«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» ФАТИРЛЫ ИТТЕ

Минем сезгә ихлас рәхмәт сүзләремне әйтәсем килә. Узган ел «Алло безнең гәҗитме?»гә шалтыратып, үземнең зарымны җиткергән идем. 40 еллык иске баракта торсак та, «Авария хәлендәге торакны бетерү» программасы буенча безгә яңа фатир бирмәгәннәр иде. «Документларда 15 ел элек сүтелгән дип язылган барак өчен хәзер без сезгә ничек итеп башка торак бирик?» – диделәр. Чирмешәндә ике катлы берничә фатирга исәпләнгән яңа өй төзелүен күреп, йөрәк янды. Безне анда күчермәскә исәпләре бар, дип аңладык. «Тагын бер кышны шушы тузган салкын баракта чыгасы буламы инде?» – дип, ут йотып шалтыраткан идем. Сез бу мәсьәлә буенча районга шалтыратканнан соң, Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнар Минһаҗев бу мәсьәләне ныклап карап бетерербез, дип җавап биргән иде. Ярдәмегез бик тиде! Артыннан йөреп, тиешле эшләрне башкардык та, быел кыш яңа фатирлы булдык. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый! Яраткан газетабызга мең рәхмәт! Бу фатирны алуыбызда сезнең өлешегез бик зур!

Әлфинә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Чирмешән авылы

«АРТТЫРМАДЫЛАР»

Сентябрь аенда, пенсияңне 400 сумга арттырабыз, дигәч, райондагы Пенсия фонды бүлекчәсенә барып, кәгазьләр тапшырган идем. Бөтен кешенеке артты, минеке артмады. Мине пенсиямне арттырмауларына нәрсә сәбәпче, болай эшләүләре дөрес әйбер микән?

Сәкинә ӘХМӘТОВА

Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе

Әлеге уңайдан, Русия Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Якупова Фәридә Шәфкать кызына шалтыраттык:

– Сәкинә Әхмәтованың пенсиясе элек 7473 сумнан артык иде, октябрь аенда ул артты – документларын тапшырганнан соң, 7741 сум булды. Әмма аның пенсия күләме бәләкәй, яшәү минимумына да җитми. Хәзерге вакытта яшәү минимумының күләме – 8232 сум. Шуңа күрә, федераль соц-түләүләр ярдәмендә, аның пенсиясенә яшәү минимумына җитәрлек итеп акча өстәлә. Димәк, шалтыратучыга пенсиясе артудан тыш, тагын дәүләт тарафыннан да акча өстәлә дигән сүз, – дип җавап бирде ул.

КИТЕРЕРЛӘРМЕ?

Мин сиксәнне тутырып килә торган әби кеше. Тумыштан психик тайпылышлары булганлыктан, сеңлем беренче төркем инвалид. Аны әле мин, әле кызым чиратлашып карыйбыз. Сеңлем урын өстендә ятмаса да, тагын бер кимчелеге бар: ул бәвелен тота алмый, гел агып йөри. Шуңа күрә безгә социаль яклау үзәгеннән памперслар, пеленкалар биреп баралар иде. Быел беренче һәм өченче кварталда берни дә бирмәделәр. Икенче квартлада 258 подгузник, 170 пеленка алдым. Менә күптән түгел 4нче кварталга китерделәр – анда подгузниклар гел юк, 170 чүпрәк кенә. Аның иң кирәклесе подгузник бит. Үзем кая мөрәҗәгать итәргә дә белмим, шуңа сезгә шалтыратам. Өйгә килгән хезмәткәрләр исә, безнең белән бик сөйләшеп тормыйлар, ашыгып кына документларга кул куйдыралар да, тизрәк чыгып китү ягын карыйлар… Безгә подгузниклар тиеш булгандыр бит?

Исемем редакция өчен генә

Мамадыш районы

Әлеге уңайдан Казан шәһәрендәге Татарстан республикасының социаль иминиятләштерү фондына шалтыраттык. Сезнең мөрәҗәгатьне баш белгеч Резеда Сабитова кабул итеп алды:

– 3нче май көнне 258 данә подгузник, 27нче июнь көнне 276 данә китергәнбез. Бу өченче квартал өчен иде. Беренче һәм дүртенче квартал өчен тиздән китерәчәкләр. Бүгенге көнгә кадәр, бу кирәк-яраклар белән тәэмин итүче оешма белән контракт төзү эшләре барды. Ул инде хәл ителеп бетелгән диярлек. Әгәр дә үз акчаларына октябрь, ноябрь аенда подгузник алган булсалар һәм аларның товар, касса чеклары сакланып калган булса, безнең хезмәткәрләр килгәч, күрсәтсен, аңа компенсация биреләчәк. Кыскасы, ел ахырына кадәр тиешле әйберләрне китереп бирәчәкләр, – диде ул.

Әгәр дә сезнең дә шушыңа охшаш мәсьәлә буенча соравыгыз булса, Татарстан республикасы социаль иминиятләштерү фондының кайнар элемтәсенә шалтыратыгыз. Телефоннары: 8(843) 292-00-95, 8(843) 221-50-93

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»КӘ РЕКЛАМА ЯСАДЫМ

«Безнең гәҗит»нең «Сәламәт булыйм, дисәң» дигән сәхифәсендә баш авыртуы турында язма чыккан иде. Соңгы арада күп кешенең: «Башым авырта!» – дип зарланганын ишетергә туры килә. Үзем дә башым авыртып интектем. Беркөн шулай авыртынып ятканда: «Тукта, гәҗиттә басылып чыккан иде бит, карыйм әле!» – дидем дә, укыдым моны кабат. Анда язылганча, ике күз арасына бармакларны куйдым да, яхшылап эттем, бармак белән басып тордым. Шул минутта ук файдасы тия башлады. «Йә Аллаһ, моның файдасы бар икән!» – дим. Улыма шалтыратам: «Улым, чак кына исән калдым, уянып китсәм, күзне селкеткән саен бөтен өй селкенгән кебек булды. Шул кадәр авыртты башым. Гәҗиттән укып, авыртуны баса торган бер киңәш таптым әле», – дидем. Ул көнне киленнең дә башы авырткан икән. «Безнең гәҗит»тәге ысулларны телефоннан гына укып, аны да өйрәттем. Бер сәгатьтән шалтырата бу: «Әти, чынлап та ярдәме бар икән, рәхмәт!» – ди. Үзебездә сынап карап, моның бик яхшы әйбер икәнен белеп алдым да, «Безнең гәҗит»нең шушы киңәшләр язылган битен ксерокопиядән чыгарып, авылдагы кешеләргә тараттым. Кибетчегә дә илтеп бирдем. Кергән бер кешегә ул да биргәләгән. «Карале, файдасы бар икән моның! Шул кадәр әйбәт гәҗитмени ул?» – дип кызыксындылар. «Әйбәт, – дим – язылыгыз!». Мигрень турында гына язып та, күпме реклама эшләдегез үзегезгә!

Даими шалтыратучыгыз

Минзәлә районы

ПРЕЗИДЕНТЫБЫЗ ҮЗ СҮЗЕНДӘ ТОРА

Берничә ай элек татар теле тирәсендә башланган шау-шу бүгенге көннәрдә дә дәвам итә. Русия җитәкчеләренең татар халкын телсез калдыру хыялы тормышка аша бара. Татар теле – дөньякүләм билгеле тел. Аны ерак чит илләрдә дә өйрәнәләр. Бер генә мисал. Румыниянең Овидей университетында төрек һәм татар тарихы кафедрасы эшләп килә. Анда тарих һәм политология факультетында 2014нче елдан бирле татарлар тарихы укытыла. Ә татарларның әле дә милли университеты юк. Рөстәм Миңнеханов: «Милли университет төзү мәсьәләсен күп тапкыр күтәрдек, хәзер кабат яңарттык. Әлбәттә, бу беренче чиратта тора», – дип, халкыбызда өмет уятты. Президентыбыз әйткән сүзендә тора. Татар милли университеты ачылыр дигән ышаныч бар.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

«ВРАЧ» СҮЗЕ НИ АҢЛАТА?

Медицина университетында, чын мәгънәсендә, белемсез кадрлар әзерлиләр. Бай адәмнәрнең балалары укырга керә дә, ришвәт биреп «белем алалар», аларны университеттан бер файдасыз кеше итеп чыгаралар. Үзем дә кайчандыр шушында укыган кеше буларак, моны яхшы беләм. Бервакыт сезнең газетада шундый сорау куелган иде: бездә медицина яхшы булсын өчен, үзгәртүне кешедән башларгамы, җиһазданмы, дигән. Җиһаздан түгел. Белгечләрдән. Менә баянны гына алыйк. Аны кемнәрдер «тырт-пырт» кына китерә, икенчеләре җаныңа керерлек итеп уйный. Шушындый белгеч әзерләми торып җиһаз аласы юк. Монысы шәхси фикерем булды, ә бирәсе килгән төп соравым мондый: «врач» сүзе нәрсәне аңлата ул урысларда, кайдан килеп чыккан?

Исемемне күрсәтмәгез

Мамадыш районы

Сезнең сорауга җавапны интернеттагы «Википедия» энциклопедиясеннән эзләдек. Анда язылганча, «врач» – славян сүзе һәм ул –чь суффиксы һәм «вьрати» дигән сүзләрдән ясалган. «Вьрати» – «сөйләргә» («говорить») яки «алдашырга» («врать») дигәнне аңлата. Ул килеп чыккан вакытында өшкерүче, тылсымчы («заговаривающий, волшебник») дигән мәгънәгә ия булган.

АЧУЫМ КИЛДЕ

Телевизордан Ләйлә Дәүләтованың «Адәм белән Һава» тапшыруында җырчы Венера Ганиева белән сөйләшеп утырганын күрдем. Венера судан чиста булып сөйләшеп утыра, янәсе, кешегә яхшылык эшләсә – бәхетле була икән! Бәхетледер шул: әнә бит энесенә нинди яхшылык эшләгән: бармакка бармак та сукмыйча ярты миллионны алып биргән, ә түләргә уйламыйлар. Аларны яңадан судка бирергә кирәк! Профессорның даны чыгар тагын да. Судан чиста булып сөйләшә, бик ачуым килде шуңа!

Солтанәхмәт НИЗАМИЕВ

Казан шәһәре

ТАТАРСТАН КИРӘК, ТАТАР КИРӘКМИ!

Татар телен сатып җибәрүләреннән соң, башыма шундый фикер килә: депутатларыбыз сатлык, түрәләребез эндәшми, без булдырабыз кыскасы. Бу хәлләргә эчем пошып йөргәннән соң, «перестройка» вакытында Рамазан Абдулатиповның телевизордан әйткән бер сүзләре исемә төште. «Русиягә Калмыкия, Мордовия, Башкирия кирәк әмма калмык, мордвасы һәм башкорты кирәкми», – дигән иде ул. Кабат шул вазгыятькә кайтып калдык.

Заримә ГАДЕЛШИНА

КАЗАН ШӘҺӘРЕ

ГАЗ ПЛИТӘСЕ ТИЕШМЕ?

Әлки районында яшәүче бер танышымнан, әз пенсия алучыларга социаль яклау бүлегеннән газ плитәсе яки газ котелы кебек әйберләр бирәләр икән, дип ишеткән идем. Бу безнең районда да бирелә микән?

Дания САЛИХОВА

Лаеш районы, Нармонка авылы

Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Карсалов Андрей Генадьевич аңлатуынча, сезнең районда мондый хезмәт күрсәтелми.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Элемтә һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр эшли.

ИГЪТИБАР! Казандагы өй телефоннарыннан (шулай ук кесәнекеннән дә) 2390353, кесә телефоныннан 89270390353 телефонына («мегафон» операторы) шалтыратыгыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии