Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

НИШЛӘП БЕЗДӘ ЮК?

Сугыш чоры балаларына акча түләү турында закон бездә нишләп юк ул?

Миңнехан ГАЛӘВЕТДИНОВ,

Спас районы

Бу темага бик күп яздык инде. Сугыш чоры балаларына акча түләү турында федераль закон юк. Шулай булса да, төбәкләр үз кануннарын булдыра, үз бюджетларыннан түләүләр билгели ала. 41 төбәктә сугыш чоры баласы статусы һәм аларга билгеле бер льготалар, түләүләр кертелгән. Татарстанның күрше-тирәсендә – Киров, Удмуртия, Чувашия, Башкортстан, Мордовия, Оренбург, Самара, Ульянда мондый статус бар. Ә Татарстан җитәкчеләре, федераль закон булмый торып, бернәрсә эшли алмыйбыз, дип җилкә сикертә. Җирле КПРФ фракциясе тәкъдиме белән, Дәүләт Советы 2016нчы елда ДәүДумага сугыш чоры балалары турында закон проекты җибәреп караган иде. Аны кире кактылар. 2021нче ел азагында җирле ЛДПР вәкиле Эдуард Шәрәфиев шундый ук закон проекты әзерләде. Тик ул Дәүләт Советыннан да узмады.

ХАЛЫКНЫ УЙЛАУ ЮК...

Русия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары игътибарына. 80 яшьтән узган кешеләрне нигә ярдыралар икән? Күптән түгел минем хатыным үлде. 11 ел инсульт белән авырды, беренче төркем инвалид, авыру тарихы бер китап калынлыгы иде. 84 яшендә вафат булды. Шуны ярдырырга диләр. Бик авыр хәл бит инде бу. Машина юк, 250 км барырга кирәк. Инде исән чакта күргәннәре дә җитәрлек бит сугыш чоры балаларының. Шушы хәсрәт-кайгылардан соң үземә дә больницага кереп ятарга туры килде. Бу депутатларның халык өчен бер файдасы да юк. Пенсиягә чыгу яшен арттырып куйдылар. Дума депутаты Фәррахов: «Мин моны кулай күрәм», – дип мактанып сөйләде. 450 мең сум хезмәт хакы алалар. Халык кайгысы калмый. 2022нче елда иртәгә уразага керәбез дигән көннәрдә Татарстанда аракыны иртәнге 8дән сатарга ярый торган итеп куйдылар. Анда бит хатын-кыз депутатлар да бар иде югыйсә.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

МОНДЫЙ ЗАКОН БУЛАМЫНИ?!

Чүпкә түләү турында кешеләрнең фикерен беләсем килә. Бу сорау да түгел, законын да аңлатып язарга кирәкми – барысын да беләм мин. Гаделсезлеккә түзә алмаганнан бүлешүем, башкаларның да фикерен белергә теләвем.

Мин Чаллыда фатирда яшим, җәй көне авылга кайтып торам. Авылда да чүп чыгарганга түләргә кушалар, шәһәрдә дә түлим. Бу бит дөрес түгел. Авыл җирлегеннән белешмә сорасаң, бирмиләр, Казан бирергә кушмый, диләр. Янәсе мин үзем авылга кайтып киткәч, фатирыма кеше кертеп калдырам, анда ничә кеше яшәгәнен белә алмыйлар, шуңа күрә чүпкә мәҗбүри түләттерәләр икән. Тик минем өем буш тора, бер грамм да чүп чыкмый. Өй өчен мин болай да салым түлим. Яшәмәгән өйдән чүп чыгарган өчен дә түләргә кирәк. Мондый закон буламыни?! Чаллыда ЖЭКка гариза калдырдым, миңа «перерасчет» ясагыз, мин җәйгә чыккач авылда торачакмын, дидем. Алар ул гаризаны алмадылар. Дөрес түгел, диләр. Ничек депутатлар мондый закон кабул иттеләр икән, оятсызлар! Кайда дөреслек, кайда мантыйк?!

АСИЯ,

Чаллы шәһәре

МӨСЕЛМАННАР УЙЛАНСЫННАР ИДЕ...

Башка төбәкләр белән беррәттән, Татарстан Республикасында да күренекле шәхесләрне лаеклы ялга төрле дәүләт бүләкләре биреп озаталар. Шунысы гаҗәпләндерә: мөселманнарга тәре сурәте төшкән орден-медальләр бирү гадәткә керде. Татарстанда һәм мөселманнар яшәгән башка төбәкләрдә андый орден-медальләрне гадәттә алмыйлар. Мәсәлән, үз вакытында Татарстанның баш казые Габделхак хәзрәт Саматов андый дәүләт бүләген алмады. 1917нче елга кадәр патша хөкүмәте тәре сурәте төшкән орден-медальләрне мөселманнарга бирмәгән. Хөрмәтле мөселманнар! Тәре сурәте төшкән орден-медальләрне алмавыгыз хәерлерәк булыр.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии