- 12.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №32 (12 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Соңгы 4-5 елда РФ Дәүләт Думасы кабул иткән кануннарга таянып, җир кадастры, БТИ (Техник инвентаризация бюросы), регистрация палатасы (теркәү палатасы) кебек оешмалар физик һәм юридик затларның яши торган йортларын, гаражларын, офис-биналарын, җир участокларын һ.б.ларны үлчәү (межалау), планын булдыру, аларны законлы хуҗаларына теркәү һәм илкүләм бердәм программага кертү ише матавыклар белән мәш килә. Сүз дә юк, бу бер яктан, системалы исәпкә алу җәһәтеннән, кирәкле шәйдер. Тик аның цивиль дәүләтләрдән аермалы буларак, нәкъ Русиядәгечә, “чыктым аркылы күпер” рәвешендә алып барылуы, урындагы бюрократларның гади халык мәнфәгатьләренә төкереп тә бирмәве, ә бик еш кына аларның үз эш-вазифаларын бөтен нечкәлекләренә кадәр белмәве кешеләрне (бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне) айлар, ә кайчагында еллар буена берүк оешманың ишек төбен таптарга мәҗбүр итә. Бу кимсетелү-түбәнсетелүләрне үз җилкәмдә дә татырга туры килгәнгә, газап чигеп йөрүләремнең кайбер эпизодларын газета укучылар белән дә уртаклашырга булдым. Чөнки минеке кебек яки минекенә охшаш хәлгә тарыганнар, иманым камил, йөз меңнәр белән исәпләнә.
“ҮЛЧИБЕЗМЕ?” “ҮЛЧИБЕЗ!”
Хәтеремдә, 2005 елның 1 сентябрендә мин яшәп яткан Алабуга районы Илмәт авылына район үзәгеннән җиңел машинада берничә кеше килеп төште. “Җир үлчәүчеләр без, – дип таныштырдылар үзләре белән. – Теләүчеләрнең шәхси хуҗалыкларындагы җир участокларын төгәл итеп үлчибез, аңа тиешле документларны тутырабыз, аннары аны җир кадастрына тапшырып теркәтергә, ә аннан инде регпалатада исәпкә алырга гына кала. Барлык бу процедураларны үткәннән соң хуҗалык яны җир участогын үзегезнеке дип саный аласыз (әйтерсең, йорт-кура, терлек абзары, яшелчә һәм бәрәңге бакчалары моңа кадәр безнеке булмаган – авт.). Өр-яңадан үлчәү, документларны компьютерга кертү кебек гамәлләр барыбер үткәрелергә тиеш. Шуңа күрә, безгә ышаныч күрсәтеп, беренчеләрдән булып бу эшкә тотынсагыз, отышта калырсыз. Безнең оешма “Литос” дип атала”, – дип таныштырды шәхси фирма вәкилләре үзләре белән, мөлаем елмаеп. “Үлчәтәсе икән, үлчәтәсе”, – дип уйладым мин дә, барыбер бу кампаниядән читтә калып булмаслыкны чамалап. Беренче мәлдә авылыбызның унлап кешесе “литослылар”ның тәкъдименә ризалык бирде. Тегеләр эшкә дә кереште: үлчисен үлчәде, кәгазьләренә нидер язды. Һәм башкарган, башкарасы эшләренә алдан ук 2 мең тәңкә чамасы акча салып, Алабуга якларына китеп тә барды.
КУЛ СЕЛТӘҮ
Әлеге вакыйгалардан соң бер ай чамасы вакыт үткәч, түзмәдем, “Литос” конторасы урнашкан бинаны эзләп калага юл тоттым. “Тойма” кунакханәсенең бер бүлмәсен арендалап, шунда урнашканнар икән. Соравыма: “Булыр, эшләрбез!” – дип өметләндерделәр. “Янә бер айдан килсәгез, тиешле кәгазьләрегез әзер булыр”, – диделәр. Чыннан да, ноябрь башларына кулыма бик үк калын булмаган кәгазьләр җыелмасы тоттырдылар. Аның белән БТИга барырга тиеш булып чыктым. Документлар БТИда берәр ай чамасы ятканнан соң (нигәдер әле ул чагында шәхси йортларны үлчәү-теркәү эшләре башланмаган иде – авт.), бер килүемдә өебезнең иске техпаспорт мәгълүматларын теркәп: “Җир комитетына мөрәҗәгать итә аласыз”, – диделәр. Җир комитетының бусагасын 2005 елның декабрь ахырына кадәр таптаганнан соң тукталдым. Чөнки андагы чиновниклар: “Йортыгызга өр-яңадан үлчәү-теркәтү эшләре үткәрергә кирәк”, – диделәр. Ансыз “Литос”ның йорт яны участогын межалавын да тулысынча гамәлгә ашкан дип санау дөрес түгел икән…
Ошбу вакыйгалардан соң ел ярым вакыт үткәч, “Литос” фирмасының таралуы хакында ишеттем. Русиядәге чиле-пешле базар мөнәсәбәте шартларында моңа гаҗәпләнәсе юк. Тик монда мәсьәләнең бер ягы бар, ул да булса, әлеге оешманың байтак клиентлары түләгән акчаларыннан колак какты. Шул исәптән мин дә. “Ике мең сум каян килеп, кая китмәгән” дигән уй белән үземне юатып, янә ел ярым вакыт уздырдым.
ЯҢАДАН ТУГАН ӨМЕТ
2008 ел ахырларында башыма уй төште. Чөнки Русиядә милекне хосусыйлаштыру 2010 ел мартына төгәлләнәсе, диләр бит. “Тукта, дускай, – мәйтәм үз-үземә, – бернисез каласың бит. Канун чыккан икән, ошыймы ул сиңа, юкмы – хөрмәт итәргә кирәк”. Кабат район үзәгенә юл тоттым. Бу вакытта җир кишәрлекләрен үлчәү һәм тиешле кәгазьләрне тутыру мәшәкатьләрен “Литос” урынына оешкан “Агроинвест” үз өстенә алган иде. Бу контораның ишеген кактым. Анда эшләүчеләрнең берсе элекке “литослы” хатын-кыз булып чыкты. Ул да мине танып алгач, эчемә җылы йөгерде. Яшь кенә бу ханым җир кадастры оешмасына барып карарга киңәш итте. Аның әйтүенчә, әгәр “Литос” сызган һәм язган планнар кадастрга тапшырылган булса, миңа кесәмне мең ярым сумга гына бушатырга туры киләчәк. Әгәр сакланмаса – 2500 сум (мең сум – кабат авылга барып үлчәгән өчен). Ксениянең сүзенә колак салып, җир кадастрына киттем. Бәхетемә, “Литос” тапшырган сызым-планнар милекне хосусыйлаштыру һәм җир кадастры оешмасының архивында саклана булып чыкты. Аларны “Агроинвест”ка илтеп бирдем. Мондагылар мине: “2009 елның гыйнвар суыкларын көтсәгез, яхшырак булыр”, – дигән сүзләр белән ярымчынлап, ярымшаяртып каршы алды. “Нишләп әле гыйнварны көтәргә, әйтик, ник декабрьне түгел?” – дидем, бусы нәрсәгә булыр икән дип аптырап. “Гыйнварда документларны берникадәр башкачарак эшләргә туры киләчәк”, – дип аңлаттылар. Ярый, гыйнвар икән – гыйнвар. Күпкә түзгәнне азга гына түзәрбез.
Әйтелгән вакытка “Агроинвест”ка килдем. Инде акча түләнгән, ГОСТ таләпләренә туры китереп, кишәрлекне межалау кәгазьләре дә тутырылган. “Җир кадастрында әллә ни четереклек булмас”, дигән сөенечле уй белән шунда килдем. Бездә реформаларның кайчан шома узганы бар соң? Бу юлы да чатаклыкларның очы-кырыена җиңел генә чыгышлы түгел иде. Ярты көн чират торып, тиешле кабинеттагы Берлинны алган кеше кыяфәтендәге марҗа алдына кәгазьләремне салгач ул: “Менә бу төше дөрес түгел”, – дип кулындагы карандашы белән сызгалап, “Агроинвест” эшләгән документларны кире борды. “Агроинвест”, җибәрелгән хаталарын бетереп, ике атнадан папканы миңа кайтарды. Аннан соң җир кадастрында янә чират торып, шул ук ханым хозурына килеп бастым. “Кәгазьләрегез бер айдан Казаннан әйләнеп кайта, март уртасында килерсез”, – дип, кадастр чиновнигы мине чыгарып җибәрде.
ХАТАГА КЕМ ГАЕПЛЕ?
Бер айдан шәхси хуҗалыгыбызның җир кишәрлегенә кагылышлы документлар, чыннан да, мәркәздән әйләнеп кайтты. Тик, нигәдер, межалаганда “34,4 сутыйга исәпләнгән участокны 32,4 сутыйга калдырырга!” дигән күрсәтмә белән (анысын каян алганнардыр, һич аңламадым. – авт.). Төзелгән план-схемалар, аңа кагылышлы язмалар кабат хаталы дигәнне аңлата бу. Чираттагы мәртәбә “Агроинвест”ка юл тоттым. Ксениягә инде өченче тапкыр хезмәт җимешләрен төзәтмәгә бирдем. Ике атнадан “үзгәртеп эшләнгән документларны килеп алыгыз”, – дип телефоннан шалтыраттылар. Февраль урталарында параллель рәвештә торак йортка кагылышлы яңа техник паспорт булдыру хәстәрен дә кайгырта башлаган идем: “БТИдан вәкил килеп, визуаль тикшерү үткәрде, тиешле үлчәүләрне алды. Анысы кытыршылыкларсыз барадыр, дип уйлаган идем, алай булып чыкмады. Алдан ук мең сум акча түләргә кирәклеген искәртмәделәр, нәтиҗәдә, тутыра башлаган документлар ничек яткан, апрель аена кадәр өстәл астында шулай тузан җыеп ята биргәннәр. Минем белән бервакытта БТИ вәкиле тикшерүен узган кайбер авылдашлар: “Безнең документлар әзер инде” дигәч кенә ошбу конторага керәсе иттем һәм минем кәгазьләрнең нуль вариантында икәнлеген белдем (урын биләп утыручы чиновниклар телефоннан шалтыратуны да кирәк санамаганнар). Май аенда БТИ кассасына аванс рәвешендә мең сум түләдем һәм җаваплы ханым: “Хәзер тиешле документларны эшлибез инде”, – диде. Тик нигәдер июль ахыры якынлашуга карамастан, ул тарафтан хәл-хәбәр һаман күренми. Бюрократик аппаратка барып кызыксынмыйча булмас иде, тагын нинди “сакал” уйлап чыгардылар икән. “Агроинвест” – “кадастр” арасында киләп сарып йөрүләргә әйләнеп кайтсак, апрель башында, инде бу юлы “борчак пешәр”, дигән канатлы уйлар белән җир кадастры һәм регистрация палаталарын бер түбә астына җыйган яңартылган бинаның уңайлы ишекләрен ачып кердем. Бинасы уңайлы, кабул итү кабиналары күп булса да, клиентлар өчен уңайлыклар гына һаман юк булып чыкты. Чират элеккечә су буе, бик акрынлык белән бара. Көтәргә түземлегең җитсә, ярты көн чиратта утыргач, (алданрак килеп урын эләктереп калсаң) берәр кабинкага эләгү шансы бар анысы (төшкә кадәр документларны кабул итәләр, төштән соң бирәләр), әмма чиратның килеп җитмәве дә ихтимал. Яңа бинага беренче визитым уңышсыз төгәлләнде, чират миңа кадәр килеп җитмәде. Икенчесендә, иртән иртүк килеп бастым. Һәм… кердем бит тәки. Текәлебрәк карасам, ни күрим – февраль аенда карандаш белән төзәтмәләр керткән ханымга туры килгәнмен. Тәкәббер кыяфәтле эшем кешесе берәмтекләп бөтен кәгазьләргә күз йөртеп чыкты. Мин дулкынланам, йөрәк дөп-дөп тибә, тагын берәр хата тапмаса ярый инде. Тапты тәки чиновник, хәреф хатасы тапты. Кадастр бүлегендә утыручылар минем паспорттан күчереп язганда “Хузеевич” дигән сүзне “Хузиевич” дип, компьютерга ялгыш керткәннәр. “Хәзер нишлибез инде?” – дип сорый бу хатын күзен шакмакландырып. “Бу сорауны сез түгел, мин сезгә бирергә тиеш”, – дим, ачу килеп. Гаеп аларда, тик теге күзен дә йоммый. Үзен һаман эре тота. Телефоннан төрле белгечләргә шалтыратырга кереште. Шул урында җаваплы урында эшләүченең сансызлыгы мине таң калдырды. Ул телефон трубкасының теге башындагы икенче берәү белән киңәшкәндә сүз башлап: “Передо мной сидит Хазиевич” – дип ике тапкыр кабатлады. Икесендә дә аны “Хузеевич” дип төзәттем. Шуннан соң гына ул “Хузеевич” дип әйтә башлады. Ахырда миңа мондый тәкъдим ясады: “Үзегезнең һәм әтиегезнең исемнәре Казанга китәсе документларда Ф.Х. дип кенә күрсәтелә, әйдәгез, шул килеш кенә калдырыйк”. Мин азапланып йөрүләрдән туйган идем, шулай да: “Юк. Казаннан кабат хата табып, документларымны кире боруларын теләмим!” – дип кырт кистем. Хатын: “Ихтыярыгыз, – дип мыгырданды. – Сезгә хәзер начальник службасына мөрәҗәгать итеп, паспорт мәгълүматлары буенча акт нигезендә өстәмә раслаулар алырга туры киләчәк. Аннан соң гына без компьютердагы “и”не “е” белән алыштырачакбыз”.
ҖӘФАЛАР КАЙЧАН БЕТӘР?
Хәреф алыштыру матавыгы артыннан йөреп янә бер аем үтте. Инде табигатьтә июнь кояшы хакимлек итә. Тулыландырылган документларымны тотып, янә ике тапкыр җир кадастры кабинкалары тирәсенә үтәргә тырышып карадым. Чират кабинкалар алдында гына түгел, озын коридор буенча да сузылып киткәнне күреп, икесендә дә кире борылдым. Чираттагы кешеләр борчыла. Кайберләре: “Менә гараж участогын хосусыйлаштырырга ярты елдан артык йөрим”, – ди, кайберәүләр “бакча” ди. Минем кебек газап чигеп йөрүчеләрне күреп авыр сулаудан башка чарам юк. Тик мин бу газап чигүләрнең июль аенда кабат яңа көч белән башланып китәсен белгән булсам, чиратны ташлап китмичә, кадастр бинасы каршында, бәлки, төн кунган булыр идем.
Кызганычка, бу турыда 3 июльдә генә белдем. Өчесе көнне папкамны күтәреп кадастр кабинетлары каршына үттем һәм, ни гаҗәп, чиратта торучы бер генә адәм баласын да күрмәдем. Чиксез гаҗәпләнеп, дүрт кабинканың берсенең ишеген ачтым. Хезмәткәр белән исәнләшкәч, кәгазьләремне аның хозурына тапшырдым. “Беренче июльдән яңа таләпләр гамәлгә керде, шунлыктан, сезнең бу документларыгызны өр-яңадан эшләргә кирәк”, – дигән сүзләр миңа аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте.
Ватандашларының мәнфәгатен кайгыртмыйча, төрле бюрократик киртәләр корып, аларны газап чиктерүдән тәм тапкан, кырыкмаса-кырык сылтаулар белән хәләл көчләре аша булдырган акчаларын сыгып алган илдән берәр кайчан кешечә мөнәсәбәт күрә алырбыз микән? Ә әлегә ахыры күренмәгән газап чигеп йөрүләр, чыдамлыкка сынау газаплары дәвам итә.
Фирдәвес ХУҖИН,
“БГ”ның Кама аръягы буенча үз хәбәрчесе.
Комментарии