Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«БӘБКӘЛӘР ҮЛЕП КОРТЛАДЫ, АКЧАМ КИРЕ КАЙТМАДЫ»

Без күп еллар инде каз үстерәбез. Быел Мөслимнең Метрәй авылына барып, Ирек Хамадишин дигән кешедән 50 каз алып кайттык. Бераздан болар күпләп үлә башлады. Шалтыратып, әйттек. «Әгәр казларыгыз үлсә, аларны җыеп барыгыз, миңа алып килеп күрсәтерсез дә, акчасын кире кайтарырмын» диде. Берсе үлгән өчен дә Мөслимгә чыгып китеп булмый бит, әйдә, үлә торганы үлеп бетсен, дип көтеп тордык, ахырда 16 бәбкә мәете җыелды. Боларны, салкын җир дип, базда саклый идек, ачып карасак – кортлап беткәннәр, гәүдәләрен танырлык түгел – бәбкә сыйфаты гел калмаган анда. Ну, мин аны базда сакламыйча кайдан салкын урын табыйм – суыткычка затлы ризыклар арасына үлгән каз тыгып куялмыйм бит инде. Ирек Хамадишин хәзер шул таркалып беткән казларны сорый: «Үләксәләрен алып килеп күрсәтмәсәң, акчаңны кайтармыйм» ди. Мин пенсионер, минем өчен 16 каз акчасы бик күп ул. Казлары үлгән икән, түләгән акчамны бирсен!

Дамир НӘҖМИЕВ

Әлмәт районы, Түбән Абдул авылы

Әлеге уңайдан Ирек Хамадишин белән элемтәгә чыктык. Ул ситуациягә башка төрле шәрехләмә бирде:

– Бәбкәләр үлә икән, үләксәсен алып киләләр, алыштырып бирәбез, йә акчаларын кайтарабыз. Проблема шулай хәл ителә. Бу абзыйга да: «Казлар ике атна эчендә үлсә, акчаларың кире кайтарылачак», – дидек. Беренчедән бу абзый миңа бер айдан соң гына шалтыратты, икенчедән бәбкәләрнең үләксәсен сорыйбыз – алып килми. Шулай булгач, мин аңа ничек акчасын кайтарыйм? Ә кайда дәлил? «Мин илле ел мәктәп директоры булып эшләгән кеше, яманатыңны бөтен дөньяга таратам, мин сезне пыр туздырам әле!» – дип янаган була. Бәбкәне корт ашап бетергән икән – аның тәпие, йә башы, борыны, һич тә югы сөяге калгандыр бит?! Алып килсен! Яки үлү белән шалтыратып әйтсен иде. Ни өчен 16сы үлгәнче торган?! Нәрсәдер ошамаса, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итсен, судлашырбыз.

ПЕНСИЯСЕН КҮЧЕРЕП БУЛМЫЙМЫ?

1нче май көнне авыл зиратын чистартканда Фәхретдинов Тәлгать дигән 62 яшьлек пенсионер өстенә агач төшеп үлде. Аның пенсиясен хатыны Гөлфия исеменә күчереп булмыймы?

Рәшит

Әтнә районы, Кече Әтнә авылы

Русия пенсия фондының Әтнә районындагы бүлекчәсендә пенсияләрне билгеләү һәм кабаттан исәпләү төркеме җитәкчесе Рузалия Хисамиева аңлатуынча, «гаиләне туендыручыны югалту уңаеннан» дигән закон нигезендә, чынлап та, вафат булучының пенсиясен хатыны исеменә күчереп була. Моның өчен сезгә пенсия фондының районыгыздагы бүлекчәсенә барырга кирәк булыр, анда барысын да аңлатырбыз, дип вәгъдә бирделәр.

АДРЕСЫН НИК ЯЗМЫЙСЫЗ?

Зәки Зәйнуллинның «Кеме генә юк бу татарның» дигән китабы чыгуы турында язган идегез. Шушы ук язмада Илфак Шиһаповның татар матбугаты сатыла торган нокта ачуы турында да язылды. Кайда ул кибет? Ник адресын күрсәтмәдегез аның?

Сара ЗАКИРҖАНОВА

Казан шәһәре

Татар телендәге басма матбугатны сату урыны Тукай урамы 2нче йорт адресы буенча урнашкан (Колхоз базары – А.З.) «Муравейник» сәүдә үзәгендә эшли. Кибеттә бу китап калганмы-юкмы, аның эшләү режимы ничегрәк, анысын ачыклый алмадык – Илфак Шиһапов ни өчендер шалтыратуларга җавап бирмәде. Әллә чит номерларны алмый, әллә эше тыгыз – белмәдек…

ИЛТӨЗӘРНЕ ЮГАЛТТЫК!

Мин ирем белән телевизор карарга яратам. Менә элек «Манзара» тапшыруын яраткан артистыбыз Илтөзәр Мөхәммәтгалиев алып бара иде. Яздан бирле күренгәне юк – кая югалды икән ул?

Рузалия ЗАРИПОВА

Биектау районы, Әлдермеш авылы

Соравыгызга җавапны Илтөзәр әфәнде үзе бирә:

– Мин бит ТНВда килешү буенча гына эшләгән идем, ул минем төп эш урыным түгел, төп эш урыным – театр. (Илтөзәр әфәнде – Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артисты – А.З.). Инде гыйнвар аенда ук алып баручы булудан туктаган идем. Быел телекомпания белән минем арадагы контракт озынайтылмады. Үзем дә арган идем: «Әзрәк туктап торсам, яхшырак булыр иде – ял кирәк», – дигән чагыма туры килде бу минем. Тамашачыларга рәхмәт инде – бер дә онытмыйлар. Татарстаннан гына түгел, Магнитогорскидан, себер шәһәрләреннән шалтыратучылар бик күп. Онытмаганнары өчен рәхмәт. Киләчәктә, бәлки, телевидениегә кайтырмын, әлегә театрда эшем тыгыз.

***

Бу атнада укучыларыбыздан менә шундый сораулар кабул итеп алдык. Һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәгә шалтырата аласыз. Бары тик шушы вакыт аралыгында гына журналистлар белән аралаша, кызыклы тәкъдимнәр кертә, борчыган мәсьәләләрегез белән уртаклаша аласыз. Редакциябезнең телефоны: 272-42-17.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии