Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

 

ТИРЕ-ЙОННЫ КУЯР УРЫН ЮК

«Татарстан – Яңа гасыр» каналында чыга торган «Туган җир» тапшыруында агымдагы елның 1нче июнендә Түбән Кама районын күрсәттеләр. Сарык асраучы фермер турында булды репортаж. Сарыклары күп, бик матур күренделәр. Шулай да, фермер үзе нык зарланды. Сарык йонын урнаштырыр урын юк икән. Шул бер кукмаралылар килеп алырга мөмкин, анда да бик очсыздан – килограммын җиде сумнан гына. Ә тиресен бөтенләй чүплеккә ташларга туры килә, ди.

Мин үзем дә инде бик күп еллар буе сарык асрап киләм. Елына унар тирене чыгарып ташлыйбыз. Уйлап кына карагыз инде: бер шешә су алу өчен, 4-5 килограмм сарык йоны сатарга кирәк бит! Шушы буламы инде авыл халкын күтәрү?

Элек, совет чорында йонны, тирене бик яхшы хак белән җыялар иде. Аны тапшырган акчага шактый әйберләр, өстәвенә әле, кибетләрдә булмый торган дефицитлар ала идек... Бу турыда үзем күп депутатларга хат язып карадым, ләкин берсе дә җавап бирмәде. Татарстанның үзендә тире-йон эшкәртү заводы оештырып була торгандыр бит инде! Авыл халкының күпме көче әрәм була, азрак шул турыда уйласыннар иде.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

БОЛАЙ КОРБАН ЧАЛУ ДӨРЕСМЕ?

Үзем өчен бик әһәмиятле булган сорау белән шалтыратам сезгә. Күптән түгел генә республиканың бер газетасында шундый фикер укыдым. Әгәр кеше исән вакытта: «Мин үлгәч, минем исемнән корбан чалыгыз», – дип әйтеп калдырган булса, аның васыятен үтисең. Ләкин үлгән кеше исеменнән генә корбан чалу бик үк дөрес булмас. Бу уңайдан пәйгамбәребезнең хәдисләре юк, диелгән. Шуңа күрә, корбан чалган вакытта «миннән һәм бу дөньядан киткән фәлән кеше исеменнән» дип әйтсәк, дөресрәк булыр дигән гәҗиттә.

Менә мин инде ничәмә еллар вафат булган туганнарым исеменнән корбан чалам. Димәк, мин мохтаҗларга, күршеләремә, туганнарыма гадәти сарык ите тараткан булып чыгаммы инде? Чөнки вафат булган туганнарым исеменнән генә чалдым бит ул корбаннарны. Әлеге сорауга Рамил хәзрәт Юнысовның төпле җавабын ишетәсем килә иде.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Редакциядән: Телефоннан берничә тапкыр шалтыратып карасак та, турыдан-туры Рамил хәзрәт Юнысов белән элемтәгә чыга алмадык. Ул сорауны вацап аша юлларга кушты. Без шулай эшләдек тә. Ләкин хәзрәттән җавап кына килмәде. Ни эшләмәк кирәк, башка эшләре бик күп булгандыр, җавап бирергә вакыт таба алмагандыр инде.

Шунлыктан әлеге сорау белән башка – Казан шәһәренең «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевка мөрәҗәгать иттек. Ул болай дип җавап бирде:

– Әйе, мондый мәсьәлә бар. Корбан чала торган көндә кешенең 595 грамм көмеш бәясе күләмендә акчасы була икән, аңа корбан чалу ваҗип була. Һәм ул, билгеле, беренче чиратта үзе өчен чалырга тиешле. Аннан соң гына инде мәрхүм булган туганы өчен.

Ләкин корбаннары, иншалла, кабул булыр, моңа шик юк. Чөнки пәйгамбәребез әйтте, онытылып яки белмичә хата белән кылган гамәлләр гафу ителер, диде.

«ЯҢА ГАСЫР» КАНАЛЫ ҺАМАН ТАБЫЛМАГАН...

Менә бер айдан артык инде, безнең авылда «Татарстан – Яңа гасыр» каналы күрсәтми. Ә халыкка һаман берни аңлатмыйча, алдап йөртәләр. Бу хәл инде февраль аенда да булган иде. Ул вакытта «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесенә шалтыраттым. Шуннан бер атна үткәч, канал күрсәтә башлады. Хәзер исә, кабат шалтыратканнан соң, миңа башка номерлар бирәләр. Имеш, тегесенә шалтыратыгыз, монысына шалтыратыгыз, дип. Ә тегеләре телефонны алмый. Тагын кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмибез. Бу бит адәм көлкесе, шушы республикада яшәп, телевизорны үз телеңдә карый алма инде!

Камил ГЫЙЛЬФАНОВ,

Менделеевск районы, Бәҗәкә авылы

Редакциядән: Соңгы вакытта «Татарстан – Яңа гасыр» каналы күрсәтми башлавы турында республиканың төрле районнарыннан күп мөрәҗәгатьләр килә. «Безнең гәҗит»нең узган атнада чыккан санында (6нчы июль, №26, 2022) «Яңа гасыр» югалган» дигән исем астындагы язмада бу турыда мәгълүмат биргән идек инде. Анда хәбәр иткәнебезчә, әлеге проблема турында рәсми мөрәҗәгатьне Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникация өлкәсендә күзәтчелек итүче Федераль хезмәтнең (Роскомнадзор) Татарстан буенча Идарәсенә юлладык. Хәзер әлеге оешмадан җавап көтәбез. Ул килгәч тә, «Безнең гәҗит» битләрендә танышырга мөмкин булыр.

Ә хәзергә, «Татарстан – Яңа гасыр» каналын карый алмаучылар игътибарына янәдән шуны искәртеп китәбез. Соңгы берничә ел дәвамында телевидение каналларының сигналлары цифрлы форматка күчте. Шуңа күрә, гадәти антенна ярдәмендә телевизор караучылар махсус приставкалар тоташтырырга тиешлеге турында инде ике ел элек үк барлык мәгълүмат чыганакларыннан хәбәр ителгән иде. Приставкалар яңа чыккан телевизорларның үзләрендә үк урнаштырылган. Ә сезнең телевизорга тоташтырылырга тиешме ул приставка, иң элек шуны ачыклагыз. Тиеш булса, белгеч ярдәмендә урнаштыртыгыз. Инде белгеч көйләгәннән соң да канал күрсәтмәсә, Роскомнадзорга шалтыратырга мөмкин. Оешманың кайнар телефон номеры: +7 (843) 528-04-11

ТЕЛ БЕЛГЕЧЕНӘ, АФӘРИН!

Күренекле академик Рүзәл Юсуповның татар теленә кагылышлы күләмле язмалары газеталарда даими басылып тора. Аларны игътибар белән укып барам. Гаять тирән мәгънәле мәкаләләре милләттәшләребезне дә уйландыра дип уйлыйм. Моның өчен Рүзәл әфәндегә чиксез зур рәхмәт!

Аның: «Тел халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык – милләт тә югала. Шуның өчен дә, туган телебезне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы!» – дигән сүзләрен укыгач, милли җанлы татар кешесе битараф калмас, дип уйлыйм.

Хәзерге вакытта татарларны тыныч юл белән руслаштыру бара. Әти-әниләр үзләренең балаларына ана теле укыту өчен гариза язарга мәҗбүр булалар. Кайбер татарлар туган тел дип, рус телен сайлый. Тик рус теле татарлар өчен берничек тә туган тел була алмый. Ата-аналар бу хакта тирәнтен уйлансыннар иде!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

 

 

Комментарии