Кеше күрке киемдер…

Кеше күрке киемдер…

Түбән Шүләнгер авылы хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы 2016нчы елның көзендә оешкан иде. Оешманың эшен оештыруда бөтендөнья татар конгрессы «Ак калфак» татар хатын-кызларының Мамадыш районы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Розалия ханым һәм район күләмендә авыллардагы «Ак калфак» оешмаларының эшен җитәкләүче Рәйсә ханымнарның да ярдәмнәре зур булды.

Авылыбыз хатын-кызлары да, сөбханалла, нинди файдалы эшләр оештырып булыр икән, дигән сорау куйсаң, мең төрле игелекле эш табып, эшләп куялар. Әле менә кышкы озын кичләрдә, йөрәк кайнарлыгын кушып, күз нурларын сибеп, милли бизәкләр белән сөлгеләр чигелде. Скрипкачы Динә Закирова үрнәгендә һәр аккалфаклы үзенә, оныкларына, дусларына, туганнарына калфаклар тегеп бизәде һәм бүләк итте. Бердәмлектә шул көч. Хатын-кызларыбызның бергә җыелуында, вакытларын файдалы итеп оештыруда авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Эльвира Тәфкил кызының, Рузия Әхмәт кызының, китапханәче Раушания Маннур кызының да өлешләре бик зур. Алар матур, тәрбияви эчтәлекле кичәләр, әдәби чаралар үткәрәләр. Мәдәният йортына балалардан башлап әби-бабайларга кадәр теләп йөриләр. Шундый бәйрәмнәрнең әле яңа гына узганында «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары тамашачыларны шаккаттырды: алар сәхнәгә милли татар күлмәкләреннән чыкты. Бәби итәкле күлмәкләр, бизәкле алъяпкычлар, килешле калфаклар кигән әниләр-апалар чыгышын һәркем яратып, сокланып кабул итте һәм көчле алкышларга күмде.

Үз куллары белән тегеп бизәгән киемнәр бит алар. Түбән Шүләнгер авыл җирлеге җитәкчесе Елизавета Михайловнаның тукыма алырга булышуы, оста тегүче авылдашларыбыз Ясминә Мансур кызы һәм Әлфинә Ибраһим кызларының фантазияләре белән мәдәният йорты 17 милли күлмәккә баеды. Форсаттан файдаланып, шушы киемнәрне булдыруда өлеше керткән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

«Кеше күрке киемдер», дип юкка гына әйтмәгән ул борынгылар. Бу матур күлмәкләрдә татар хатын- кызларының тыйнаклыгы да, тәрбиялелеге дә, яшьләргә матур үрнәге дә – барысы да берләшкән.

Киләчәктә дә милли киемнәребезгә тузан кундырмыйча, кер тидермичә, Җиңү бәйрәмен каршыларга, халкыбызның йөзек кашы булган милли бәйрәмебез Сабантуйда авылдашларыбыз белән очрашырга, күңелле ял итәргә насыйп булсын.

«Ак калфак» әгъзасы Нурфия ГЫЙЛӘҖЕВА,

Мамадыш районы, Түбән Шүләнгер авылы

Комментарии