Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КЕМГӘ – БӘЙРӘМ, КЕМГӘ...
30нчы август көнне телевизордан Республика көненә багышланган чараны башыннан ахырына кадәр карап утырдым. Бик матур әзерләгәннәр. Депутатлар барысы да халык өчен эшлибез, диләр. Әйе, алар бит кычыткан белән алабута ашап үсмәгән. Продукция, бензин бәяләре һаман кыйммәтләнә. 20 сутый җирең бар дип, юл акчасын да кисәләр, моңа ничек яшәргә тиеш без? Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Тукай премиясен 1 миллион сумга кадәр күтәрде, ә безгә, сугыш чоры балаларына бернинди ярдәм юк. Бәйрәм дип миллионнар түккәнче, бераз булышсыннар иде.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
КИРЕ КАЙТАРАЛАРМЫ?
Узган ел тешләрем белән нык интектем. Яңа тешләр куйдырдым. Хәзер ике-өч тешеңне алдырыр өчен ярты айлык хезмәт хакыңны чыгарып бирәсе икән. Теш куйдырам дисәң... берничә ай җыясы. Теш, дигәннән. Түләүле клиникаларда дәваланган һәм түләүле хезмәтләргә керткән акчаның 13 процентын кире кайтарып була, диләр. Шул хакта аңлатып яза алмассызмы? Аның таләпләре нинди, нинди документлар кирәк?
Рәдис абыегыз,
Кукмара районы
Редакциядән. Әйе, Русиянең һәр эшләүче гражданины, түләүле больницада дәваланып яки дарулар сатып алган очракта, медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым «вычетын» кайтара ала. 
Салым «вычетын» алу мөмкинлеге булган медицина хезмәтләре төрләренең тулы исемлеге 2020нче елның 8нче апрелендәге 458нче номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән билгеләнгән. 
«Вычет» алу чыгымнары максималь күләме – 120 мең сум, гражданинга әлеге сумманың 13 проценты кире кайтарыла. Шул ук вакытта, дәвалануга киткән чыгымнар буенча тотып калынган акча башка социаль вычетлар белән кушыла, ләкин бер ел эчендә бары тик 120 мең сумнан гына «вычет» алырга була. 
Гади генә мисал: мәсәлән, сез 76 мең сумга теш куйдыргансыз һәм шушы суммага бәрабәр тотылган салымны кире кайтаруны сорыйсыз. Барлык тиешле документларны тапшыргач, салым инспекциясе 76 мең сумның 13 проценты күләмендә, ягъни 9880 сум акчагызны кайтарачак.
Дәваланганнан соң, салым чигерүен кайтару өчен тагын бер мөһим шарт бар. Сезгә дәвалау хезмәтләре күрсәткән медицина оешмасы (дәүләтнеке яки шәхси клиника булырга мөмкин) Русия Федерациясе законнары нигезендә бирелгән лицензия буенча эшләргә тиеш.
Түләүнең бер өлешен кире кайтару өчен, сезгә медицина хезмәтләре күрсәтү турындагы килешү, дәваланган медицина оешмасының лицензиясе, алынган даруларга, дәвалануга түләнгән акчаны күрсәтүче чеклар, касса ордерына квитанцияләр, дәвалануыгызның ничә сумга төшүе хакында медицина оешмасының мөһере куелган белешмә кирәк булачак. Дарулар алуга киткән чыгымнарны раслау өчен табибның рецепты һәм аптекадан алынган препаратларның чеклары таләп ителә. 
Тагын бер кат искәртәбез, 13 процент акчаны кире кайтару мөмкинлегенә эшләүчеләр һәм НДФЛ (подоходный) салым түләүчеләр генә ия. Пенсионерлар, шулай ук хезмәт хакыннан өстәмә салым (НДФЛ) түләмәүче шәхси эшмәкәрләр акчаларын кире кайтара алмый.
АВТОМАТ АКЧАМНЫ ТАЛЫЙ
Унар литрлы савытларга суны махсус автоматлардан алабыз. Ничәнче көн чыгам, кәгазь акча белән түлим, ә автомат «сдача» кайтармый. Әллә ничә тапкыр шулай булды. Бер генә «ашап» калса, сүз булмас иде. Акчаны кире бирмәсә, нишләргә?
Гөлминкә ЯРУЛЛИНА,
Казан шәһәре
Редакциядән. Су бирә торган автоматларда һәрвакыт техник һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры күрсәтелә. Шалтыратып, хәлне аңлатып карарга мөмкин. Шулай ук Роспотребнадзор идарәсенә хәбәр итәргә була.

***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
 

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп 

Комментарии