- 12.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №26 (7 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Хөрмәтле “Безнең гәҗит” редакциясе! Газетагызны беренче саныннан ук яратып укыйм, бик ошый. Киләчәктә дә шулай уңышлы гына эшләгез. Сезгә бер үтенечем бар иде. Президент Рөстәм Миңнеханов автобиографиясен яза алмассызмы икән? Тәслимә КӘРИМОВА. Алексеевск районы.
Гаиләсе: 1957 елның 1 мартында Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа. Рөстәмгә 6 яшь вакытта Миңнехановлар Байлар Сабасына күченә. Әтисе Нургали 1962-1990 елларда Саба урман хуҗалыгында җитәкче булып эшли. Хәзер абыйсы Рифкать ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсен җитәкли, ә энесе Рәис – Саба муниципаль район хакимияте башлыгы. Рөстәм Миңнехановның гаиләсе, ике улы бар.
Белеме: 1973 елда Саба урта мәктәбен “5”ле билгеләренә генә тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. “Ул бик үҗәт иде, автомобильләр белән бик кызыксынды. Лекциядән соң яныма килеп, өстәмә сораулар бирүен хәтерлим. Мин аларга машина ремонты дәресләрен укыттым”, – дип Президентның студент чагын искә ала югары уку йортының укыту-тәрбия эшләре буенча проректоры Хәсән Фәсхетдинов. Рөстәм Миңнеханов икенче югары белемен Мәскәү сәүдә институтының Казан филиалында ала. Фәнни дәрәҗәсе – икътисад фәннәре докторы.
Карьерасы: Укуын тәмамлагач, Сабага кайта, 1978нче елда “Авыл хуҗалыгы техникасы” берләшмәсендә инженер булып эшли башлый. 1980нче елдан Саба урман хуҗалыгы баш энергетигы, 1983нче елдан Саба райпо идарәсе рәисе урынбасары була. 1985нче елдан ул Арчада: башта район райпо идарәсе рәисе, аннан район башкарма комитеты рәисе, район хакимияте башлыгы беренче урынбасары. Ә 1993нче елда аны Биектау районы хакимияте башлыгы итеп куялар. 1996нчы елдан ул ТР финанс министры. Әлеге урында ике ел эшләгәннән соң, республика хакимиятен җитәкли.
Кызыксынуы – автоспорт. Рөстәм Миңнеханов әлеге төр буенча халыкара ярышларда, чемпионатларда даими катнаша. 2004 һәм 2005 елларда Европа чемпионатында өченче урын алуын спорт сөючеләр әле дә хәтерлидер. Ул – РФның атказанган спорт мастеры. Тагын бер кызыклы фактны онытып торам икән: Рөстәм Миннеханов вертолет белән дә иркен идарә итә.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА әзерләде.
20 ел үтүче көн
Русиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре тагын Казанга җыелды. 6-12 июльдә башкалада Татар яшьләре көннәре уза. Мондый чара инде XX тапкыр оештырыла. Быел анда 650дән артык кеше катнашырга теләк белдерсә дә, нибары 200енә генә рөхсәт бирелгән. Делегатлар “Регина” кунакханәсендә яшәячәк, язучылар, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашачак. Алар өчен шәһәр буйлап экскурсияләр, семинар-тренинг, “түгәрәк өстәл”ләр оештырылачак. “Программа һәр елны үзенчәлекле. Быел татар теле, тарих, дин, вокал, хореография буенча дәресләр дә укытылачак. Әлеге өлкәләрдә үзләрен таныткан шәхесләр тәҗрибәләре белән уртаклашыр дип уйлыйбыз”, – ди оештыручыларның берсе, “Идел” яшьләр үзәге хезмәткәре Ләйсән Төхвәтуллина.
Узган атнада “Татмедиа”да үткән матбугат конференциясендә Татар яшьләре көннәре хакында “Азатлык” радиосының Казан бюросы җитәкчесе Римзил Вәлиев, “Идел” яшьләр үзәге директоры Миләүшә Шәрәпова журналистлар белән сөйләште.
Миләүшә Шәрәпова:
– 20 ел элек узган Татар яшьләре көннәре белән бүгенгесе ничек аерыламы? Ул чорда, ягъни 90нчы елларда яшьләр икенче төрлерәк иде. Бауман урамы буйлап: “Азатлык!” – дип кычкырып йөргәннәрен хәтерлим әле. Бүгенге яшьләр басынкырак, үзләрен күпкә тыныч тота. Бәхеткәдерме, юкмы, белмим. Катнашучылар саны да төрлечә булды. Хәтта 30 гына делегат килгән ел да булды. Хәзер Татар яшьләре көннәрен үткәрү тәҗрибәбез җитәрлек. Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләренең бар проблемаларын да чагылдырырга тырышачакбыз.
Римзил Вәлиев:
– Татар яшьләре көннәренең максаты – халыкны пикетка чыгару түгел. Иҗтимагый тормышта катнашасы килгән, тырыш, башы эшләгән, актив кешене теләгенә ирешергә өйрәтәбез, монда аңа мөмкинлекләр ачыла. Массакүләм матбугат чаралары белән танышсыннар, яшьләр проблемаларын белсеннәр, закон проектлары әзерләргә өйрәнсеннәр, дибез. Яшьләр биредә көне-төне аралашып, бер гаилә булып яши. Әлеге чара үткәрелү нәтиҗәсендә, күп кенә татар иҗтимагый оешмалары барлыкка килде. Шушында танышып, өйләнешүче парлар да, уртак предприятие ачып җибәрүчеләр дә булды. Алар өчен дә сөенәбез, әлбәттә. 20 елдан соң нәрсә белән мактана алабыз соң? Хәзер Бөтендөнья татар конгрессы, Татар яшьләре форумы, “Үзебез” хәрәкәте бар. Татарстанда “Сәләт” лагере, Ялтада “Сөембикә варислары” конкурсы оештырыла. Ул вакытта татар дискотекасы дигән төшенчә дә юк иде бит. Шактый авыр, кризислы, корылыклы чорда Татар яшьләре көннәре оештыручыларга Ходай ярдәм итсен!
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Синоптик бабай
Быелгы җәй нәкъ кышны кабатлый. Берничә кешедән шушы сүзне ишеткәч, кышның һәрбер көнен дәфтәренә теркәп, җәй белән кыш охшашлыгын күзәтеп килгән Мортаза бабай белән дә әңгәмә корып алырга булдым. Ләкин ни кызганыч, Мортаза бабай инде ике ел әлеге эш белән шөгыльләнми икән. “Күзләрем начарайды шул, балам, язып барырлык хәлдә түгелмен инде”, – диде ул миңа.
1962-1977 елларда бригадир булып хезмәт куя Мортаза бабай. Ә бригадир эшенең хәйран катлаулы икәнен һәр кеше аңлыйдыр. Бигрәк тә җәйге чор авырлык тудыра. Ник дигәндә, чапкан печәнне атна буе яңгыр астында яткызасы килмәсә, аның кайчан явачагын чамалап тору кирәк. Ничек чамаларгамы? Менә шул чакта инде Мортаза бабай кышкы көннәрне дәфтәр битенә теркәп бара башлый. “Көннең ничек узуын гомуми генә язып куймадым. Иртән, көндез, кичен ниләр булган, кары яуса, күпме яуган, җил кай яктан искән – болар барысы да дәфтәремдә урын ала иде”, – диде. Июнь-декабрьгә, июль-гыйнварга, август-февральгә туры килә икән. Колхоз өчен генә түгел, язып барганнарының үзе өчен дә ярдәме зур була. Печән өсте дисеңме, көтү чираты булса да, кайчан яңгыр явасын белеп тору һич тә комачауламый. “Кайчакта авылдашлар да үзләренең көтү чираты ничек узачагын кызыксынып сорыйлар иде, аларга да язып барганнарымнан чыгып җавап бирдем. Кояшлы көн көтелсә: “Энем, сиңа бүген кояшлы көн эләкте, исән-сау гына йөреп кайтыгыз”, ә инде яңгыр яву ихтималы булса: “Сеңлем, үпкәләмә инде, бүген яңгыр көтелә бит әле, шулай да уңышлар сиңа”, – дип озата идем” – диде ул үткәннәрне искә алып.
Әңгәмәбез ахырында ул да язмам башындагы сүзләрне кабатлады: “Быелгы җәй, балам, кышның тач үзе инде. Явымы, көннең кызулыгы, хәтта искән җилләре дә кышны кабатлый.”
Гөлинә ГАЙНУЛЛИНА.
Саба районы, Бигәнәй авылы.
Ни булды сиңа, табигать?
“Азнакайның Үзәк почта һәм Социаль ярдәм идарәсе тирәсендәге урамнарда көн саен су сибеп торсалар да, чәчәкләр баш калкыта алмый. Язын утырткан куак-агачлар да үлеп бетте”, – ди пенсионер Эрнст Зәкиев, бу хәлгә борчылып. Коммуналь хуҗалык су җиткерә алмый, шуңа күрә агачларга су сибүдән бөтенләй туктаганнар. Монда эшләүче ханым да: “Безгә чәчәкләргә генә сибәргә кушалар”, – ди. Социаль ярдәм идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнур Дәминова һәм идарә хезмәткәре Фәүзия Бакирова да тәрәзә аша күренгән ямьсез манзарага чарасыз булуларын белдерәләр. “Шулай инде, су җитмәгәч, мин өйдә дә кыяр-помидордан башка әйбергә су сибә алмыйм”, – ди Гөлнур Мәгъфүровна.
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,
ТР һәм РФ журналистлар берлеге әгъзасы.
Чираттагы алдану
Сайлаучы, салым түләүче, кем өчендер ил байлыгын җитештерүче халыкны соңгы 20 елда аңгырайту хакында радио, телевидение роле турында язгалый башласалар да, һаман да шул тәбедәге ялганчы сыр исенә алдануны дәвам итәбез. Халык теләген “искә алып” дип, автотранспортка салымны бензин хакына өстәү турында да язгалый башладылар. Тиздән моны телевизордан да сөйли башлаячаклар. Гаражларында берничә зур егәрле машина тотучы депутатлар, төкерекләрен чәчә-чәчә бу вакыйганы “Бердәм Русия”нең зур казанышы дип, аның халык өчен кайгыртучанлыгы дип сөйләячәкләр дә законын да кабул итеп куячаклар. Халык шуны да аңламас микән: бу бит чираттагы ялган, бу – олигархлар белән пенсионерлар салымын тигезләү.
Мондый закон нигә файдалы? Кемнең берничә машинасы булып та, үз кесәсеннән бер литр да ягулык алмаучы адәмнәргә генә файдалы бит… Ә миңа, “Москвич”лы пенсионерга, бу закон – чираттагы алдау. 100 чакрымга литры 25 сумлык 12 литр бензин кирәк. Тагын шул 25 сумга салым хисабыннан 15-20 сум өстәп тә куйсалар, мин берьеллык салымны (500 сум тирәсе) бер атнада “ашап” бетерәм бит. Автобусларга, таксига, авыл хуҗалыгы техникасын арендалауга һәм башкаларга түләү бермә-бер артачак дигән сүз бу. Ә бөтен нәсел-ырулары белән хөкүмәт, ягъни безнең, хисапка “служебный” машиналарда типтерүчеләр типтерүен дәвам итәчәк…
Урынлы сорау туа, бу “Бөтен Русия” партиясе әгъзаларының вөҗдан, дигән тойгылары калмады микәнни? Аларның күбесе, шул исәптән оештыручылары да КПССта зур урын тоткан кешеләр бит әле. Менә нинди туймас тамаклы җитәкчеләр кул астында төзегәнбез икән без коммунизмны?! Ә хәзер шул ук адәмнәр җитәкчелегендә капитализм төзибез. Кризис дип зарлансалар да, миллионерлар саны артып тора. Тик менә нишләптер, бу исемнәрне халыктан яшергән (әллә әзрәк оялалар да микән) миллионерлар ил байлыгына гына риза түгел, һаман минем кесәдән мескен пенсия калдыгын каезлыйлар… Күңел ышанмый: бу адәмнәр коммунизмны юкка чыгарган кебек, капитализмны да юкка чыгарыр. Таларлар-таларлар да каядыр чит илләргә качып бетәрләр төсле. Дөрес булса, хәзер үк Лондонда 200 меңгә якын русияле яши, ди, бит… Аларның анда хәер сорашып йөрүенә ышанасы килми.
Фоат МИФТАХОВ.
Түбән Кама шәһәре.
Русиядә кандала үрчи
Русиялеләр серле рәвештә юкка чыккан йорт тараканнарыннан башка тынычлап озак яши алмады. Мәскәүдә фатирларда, тулай торакларда, больницаларда бүген кандала үрчи. Мәскәү шәһәре дезинфекция үзәге баш табибы урынбасары Наталья Лованук сүзләренчә, хәл торган саен киеренкеләнә. Социаль проблемалар, кешеләрнең авыр яшәү шартлары хәлне тагын да кискенләштерә.
Кандала караңгы, җылы урыннарны үз итә. Җиһаз ярыкларында, киемдә һәм урын-җирдә посып ята. Төнлә ауга чыга. Ул кеше һәм хайваннар каны белән туклана. Аны механик һәм химик ысуллар белән юкка чыгару кыен. Популяр булган дихлофос һәм башка препаратлар аларны үтерми. Бөҗәкләрне юк итү өчен, бөтен бинаны, йортны карбофос яисә башка көчле препарат белән эшкәртергә кирәк. Шул чагында гына аннан котылып була.
И. Хәкимов
Без булдырабыз!
Хак сүз: без булдырабыз.
Үстерәбез. Корабыз.
Баеганны куәтләп,
Дога кылып торабыз.
Үзебездә эшләнгән
Әйбергә арта хөрмәт.
Иң соңгы казанышны
Йөрмибез читтән эзләп.
Ниһаять, җитештергән
Товарга йөз борабыз.
Тайпылмасак шул юлдан,
Әлбәттә, булдырабыз!
Кадрия САМАТОВА.
Актаныш районы, Уразай авылы.
Комментарии