Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЙӨРӘК ЯНУЫМ БАСЫЛЫРМЫ?

Минем йөрәк януларымны баса алмассызмы икән? Сарман районында яшәүче Альбина исемле бертуган сеңлемне үпкәләттем бугай… Шалтыраткач, телефонын алмый, үзе дә кире шалтыратмый. Талашмадык та югыйсә. 29нчы март көнне шалтыраткан идем, бер сүземә үпкәләде дә телефонын куйды. Вакытсыз шалтыраттым бугай, бәлки гаиләләрендә тавыш булгандыр, үпкәләде инде шуңа. Ул сезнең газетаны укый, мине гафу итсен, шалтыратсын иде. Бәлки, йөрәк януларым басылыр…

Исемемне Роза ханым дип кенә куегыз,

Зәй районы

РЕДАКЦИЯДӘН. Сарман районында яшәүче Альбина ханым! «Безнең гәҗит» аша гафу үтенгән апагызны кичерерсез, дип ышанабыз. Апа белән сеңелләрне бер тамырдан үскән гөлләр белән чагыштырулары юкка гына түгел. Бертуганың гына сине нинди кимчелекләрең булса да ярата, гаепләреңне дә кичерә, авыр чакларыңда чын күңелдән ярдәм кулын суза. Шуңа күрә, сезнең арада булган аңлашылмаучанлык җайлансын иде дигән теләктә калабыз.

СОРАВЫГЫЗГА ҖАВАП БИРӘМ…

Соңгы арада Тукай бүләген кемгә бирерләр дигән бәхәсләр бара. Минем фикерем шул – бу бүләк Тукайның дәрәҗәсен төшермичә, ел саен ике генә кешегә бирелсен иде. 500 мең сум бик күп акча бит. Бу бүләкне халык өчен җанын-тәнен кызганмыйча хезмәт итеп, ачлык игълан итеп, күпме сәламәтлеген югалткан язучы Фәүзия Бәйрәмовага бирергә кирәк дип саныйм мин. Әгәр комиссия дөрес нәтиҗә ясаса, аңа бирергә тиешләр. Халык өчен янып торган андый шәхесләр икәү генә булды Татарстанда, берсе мәрхүм Туфан Миңнуллин булса, икенчесе – Фәүзия Бәйрәмова!

Тагын бер сүзем бар: шушы сәхифәдә (№12, 23 март, 2016) Казаннан Гөлдания Әхмәдуллина, Вагыйз Минһаҗев турында ниндирәк некролог язарлар икән киләчәктә, дип сорау биргән иде. Мин аның соравына җавап бирәм. «Үзенең исем-фамилиясеннән ВАМИН дигән оешма ясап, ярты Татарстанны кул астына алып, банкротлыкка чыгарды һәм бик күп коллективларны бәхетсезлеккә китерде. Хезмәт хаклары түләмичә халыкны азаплады. Вагыйз Минһаҗев турында үзеннән соң да бик күп сөйләрләр», – дип язарлар, мөгаен.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

КАЙНАР НОКТАДА ХЕЗМӘТ ИТСӘҢ, НӘРСӘ БИРӘЛӘР?

Минем улым Нияз Вәлиев 2002-2004нче елларда Дагстанда хезмәт итте. Кайнар нокталар дип санала бит инде бу җирләр, менә шушында хезмәт иткәннәргә ташламалар бар дип, газеталарда да күп яздылар. Улым белән бергә хезмәт иткән ике малай өстәмә акча алалар мәсәлән. Безгә нинди ташламалар каралган һәм аны кайдан алырга?

Сәфәрия ВӘЛИЕВА,

Апас районы, Кече Болгаер авылы

Әлеге сорауга Апас районы социаль яклау бүлеге белгече Елена ЗАКИРОВА җавап бирә:

– Безнең мәгълүмат базасыннан күренгәнчә, Нияз Вәлиев 2002нче елда районнан чыгып киткән, ләкин сугышта катнашкан, кайнар ноктада хезмәт иткән кеше буларак теркәлмәгән. Һәм әлеге ир-егет хәзерге вакытта исән булу сәбәпле, аның якыннары, әнисе яки хатыны нинди дә булса ташламадан файдалана алмый. Сугышта хезмәт иткән һәм һәлак булганнарның якыннары гына файдалана ала торган ташлама бар анысы, ләкин бу очракта Нияз Вәлиев мондый категориягә керми. Безнең мәгълүмат базасында Сәфәрия Вәлиева ТР бүләге белән бүләкләнгән кеше буларак теркәлгән, күрәсең, аңа «Ана даны» медален биргән булганнардыр. Әлеге категориядәге кешеләргә каралган барлык ташламалардан да файдалана ул бүгенге көндә. Бу – коммуналь хезмәтләр өчен 50 процент ташлама, ай саен бер мәртәбә бирелә торган 427 сум акча, (ежемесячная денежная выплата) һәм телефоннан кулланган өчен абонент түләвенә 50 процентлы ташлама. Республика буенча бу хезмәттән файдалану 180 сум буларак йөри. Сәфәрия Вәлиева исә 90 сум гына түли.

КАТНАШ НИКАХ МИЛЛӘТЕБЕЗНЕ ТУЗДЫРА

Рамил Сафинның «Чиркәвебездәгеләрнең яртысы – татар» исемле мәкаләсен укыгач («Безнең гәҗит», №13, 30 март, 2016), фикерләр туды. Ата-анасы тарафыннан балаларына татар халкының күркәм гореф-гадәтләре турында сөйләнмәү, милли, дини тәрбия бирелмәү сәбәпле, катнаш никахлар барлыкка килә. Мондый никахта торган адашкан татарлар чиркәүгә барырга мөмкин. Катнаш никахлар милләтебезне туздыра. Шуңа күрә алардан ераграк торырга, ата-аналарга улы яки кызы тормыш корганда моңа рөхсәт бирмәскә кирәк. Нәтиҗәсенең аяныч булуы Рамил Сафин мәкаләсендә ачык күрсәтелгән…

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ДИНЕБЕЗДӘН КӨЛҮ ТҮГЕЛМЕ?

«Чиркәвебездәгеләрнең яртысы – татар» дигән язманы укыдым да уйга калдым. Мин аңламыйммы, әллә яшьләр аңламыймы – чиркәүгә – руслар, мәчеткә татарлар йөрергә тиеш түгелме ул? Чиркәүгә йөргән татар үз диненнән көлми микән? Шушы язманың герое Лилия, балаларыбызга телевизор карарга да, компьютер янында утырырга да ярамый, дигән. Алай дөресме икән? Менә безнең авылда бер әби бар. Яше 90га җитә, ялгызы гына яши, биш вакыт намазын да укый, Коръәнен дә чыга, телевизорын да карый, «Безнең гәҗит»не дә алдыра! Икесен берьюлы алып барсаң да була бит. Гөнаһ түгел бит инде ул телевизор карау. Безнең мөселман халкы нәрсә өчен чиркәүгә йөрергә тиеш инде? Диннәрен бирмәс өчен, бабаларыбыз башларын салган!

Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА,

Алексеевск районы, Әшнәк авылы

КЕМНӘРГӘ БИРЕЛӘ?

Газетагызның 10нчы февраль санында (№6) «Соңгы сәгатьтә» дигән сәхифәдә әниләрнең пособиеләре артты дип чыккан иде. Бу акчалар кемнәргә бирелә, эшсезләргә генәме, әллә бөтен хатын- кызларга дамы?

Алсу,

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: 1нче февральдән әни булучы хатын-кызларга түләнә торган пособиеләр чынлап та 7 процентка артты. Бу хакта Русия Хезмәт министрлыгы сайтында мәгълүмат бар. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие элек 14497, 80 сум иде, хәзер 15512,65 сумны тәшкил итә. Яшь ярымга кадәр беренче баланы караган өчен – 2908,62 сум, икенче һәм аннан соңгы баланы караганга 5817,24 сум түләнә. Әлеге акчалар эшсезләргә генә түгел, баласы булган барлык хатын-кызларга да каралган.

ИЛСӨЯГӘ ӘЙТЕР СҮЗЕМ БАР

Илсөя Бәдретдинова белән булган әңгәмәне («Безнең гәҗит», №13, 30 март, 2016) бик кызыксынып укыдым. Аңа исәнлек-саулык телим. Алдагы тормышында да уңышлар юлдаш булсын. Тормыш бүгенге көн белән генә бармый, алдагысын уйлап яшәсен, борчылмасын. Баласын исән-сау үстереп, тынычлыкта, саулыкта яшәргә язсын аңа.

Рәмзия ИМАМТДИНОВА,

Чүпрәле районы, Чепкас-Илмәт авылы

МАЙНЫҢ БУЛА ТӨРЛЕСЕ…

Соңгы вакытта республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре матбугат битләрендә үзләренең ачышлары белән шаккатыралар. Элеккеге авыл хуҗалыгы министры, Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин: «Атланмайның бер килограммы 1320 сум булырга тиеш», – дип белдерде. Ай саен 420 мең сум алган депутат өчен бу сумма пүчтәктер шул…

Хәтерләсәгез, ТНВда сөттән ясалган продукциянең сыйфаты турындагы тапшыру күрсәтелде. Анда Казан агросәнәгать паркында сатыла торган «Балтач сөт комбинаты»ның сыер маенда зыянлы матдәләр булуын ачыклаулары турында сөйләделәр. Якташларын яклап, аларның йөзләрен аклаптыр инде, хәзерге авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов: «Юристлар тикшерә башлагач, аларда (Балтачта җитештерелгән майларда) пальма мае бөтенләй булмавы ачыкланды», – дип белдерде. Аның бу сүзләре язылган мәкалә «ТАТМЕДИА»ның «Атна вакыйгалары» газетасында чыкты. Сөт продукциясенең сыйфатлы булу-булмавын юристлар тикшерергә тиешме соң ул? Моны Роспотребнадзор вәкилләре тикшерергә тиештер, дип беләбез. Шул ук тапшыруда, кайбер җитештерүчеләр үзләренең атланмайларын моннан өч ел элек ябылган «Теләче май заводы»ныкы дип саталар, дип белдерелде. Бездәге завод чынлап та бик әйбәт продукция җитештерә иде. Аннан май исе килеп тора иде. Балтачта җитештерелгән майны ашап караган бар – минем шәхси фикеремчә, аныкы пластилин шикелле, пычакка сыланып тора. Безнең уйлавыбызча, сыйфатлы продукция җитештерүче «Теләче май заводы»н түгел, сыйфатсыз май җитештерүче заводларны ябарга кирәк иде. Әмма ни кызганыч, югарыда утыручы түрәләр халыкның фикерен уйлап та бирмиләр!

Рузалия ШӘЙХИЕВА,

Теләче районы, Олы Мәтәскә авылы

ЧИШМӘ ЮЛЫБЫЗ САЗ ГЫНА!

Бездә су шуның кадәр шакшы – эчә торган түгел. Авылыбызны чыкканда бер чишмә бар, аның суы иң чистасы, ул тау битенә кереп китеп урнашкан. Менә шул чишмә юлына керә торган түгел, ә шуны караган кеше юк. Яңгыр яудымы, көзен генә түгел, җәй көне дә керә алмыйбыз, анда хәзер трактор да керә алмый! Чишмәгә илтә торган юл – 150 метр. 2010нчы елгы корылыктан соң районнарга акча бүленеп бирелгән иде, шул вакытта карыйбыз дигән булып, уенчык кебек кенә бер бура утыртып, кечкенә генә бер торба куйдылар. Шунда рәхәтләндереп юан торба тыгып куйган булсалар! Шул чишмәгә халык җыела, Балтачның яртысы шунда, сәгатьләр буе чират торып су алабыз. Башка җирдә чиста су булмагач, аңа да риза без. Ләкин менә инде бер ай буе анда керә торган түгел, керсәң, чыга алмыйсың. 150 метр җиргә юл салып булмый микәнни ул, ничә еллар тилмерәбез бит инде шул чишмә белән. Юлы да, чишмәсенең юньле торбасы да юк. Үзара салымны җыя беләләр – быел Балтачның үзендә 200 сум җыйдылар, бездә 300әр сум җыелды. 150 метр җирне чистартып нүжәли берәр нәрсә җәеп булмый анда? Шул бер чишмә бит ул, бүтән юк. Шуның кадәр көләләр халыктан!

Исемем редакция өчен генә,

Балтач районы, Норма авылы

Әлеге уңайдан Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз РАМАЗАНОВ белән элемтәгә кердек.

– Үзара салым акчасын берничек тә чишмә юлын төзекләндерүгә тота алмыйбыз, чөнки бу акчалар авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә генә каралган, ә чишмә авылдан читтә урнашкан. Быел хатыны Норма авылыныкы булган бер Себер бае: «Чишмәгә юл салуның күпмегә чыгасы турында смета эшләтеп, суммасын белешегез әле», – диде. Бу әйберне белешсәк, ул чишмә юлын карыйм, ди. Быелларга эшләргә тырышам, диде. Байның да бит хутына карыйсың – узган ел череп бай булса, быел кризис дип, планы үзгәрергә мөмкин. Ләкин сметаларын эшләп куябыз без аның, – дип җавап бирде ул.

Бу атнада укучыларыбыз менә шундый фикерләре белән уртаклашты. Һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр редакциябез журналистлары укучылар белән турыдан-туры элемтәдә аралаша. Сорауларыгыз булса, фикерләрегезне җиткерәсегез килсә, кыенсынмагыз – шалтыратыгыз. Сезнең белән аралашуга без дә шат булырбыз. Редакциянең телефоны: (843) 272-42-17.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии