- 12.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №36 (12 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Кайбер авылларга баргач, бикле капкаларга, алар артындагы бозау кадәрле овчаркаларга тап булып аптырап бетәм. Нәрсәдән, кемнән курка бу кеше?! Дошманы шулкадәр күпме?! Әллә ул авылларда гына караклар күп йөри микән?! Җинаятьче кеше йортка керәм дисә, этеңә дә, бикле капкаңа да карап тормый инде ул… Ә менә шул «кирмән» эчендә үз сәламәтлегең сынатып әҗәлең килсә, сине бит берәү дә тапмаячак. Күп авылда күрше белән дус яшәү модасы бетте, капка бикләп яшәү китте. Иң кызыгы, әнә шул биек капка хуҗалары үзләре үк күрше белән дус-тату яшәмәүгә, күрше хакы бетүгә зарлана. Юкса зарланасы да юк, барысы да синнән тора бит.
КАТАЛОГТАН ОРЛЫК САЙЛАДЫК
Ә менә безнең авылда, төгәлрәк әйткәндә, безнең 4 йортлы тыкрыкта – хөррият. Берәр җиргә чыгып китәсең булса, сыерыңны, башка малларыңны да күрше карамагына тапшырасың. Яңа бал аертсаң, мал суйсаң да, иң беренче күршеләрне сыйлыйсың. Кемнең кыяры беренче җитешә, ул шуның белән бүлешә. Берәр кирәк-ярак артыннан да шуларга чабасың. Хәтта бәлеш пешерсәк, бер-береңне чәйгә чакырып сыйлау гадәте дә бөтенләй үк югалып бетмәгән. Әнә шул күршеләрнең тыкрык башына көтү каршына чыгуын карап тору – үзе бер рәхәт. Шуңа күрәмикән, бикле капкалар минем өчен – зур кыргыйлык үрнәге.
Узган ел, күршеләребезнең берсе – Сания апа ниндидер журнал күтәреп кергән. «Бер газетадан бушлай каталоглар турында укыдым да, шуларга «сәлам хаты» язып салдым. Менә хәзер каталогтан өзелгәнем юк», – ди ул, журналын селкеп. Баксаң, кулындагы журнал да шулар «бүләге» икән.
– Чиләбедән бәрәңге орлыгы кайтартмакчы идем. Бер комплект кына алырга ярамый, кимендә өчәү булырга тиеш. Бәрәңгедән тыш аласы әйберләрем дә бар, үземә генә кыйммәткә чыгачак, әйдә бергәләп алыйк әле, – диде Сания апа, бер-ике сортны мактап. Әни вакланып-нитеп, каршы килеп тормады. Берничә сорт арасыннан сайлана торгач, иртә җитешә торган икесен аерып алып, шуңа заказ ясарга булдылар. Сания апа Чиләбегә чираттагы хат язуны үз өстенә алды. Бу орлыклык бәрәңге турында икенче күршеләребез дә очраклылык белән белеп алып, бәрәңгечеләр сафы тагын бер кешегә тулыланды.
Бу вакыйгаларга бер ай тулды дигәндә, ягъни апрель аенда орлыклар почтага кайтып төште.
БӘРӘҢГЕ «БОРЧАКЛАРЫ»
Менә әнием Сания апа яныннан кайтып керде. Үзе шат елмая, кояшмыни?! Күршеләр җыелышып теге орлыкларны бүлешкән икән. Һәр сорт, ягъни һәр комплект 10 орлыктан тора дип исәпләсәк, һәрберсе 20 орлыкка ия булган.
– Кызым, менә, карале, 500 сумга нинди 20 «борчак» сатып алдым, әкият бит бу, – диде әни гәҗиткә төрелгән орлыкларны чишеп. Йодрык кадәр зур бәрәңге күреп ияләнгән һәм үз гомерендә андый заказлар ясап карамаган авыл кешесенең бу вак-төяк орлыкларга реакциясе ике төрле генә була ала: 500 сум акчаңны жәлләп утырып елыйсың яки юморга борып җибәреп, башка алай алданмаска ант итәсең. Әни икенчесен сайлаган иде.
Бармак башы кадәр генә бәрәңгечекләргә карап, тын да алмый торабыз шулай… Моны олы бакчага утырту мөмкин түгел, чөнки анысын без трактор белән генә утыртабыз. Ә боларныалай уңлы-суллы әрәм итеп булмый. Инде нишләмәк кирәк?!
Капканың шапылдап ябылганына кинәт уянып киткәндәй булдык. Әти төшке ашка кайтып килә икән. Тиз арада мөһим карар кабул ителде: бу байлык турында аңа әйтергә ярамый! Чиләбедән ары шундый бөрешкән 20 орлык кайтартканны, шулар өчен алтын бәясе түләгәнне белеп алса – эш харап. Бәрәңге орлыкларын өй алдындагы тәрәзә өстенә яшереп куеп, аның турында бөтенләй оныттык.
Май ахырында гына күршеләр белән сөйләшеп, алар белән бер үк көнне әни дә орлыкларны яшелчә бакчасына урнаштырырга ниятләде. Өй янындагы кишер, суган түтәлләре янәшәсенә генә теге орлыклар өчен җир әзерләдек.
Әтигә алар турында әйтми чара калмаган иде инде. Апрельдән бирле тәрәзә өстендә «качып ятып», вакыт узу белән тагын да корышкан орлыкларны күреп, ул кычкырып көлде генә. Кайчан күктән җиргә төшәрсез, шундый алдакчы каталогларга ышанмый башларсыз, янәсе.
Ярый, хуш, бәрәңге «борчаклары» утыртылды. Ара-тирә су да сибә торгач, орлыклар яхшы гына тишелде. Рәт арасында бер бөртек чүп үсмәде, төбе дә ике кат өелде. Баладай карап торгач, бәрәңгебез шаулап чәчәк атты. «Беллароза» дигән сорты – ал, «Удача»сы ап-ак эре чәчәкләре белән сөендерде.
КЕМГӘ НИНДИ УҢЫШ ЕЛМАЯ?!
Көзгә чыккач, күршеләр шул бәрәңгене казып, бер-берсен чакырып, кемдә күпме уңыш чыкканын күрсәтте. Үзебезнең бакчадагы ике сорт бәрәңгене аерым капчыкларга санап (!) тутырдык. Бер төрлесе 178 данә чыкса, икенчесеннән 133 бәрәңге санап алдык. Борчак кадәр генә орлыклардан үскән эре-эре бәрәңгеләрне күреп, үзебез дә шаккаттык. Әти кайтканчы җыймаска, аңа күрсәтеп, үз җиңүебезне тантана итәргә булдык. Тик ул җиңелүен танырга теләмәде бугай. Әле язда гына безгә кул селтәп чыгып киткән әтиебез, кулын биленә куеп, елмаеп карап торганнан соң, гаять зур нәтиҗә ясагандай: «Шулкадәр карап үстерсәң, борчактан да бәрәңге чыга икән», – диюдән артыгын булдыра алмады.
Быел инде зур бакчаның бер өлешенә кабат шуларны утырттык. Узган ялларда гына бәрәңге алдык һәм җәй буе яңгыр яумавын искә алсак, шул сортларның быел да хәйран яхшы уңыш бирүен билгеләп үтәргә мөмкин. Хәер, бар кешенеке дә алай түгел. Бер күршебезнең яңа сорт дигәне дә бик начар уңыш биргән икән.
Безнең тыкрык кешеләренең кулы җиңел булган, күрәсең, авылыбыздагы бик күп кеше шул каталогтан төрле яшелчә, җиләк-җимеш орлыгына заказ биргән дип тә ишеттем әле. Сания апа да груша, кара бөрлегән алган.
– Кура җиләгенең сары сортына да заказ ясадым. Көз көне җитешә торган бу җиләк кортламый. Еш кына авыл кешеләренең бәрәңге сортын ничек алыштырырга белми йөрүен ишетәм. Әйе, базарга чыгып яңа сортлар алырга була, тик анда төрле сорт бәрәңге буталмагандыр дип беркем дә гарантия бирә алмый, – диде Сания апа.
Бу язмам ниндидер каталогларга реклама ясау максатыннан түгел иде. Дөресен генә әйткәндә, шушы вакыйгадан соң интернетта казына торгач, үзебезнең очракның бәхетлеләр рәтенә керүен аңладым. Каталоглар таратып, орлыктан бизнес ясаучы ялган оешмалар да безнең илдә бик күп икән. Алар яки акчаны алдан алып, орлыкны бөтенләй җибәрми, яки инде куллану вакыты чыккан орлык җибәрә, яки сортларны бутап, үзләрендә сатылмый ятучысын сезгә юллыйлар… Кыскасы, бу бик шома һәм озын гомерле, хөкем ителми торган бизнес. Ни өчен дигәндә, беренчедән, орлыклар озак үсә, уңышны шунда ук алып, тикшереп булмый. Икенчедән, син инде ул уңышның нәкъ менә шул оешмадан алынган орлыктан үсүен дәлилли алмыйсың. Өченчедән, кем дә булса судка гариза язган очракта да ул оешманы өч көн эчендә ябып, дүртенче көнне инде яңа оешма исеменнән эшли башлау берни тормый. Шуңа күрә каталогларга да бик ышанып бетмәгез.
Бакчада казынырга ярата торган кешеләрнең бер бик уңайсыз ягы – алар интернетны сирәк куллана. Шуңа күрә генә бакчачылык турындагы газета-журналлар зур тиражлар белән тиз тарала да. Поезд вагоннарында да күпләп сатылучы газеталар шул темага багышланган. Шулай да, каталоглардан орлыкка заказ биргәнче, интернетка кереп аз булса да кайтавазларны карасагыз, орлыкны почтадан алганда, акчагызны нинди оешмага юллавыгызны тикшерсәгез иде.
Илдинә ЯДКӘРОВА.

Комментарии