- 12.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №18 (11 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Татарстан Республикасы Биектау районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинга сезнең газета аша мөрәҗәгать итеп карарга булдым, чөнки шәхсән үзләренә юлланган хатка район хакимияте җавап биреп «вакланмады».
Рөстәм Галиулла улы! Сез җитәкләгән район үзәгендә сәер генә «ООО ЭКО-ФУД» исемле оешма эшли икән. Аңлавымча, бу – әзер ярмаларны янчыкларга тутырып, катыргы тартмаларга салып табыш алучы коллектив. Тартма тышында әкәмәт зур корсаклы урыс карты рәсеме ясалган. Анда «Сытое царство» дигән сүз дә бар. Күрәсең, сурәттәге кеше шул патшалыкның патшасыдыр. Күңел өчен генә булса да, тартма тышында бер татарча сүз дә юк. «Крупа полбяная» дигән язу янына «Борай ярмасы» дип язылса, дәүләт теленә хөрмәт, татар халкына ихтирам, Биектауга дәрәҗә булыр иде, югыйсә. Сатып алучылар күбәер иде.
Борай – татар халкының яраткан азыгы. Ләкин аны хәзер республиканың 2-3 районы гына игә. Шул исәптә – Кукмара. Бу район җитәкчеләре мөхтәрәм кунакларны борай бәлеше белән сыйлап җибәрә.
Кукмарада «ООО Партнер» исемле оешма бу ярмаларны тартмаларга тутырып сатуга чыгара икән. Казанның бер кибетендә күргәч, бик шатланып алган идем. Ләкин тартма тышлыгында «Крупа полба дробленная» дигән сүзне һәм урысча язган башка аңлатмаларны укыгач, кәефем китте. Татарстанда татарлар үстереп эшкәртеп чыгарган ризык тартмасында ник бер татарча сүз булсын. Әгәр шунда «Борай ярмасы» дип язсагыз Кукмара районының дәрәҗәсе артыр дип куркасызмы?! Әллә соң татарчасын белмисезме?! Кукмара районы башлыгы Равил Шәйдәүләт улы Рәхмәтуллинга да бу хакта язган идем, әмма алар да хатка җавап бирмәде.
Дәүләт теленең тиешенчә кулланылмавына борчылып, Мидхәт ШАКИРҖАНОВ.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сугыш һәм хезмәт ветераны, КамАЗ төзелеше ударнигы.
Казан шәһәре.
Комментарии