Шәмәрдәндә бар да яхшы

Шәмәрдәндә бер-бер яман хәл килеп чыкса, матбугатта аның төгәл адресы җәһәт тәгаенләнә. Элегрәк булган хәл, Казаннан бистәбезгә үз тәртипләрен урнаштыру ниятендә килгән бер төркем кораллы рэкетирларның утлы каршылыкка тарулары турында, матбугатта шаулаганнар иде… Күптән түгел, урманга карап торучы урамга ял итәргә чыккан гаилә парының пычактан гомерләре өзелү турындагы язма да янә бистәбезнең «данын» җетеләтә төште. Җәлил хәзрәтебез дә, Балтачта, мөселманча узган туй мәҗлесендә минем кызымнан, «Шәмәрдәннән», дигән җавап ишеткәч:

– Анда бит иң әйбәт дигән кеше дә өч кешене җан-тәслим кылган була, диләр, ничек курыкмый яшисез? – дип борчылуын юкка гына белдермәгәндер. Матбугат тарафыннан бер яклырак стереотип образ тудыру аны шундый гомумиләштерүгә этәргән булса кирәк.

Кыскасы, Шәмәрдән бистәсе җөмһүрият басмаларында үзендә булган негатив, хәвефле хәлләр һәм фактлар фонында гына яктыртыла, ә казанышларыбызны тәфсилләү район дәрәҗәсендәгеләр җилкәсенә генә төшә. Мисал өчен, узган ел стендка ату буенча дөнья чемпионы, ә быел Мороккода Гран-при яулаган Шәмәрдән кызы Зилә Батыршинаны матбугат чараларында башта «татарстанка» (татарстанлы) дип хәбәр иттеләр, берсендә «из Сабов»(Сабадан) дип, районыбызны телгә алдылар, рәхмәт яугырлары, ә кызга канат куйган Шәмәрдән бистәсе бөтенләй онытылып калды. Рәхмәт «Безнең гәҗит»кә, Африкада эчәр суга тилмереп яшәүче мазлумнарга кое казытуны нәкъ менә Шәмәрдән мөселманнары хәл итүе хакында, игелекне раслаучы фото да куеп ул ачыклык кертте… Бүген исә бистәдәш мөселманнар ул материкта тагын бер кое казыту хәстәрендә.

Зилә Батыршинаның зур спортка кереп китүенә танышым Раил «гаепле». Нинди генә һөнәрләр белән шөгыльләнми ул. Раил белән аз гына вакыт бер оешмада эшләдек. Аннары ул, окладта утыру кызык түгел, дип, дәрәҗәле магистраль газүткәргечләр идарәсеннән китеп барды… Менә шул тынгы белмәс җан Сабада эшләүче тренер белән танышкан да, улы Салават белән кызы Диананы район үзәгенә йөртергә булган. Диананың иптәш кызы Зилә Батыршинаны да иярткәннәр… Һәм озак та үтми Зилә баш әйләндергеч уңышлар яулый башлый. Раилнең улы Салават та югалып калмаган, спорт мастеры нормасын үтәп, үзенә югары уку йортына юл ачкан… Шәмәрдәнлеләрнең спорттагы казанышлары болар белән генә чикләнми. Фәнил Каюмовның волейбол буенча Европа чемпионы булуы, аның әтисе белән дә бер оешмада эшләгәнлегебез турында язган идем шикелле… Башка өлкәләрдә, юнәлешләрдә дә безнекеләр сынатмый.

Зилә дигәннән, әниемнең туганнан туган сеңлесе Шәмәрдән мәктәбе укытучысы Зилә апабызны барыбыз да бик ярата идек, юк кына чирдән – сукыр эчәгесе кабарып, вакытында тиешле ярдәмгә тиенмәү сәбәпле гомере өзелде. Мәрхүмә апабызны юксынганга байтак туганнарыбызның кыз балалары, шул чуттан минеке дә, Зилә исемле булып куйды. Зилә апабызның оныгы Рөстәм исә үз кызына, Зиләләр артык күпкә киткәч, Зилия дигән исем сайлады. Берничә ел Созвездие-Йолдызлыкта җиңү яулаган Шәмәрдән кызы Зилия Вафина (интернетта аның чыгышлары белән танышып була-Р.З.) Мәскәүнең ГИТИСына узган ел беренче талпынышта ук кабул ителде. Тагын кайда, кем бар икән әле Татарстанда андый югарылыкка ирешүчеләр? Зилә апабызның оныгы Динар исә АКШка барып урнашып, өч катлы йортка тиенде, әти-әниләренә ел саен билетлар юллап, үзенә алдырып кунак итә, татар кызына өйләнде, инде өченче балалары туган. Алай да әти-әниләре Айдар белән Халидәнең АКШны ураулары узган ел калып торды, чөнки хаҗга барып кайттылар. Хаҗ дигәннән, узган елдагы сыман, быел да анда дистәдән артык бистәдәшебез барырга җыена иде, коронавирус афәте аркылы төшеп маташа…

Автоматика белгече – хезмәттәшем Мөнир улы Ирек Кәримов та АКШта төпләнеп, әти-әнисе белән Испаниядә күрешүне оештыруы бистәдәшләр күңеленә хуш килде… АКШ дигәннән, әниемнең Салих абыйсының оныгы Әлфия апабыз, ә ул танылган журналист Әмин Раков кызы, озак еллар Гарвард университетында укыткан булып чыкты… Моны кызым Зилә очраклы рәвештә Наилә Ракова белән Истанбул каласында танышып, үзе һәм безнең өчен ачыш ясады… Элеккеге күршем, үз тракторы белән бакчабызны эшкәрткәләгән Зиннурның Мәскәүдә яшәүче кызының туе Босфорда яхтада узган иде. Кияү исә Мәскәүдә эшләүче төрек егете булып чыкты. Туйда яңгыраган чыгышлардан истәлеклерәге: «Төркиянең иң бай, иң уңышлы, иң атаклы бизнесменнары – Кайсери шәһәре тумалары; Кайсеридә балаларны җиде яшьтән тугызгача сәүдә эшенә җәлеп итәләр һәм бала әлеге тармак буенча уңышка ирешмәгән тәкъдирдә, «моннан рәт чыкмады инде», дип төрле фәннәр буенча укуын дәвам иттерүне кайгырталар. Менә мин шундыйлар рәтеннән инде…» Шулай дип үзе турында мәгълүмат бирде Зиннур әфәнденең төрек кодасы – Төркиянең элеккеге мәгариф министры…

Кайчандыр радио-телевидениедә затлы алып баручылардан булып, чыгышы белән Шәмәрдән кызы Наилә ханым Ногманованың ягымлылыгы белән аерылып торуын да искә алу артык булмас сыман… Озын сүзнең кыскасы, уңышка омтылыш җәһәтеннән караганда шәмәрдәнлеләр Кайсери каласыныкыларга тарткан. Ягъни, тынгысыз һәм максатчан. Казанда иң атаклы татар гимназиясен җитәкләүче Камәрия Зиннур кызының бертуган сеңлесе Инзира ханым да Шәмәрдәндә яши, байтак еллар балалар бакчасында балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләде…

Урман куенындагы бистәбездә күп катлы йортлар, биналар арта тора, урамнар да төзек, юллар да яхшы, һәм елдан-ел уңай үзгәрешләр күңелләрне хушлый. Казанга барыйм дисәң, электричкалар өзлексез йөреп тора. Тиздән мул сулы плотина кырында бүленгән биләмә читендә ком ташып, җиһазлар корып, үз пляжыбыз булырга тора. Коронавирус афәте аркасында битлек кию мәҗбүрияте генә бистәдәшләремнең якты йөзләрен каплый төште соңгы араларда. Ә калганы, Зилия Вафинага җиңү китергән, тәүге тапкыр мәшһүр Леонид Утесов башкарган гүзәл маркиза турындагы җырдагыча, бар да әйбәт, бар да яхшы…

Рөстәм ЗАРИПОВ,

Шәмәрдән бистәсе

Шәмәрдәндә бар да яхшы, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии