Китаплы төн

Китаплы төн

Күбегезнең әле китапханәләрдә генә үтә торган «Библиотөн» хакында ишеткәнегез булмагандыр?! Ә безнең китап укырга яратучы дуслар бу чара турында хәбәрдар. Алар бу көнне бик зарыгып көтә.

Район балалар китапханәсендә бишенче тапкыр үткәрелеп килүче «Библиотөн» быел Татарстанда һәм Русиядә экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышлап үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре бу чарага алдан ук бик яхшылап әзерләнде: матбугат чараларына белдерү бирү, үзенчәлекле сценарий төзү, бәйрәм залын матурлап бизәү – һәрберсе балаларны китапханәгә тарту, аларны кызыксындыру өчен эшләнелде.

21нче апрель кичендә Кукмара балалар китапханәсендә үзгә бер җанлылык сизелде. Әлеге чарада катнашучылар арасында олысы да, кечесе дә бар иде. Бәйрәм кичәсе балаларга мастер-класс күрсәтүдән башланып китте. Килгән кунакларны сәнгать мәктәбе укучылары табигый материаллар (ташлар, кабырчыклар һ.б.) ярдәмендә кошлар, балыклар, җәнлекләр ясау серләренә төшендерде.

Киләсе тукталышта балалар табигать буенча булган белемнәрен барлады. Китапханәче Гөлфия Хафизова төсле презентация ярдәмендә аларны уен иленә дәште.

Изображение удалено.Изображение удалено.

Сәнгать мәктәбенең театр бүлегенә йөрүче балалар килгән тамашачыга «Гөмбә тарихы» әкиятен күрсәтте. Кечкенә артистлар катнашында куелган күренешләр укучылар өчен файдалы булгандыр дип ышанасы килә. Чөнки күп бала табигатьтә үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен аңлап бетерми. Шуңа күрә китапханәчеләр китап битләреннән алынган әсәрләрне балаларга сәхнәдә куеп күрсәтү яклы. Болай эшләгәндә бала мөһим кагыйдәләрне тизрәк исендә калдыра.

Моннан тыш, чарага килгән балалар табигать белән бәйле китап күргәзмәсе белән танышты, мультфильмнар карады, рәхәтләнеп биеде, җырлады, аралашты.

«Библиотөн» тагын шул ягы белән үзенчәлекле: әлеге чара районда гына түгел, ә барлык авылларда да үткәрелә. Авыл китапханәчеләре дә кичке якта үз китап укучыларын маҗаралы, кызыклы кичәгә чакырып, һәр укучының күңелен күрә белә.

2017нче елның мавыктыргыч, сихри «Библиотөне» дә сизелми үтеп китте. Минемчә, китапханә чаралары балаларга уңай тәэсир итә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, туган үскән җиргә мәхәббәт тәрбияли.

Илзия ХАРИСОВА,

Кукмара үзәк китапханәсенең

 балалар белән эшләү бүлеге методисты

Комментарии