Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

СУСЫЗЛЫК ИНТЕКТЕРӘ

Бездә ел саен язын су бетә. Өчәр ай буе сусыз утырырга мәҗбүр булабыз. Суүткәргеч торбада су ката да, март башында бетә, июньдә генә килә. Быел да инде җәй дәвамында ничә тапкыр коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмасына шалтыраттык. Алдан авыл җирлегенә мөрәҗәгать итәргә куштылар. Ә су өчен акчаны коммунальныйга түлибез бит. Аннан соң көннәр эссе, диделәр. Яңгырлар яусын, диделәр. Су трассасын гына караган кеше юк. Менә тагын кыш җитә. Шул килеш кышка керсәк, тагын катачак инде. Ни эшләргә дә белмибез.

Сәрия ГАЕТОВА,

Балтач районы, Норма авылы

Редакциядән: сезнең проблема буенча узган атнада ук инде Балтач районы коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмасына шалтыраттык. «Җитәкчебез әле урында юк. Соравыгызны язып алдык, аңа җиткерербез. Шушы көннәрдә җавап әзерләп, сезнең белән элемтәгә чыгарбыз», – дип ышандырып калды оешма сәркатибы вазыйфасын башкаручы зат. Тик атна үтеп китте, проблемага ачыклык кертеп, безгә шалтыратучы булмады. Инде бу дүшәмбе көнне иртән яңадан таныш номерны җыйдык. Тагын сәркатиб вазыйфасын башкаручы зат алды телефонны. «Сорауны җитәкчебез Рәшит Фәритовичка җиткердек, сезнең телефон номерын аңа бирдек. Ул шалтыратырга тиеш иде», – дигәннән артык сүз әйтмәде ул. Җитәкчене дә табып бирә алмады. Аптыраганнан, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинга шалтыратырга булдык. Аңа хәлне аңлаткач, 15 минуттан кире безгә шалтыратты һәм болай дип җавап бирде:

– Дөрестән дә, андый проблема бар икән. Суүткәргеч торба ул урында бик тирәнгә күмелмәгән, шунлыктан салкын кышта су ката. Хәзер коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмасына да, Норма авыл җирлеге башлыгына да кимчелекне бетерү турында үзем күрсәтмәләр бирдем. Шушы ун-унбиш көн дәвамында суүткәргеч торбаны яңадан казып, тирәнгәрәк салып бетерергә тиешләр.

Димәк, тагын унбиш көн дигәндә, хөрмәтле укучыбыз Сәрия ханым, сезнең өчен «баш авыртуына» әйләнгән су бетү проблемасы юкка чыгарылачак, дип ышанып калабыз. Эш барышын күзәтеп барсагыз һәм, әгәр дә тагын ниндидер кимчелекләр туса, кичекмәстән безгә кабат хәбәр итсәгез иде.

САКАЛ ҮСТЕРҮ – МӨСЕЛМАН БУЛУ ТҮГЕЛ ӘЛЕ

Сакал йөртү ул пәйгамбәребезнең сөннәте. Мөселманнар өчен ул фарыз түгел. Әле нинди сакал йөртәсең бит?! Элек татар мөселман бабайларының сакаллары җыйнак кына, матур гына иде. Ә хәзергеләрнең шактыена карарга куркыныч. Шул да булдымы мөселман? Алар бит урыс атакайларына, попларга охшаган. Мин мөселман диеп, иләмсез зур сакаллары белән кеше куркытып йөрмәсеннәр иде. Чын татар мөселманы булсыннар иде. Инде сакал җибәрәләр икән, аны тәрбияләргә, тәртипкә китереп торырга кирәктер. Сакал авызга да, борынга да кереп тормасын. Ул бит гигиена, ягъни чисталык дигән сүз дә әле. Ә мөселман – нәкъ менә чисталык үрнәге дә инде ул.

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

БАР ЯКЛАП БЕРЕНЧЕ БУЛЫЙК!

Без мәктәптә укыган вакытта, укытучылар чит илләрдә белем алу, медицина ярдәме түләүле, дип әйтәләр иде. Без – бала-чагалар исебез китеп тыңлап утыра идек. Менә, күрәсе булгач, андый тормыш безгә дә килеп җитте. Тик бездә шартлары кырысрак кебек шул. Түләүлегә әйләнгән хезмәтләрнең хакы, тормыш итү өчен мөһим булган бөтен товарлар гел кыйммәтләнеп тора, хезмәт хаклары, пенсияләр генә сизелерлек арта алмый. Карагыз инде, бер ел эчендә төзелеш материаллары ничек кыйммәтләнде. Бер кубаметр такта 7 мең сумнан 16-17 меңгә җитте бит. Кирпеч бәясе дә 30-40 процентка арткан. Авыл халкы асраган терлек тиресен җыйсалар да, тиенгә алалар, сарык йоны да кирәкмәскә әйләнде. Чүпрәк-чапрак, макулатура кебек икенчел чималны эшкәртү заводлары төзеп булмыймы икән үзебездә? Аз булса да авыл кешесе өчен өстәмә керем булыр иде. Сөт хаклары да түбән бит. Гомумән, безнең Татарстан бар яктан да беренче урында бара, ә хезмәт хаклары буенча 36нчы урында гына икән. Шул яктан да беренче урынга күтәрелергә кирәк иде.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

БЕРДӘМ БУЛСАК ИДЕ!

Нишләп безнең татар халкы шул чаклы бердәм түгел икән ул? Шуңа бик эчем поша. Менә, «Безнең гәҗит»не укыйм да, уйга калам. Анда бик дөрес язасыз бит барысын да. Безнең барыбыз да: мишәре, керәшене, ногае – бер татар милләте бит инде. Ә тиздән ил күләмендә үткәреләсе җанисәптә кем булып язылып, ничекләр бүлгәләнеп бетәрбез икән инде тагын? Әти-әнисе татар булып, балалары башка милләт булырмы икән инде, йә Аллам! Без бер милләт балалары, шуны онытмыйк, татар булып калыйк, татарлыгыбызны җуймасак иде!

Мәдинә СЕЛИВАНОВА,

Азнакай шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии