Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

БЕЛЕМЛЕ, ИМАНЛЫ КЕШЕ ПЫЧРАК АТМЫЙ УЛ…

«Безнең гәҗит»нең 16нчы санында (28нче апрель, 2021 ел) басылган Илфат Фәйзрахмановның «Мин ришвәтче дә, лакей да түгел» дигән язмасын укыгач, шалтыратырга булдым. Азнакай районыннан Фәндәс белән Рөстәм иптәшләргә җавап бирәсем килә иде.

Әйтәсе килгән сүзем шул. Гәҗитнең 12 меңнән артык укучысы бар. Һәрберсенең үз фикере, әйтер сүзе, әлбәттә. Мин һәрдаим сезне «исән йөрсәләр ярар иде, курыкмыйча, ничек кыю язалар бит» дип, шаккатып, һәр язмагызны хәрефенә кадәр укып бетермичә «Безнең гәҗит»не куймыйм. 74 яшьлек әби инде мин. Шул кадәр әрнедем, рәнҗедем сезгә гаеп тагучы шушы кешеләргә. Иманнары юк икән аларның. Белемле, иманлы кеше андый пычрак атмый ул Илфат Фәйзрахмановка.

Безнең арадагы гәҗит укучылар да шул чаклы нәфрәтләнделәр аларга. Нинди кешеләр икән алар, ничек җир йотмый микән аларны, диләр. Мин аларның үзләренә дә шалтыраттым, ләкин бик тыңлап тормадылар. Рамазан аенда кешегә шундый пычрак ату – зур гөнаһ бит! Без һәрвакыт сезнең өчен догада. Берүк исән-сау йөрегез, бәгырькәйләрем! Рәхмәт, булуыгыз өчен, курыкмыйча шундый мәкаләләр язуыгыз өчен. Аллаһы тәгалә саклап йөртсен сезне! Илфат Фәйзрахмановка ныклы сәламәтлек, берүк бу чүп-чар сүзләргә игътибар итмәсен. Җүнле кешеләр бервакытта да андый сүз сөйләми.

Рәзинә НУРЕТДИНОВА,

Ютазы районы, Әбсәлам авылы

НИКАХЛАШУ БАЛДАГЫ ЮГАЛСА, НИ ЭШЛӘРГӘ ИКӘН?

Минем Җәлил хәзрәт Фазлыевка бер соравым бар иде. Оныгым никахлашып кияүгә чыгып яши башлавына ун ел булды менә. Ике бала үстерәләр. Күптән түгел оныгым никахлашкан балдагын югалтты. Имеш, никахлашкан балдакны югалтырга ярамый. Нәрсә эшләргә икән инде? Җәлил хәзрәт берәр киңәш бирә алмасмы?

Исемемне күрсәтмәгез инде, зинһар! Дәү әни дип кенә куегыз, Алексеевск бистәсеннән

Редакциядән: Без, әлбәттә инде, укучыбызның соравын Җәлил хәзрәт Фазлыевка җиткердек.

– Шәригатьтә никах балдагы дигән төшенчә бөтенләй юк ул. Шуңа күрә бер дә борчылмагыз. Хафага төшеп, берни дә эшләргә кирәкми, – дип җавап бирде Җәлил хәзрәт.

ЛАЕКЛЫ МИЛЛӘТТӘШЛӘРЕБЕЗГӘ КАЙЧАН ҺӘЙКӘЛЛӘР КУЕЛЫР?

«Безнең гәҗит»нең 16нчы санында (28нче апрель, 2021 ел) «Корылыкка сылтап калдырылган ачлыкның төп сәбәбе нәрсә булган» дигән мәкалә басылып чыкты. Ул бик тирән эчтәлекле, гыйбрәтле. Аңа битараф калу мөмкин түгел. Анда яңа оешкан ТАССР хөкүмәте башлыгы Сәхипгәрәй Сәетгалиевның кешеләр ачлыктан кырылганда үз халкына хыянәт итүе турында бара. Сәетгалиев Мәскәү каршында яхшы булып күренергә тырыша. Ул үз халкын ач үлемгә дучар итеп, республикадагы барлык азык-төлекне талатып бетертә. Урамнарда ачлыктан үлгән кеше мәетләре аунап ятканда, ул туй ясап, бәйрәм итә.

Тәкъдимем шул: Казан шәһәрендә аның исемен йөрткән урам һәм мәдәният сарае милләтебез өчен хезмәт иткән башка лаеклы шәхесебез исеме белән аталса, күпкә күңелгә хуш килер иде. Хәзерге вакытта татар халкын юк итүгә, чукындыруга, үтерүгә күп көч куйганнарга – Иван Грозныйга, Ермакка, Петр I, Екатерина II, татарны эткә тиңләгән Марина Цветаевага һәйкәлләр бар. Шул ук вакытта, милләтебез алга китсен өчен ут йотып йөргән күп кенә шәхесләр искә дә алынмый. Аларга кайчан һәйкәлләр куелыр икән?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ГӘҖИТТӘ ЯЗЫЛГАННАРНЫҢ БАРЫСЫ ДА ДӨРЕС

«Безнең гәҗит»не укып утырам. Анда ачлык вакыты турында язылган. Күңелемә шул чаклы тиде. (Елый…) Миңа хәзер 71 яшь була. Әнием шул 1921нче елгы ачлыклар турында сөйли торган иде. Ул Арча Янәшәсендәге Күкчә Бирәзә дигән авылдан. 1912нче елда гаиләдә унынчы бала булып туган. Аңарчы туган балаларның барысы да малайлар. Ә ул вакытларда ир балаларга җир бирелгән бит. Әниләрнең имана җирләре шактый җыелган. Шунлыктан тормышлары да, башка авылдашларныкы белән чагыштырганда, хәллерәк булган. Ачлык котырган елларда әнигә 8-9 яшь булган. «Авылдашларның кайсының чәчәргә орлыклары беткән була, кемнең ашарына берни калмый, балалары ачлыктан шешенә башлый. Шуларга әткәй гел ярдәм итәргә тырыша иде. Чәчәргә орлык биреп тора. Аны күбесе кире кайтарып та бирә алмады инде. Дога кылырсыз, дип әйтә иде әти. Ачлыктан интегүчеләргә азык-төлек илтеп бирә идек. Еш кына кәрҗингә тутырылган ашамлыкны илтергә мине җибәрә иде әткәй», – дип искә ала иде әни. Күрше авылларда балалар югала башлагач кына, әнине урамга чыгармый башлаганнар. Анда да әтисенә, ягъни бабайга кешеләр килеп әйткән, нигә кызыңны йөртәсең азык таратырга, кешеләр югала башлады бит. Ә синең кызың таза матур, дип… Гәҗиттә язылганнарның барысы да дөрес, булган хәлләр алар.

Бабайның берничә аты була. Совет власте берсен генә калдырып, башка атларны тартып алган. Ә ачлык вакыты җиткәч, бабай шул соңгы атын суеп, итен барлык авыл халкына тараткан.

Менә хәзер Сәхипгәрәй Сәетгалиев турында укып утырам. Ялгышмасам, Казанда аның исемендә урам да бир бит. Ничек шул оятсызның исемен бирделәр икән?

Суфия ҖИҺАНШИНА,

Түбән Кама шәһәре

ЯЛА ЯГУЧЫЛАРГА ИГЪТИБАР ИТМӘСЕН ИДЕ…

Кайбер очракларда мәкаләләрдә Ходай дигән сүз язасыз. Алай язу дөрес түгел, Аллаһы Тәгаләгә кушамат тагу сыман килеп чыга. «Ходай» сүзен кулланмаска киңәш итәм. Ә тулаем алганда, гәҗитегез бик әйбәт: гадел, кыю. Һәр санын яратып укып барам. Соңгы саннарның берсендә Илфат Фәйзрахмановны «ришвәтче» дип гаепләүләре турында язылган иде. Исем-акылым китте! Ришвәтче булса, шундый туры сүзле гәҗит чыгарып булыр идеме икән? Көнләшүчеләр, сатлык җаннар була инде ул. Илфат әфәнде андый яла ягучыларга игътибар итмәсен иде. Ул шул чаклы чиста күңелле кеше, телевидениедә эшләгәндә дә гел яратып карый идем. Сәламәтлек, иҗат уңышлары телим үзенә.

Минаҗетдин хәзрәт СӘЙФЕТДИНОВ,

Нурлат районы, Түбән Нурлат авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда алдан вакытын килешеп очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии