧАК
Декабрьнең беренә кадәр салымнарны түләп бетерергә кирәк иде. Ә бераз соңга калып түләүнең нинди куркынычы бар? Пенсионерлар өчен салым түләүдәге ташламалар турында да язсагыз иде.
Сания ГАЛИЕВА,
Казан шәһәре
– Пенсионерлар 1 йорт һәм 1 фатир яки бүлмә, 1 гараж яки 1 гараж урыны һәм 6 сутый җир салымыннан азат ителәләр. Шулай ук бу ташламалар пенсия алдындагы хатын-кызларга (55 яшьтән) һәм ир-атларга да (60 яшьтән) кагыла. Шушы ук ташламалар I һәм II төркем инвалидларга, тумыштан инвалидларга, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, инвалидларына да, чернобыльчеләргә дә каралган. Күп балалы гаиләләр дә аерым ташламалардан файдалана. Сугышта катнашучылар 110 ат көченә кадәр бер машинага салымнан азат ителә. I һәм II төркемдәге инвалидлар 100 ат көченә кадәр бер машинага салым түләми. Тупланган салым акчасына юллар рәтләнә, мәдәни-спорт, мәгариф, сәламәтлек биналары һ.б. төзелә. Салымны вакытында түләргә кирәк. Салым түләү чиге 1нче декабрь. 10 көннән соң кисәтү кәгазьләре килә башлый. 1 тиен дә бурыч булып санала. Пенялар салына башлый. Бурычың булса, чит илгә чыга алмыйсың. Машинаңнан да колак кагарга мөмкин, – дип аңлатты Русия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии