«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ПЫЧАГЫМА КИРӘКМЕ…

Мин гомерем буе терлекчелектә эшләдем. 1985нче елда ТАССРның атказанган ветеринария табибы дигән исем бирделәр. Ул вакытта яшь чак, уйлап та бирмәдем. Бер әйбәт ягы булды ул исемнең: берәр кимчелек булса, җыелышта бастырып: «Син бит Татарстанның атказанган ветеринария врачы, нүжәли шушыны шушылай итеп эшләп булмый?!» – дип сүгәләр иде. Шуннан башка бер файдасы да булмады. Бер тәңкә акчасы да булмагач, нишләп бирәләрдер ул исемне…

Миндар ГАБДРАХМАНОВ,

Әгерҗе районы, Салагыш авылы

Редакция шәрехләмәсе: Татарстан Республикасының мактаулы исемнәре турындагы Законда «атказанган исеме (шул исәптән атказанган ветеринария табибы исеме дә) үз белгечлеге буенча 10 елдан да ким эшләмәгән, югары профессиональлек күрсәткән белгечләргә бирелә» диелгән.

ХӘЛЕН БЕЛӘСЕ ИДЕ…

Арчада Алмас Нәзиров дигән глава эшләде. Шуның хәлен беләсе килә иде. Кайларда икән ул хәзер?

Рөстәм САБИРОВ,

Арча районы

Белүегезчә, Арча районы башлыгы вазифасыннан киткәннән соң, ягъни 2014-2018нче елларда Алмас Нәзиров Татарстанның урман хуҗалыгы министры булып эшләде. Хәзер, ишетеп белүебезчә, пенсиядә. Шуннан кала башка мәгълүматыбыз юк.

«СЕЛЕНГА» КАЯ КИТТЕ?

90нчы елларда «Селенга» дигән банк бар иде. Шуның турында берәр хәбәр белешә алмассызмы икән?

МӘРЬЯМ әбиегез,

Казан шәһәре

«Русский дом Селенга» – банк ук түгел, ә финанс оешмасы. Төгәлрәк әйтсәк, миллионлаган кешене елаткан финанс пирамидасы. Александр Саломадин һәм Сергей Грузин исемле кешеләр булдырган әлеге пирамида 1992нче елдан 1994кә кадәр яшәгән. Шушы вакыт эчендә 2,5 млн кеше «Селенга» белән килешү төзегән, оешма казнасына 3 триллион деноминацияләнмәгән (ягъни элеккечә миллионнар белән исәпләнә торган акчалар) сум салынган. Череп баеган һәм шул байлыктан башлары әйләнгән Саломадин белән Грузин үзләренең финанс империясен төзи башлыйлар («Союз С»), «РС» дигән үз валюталарын уйлап табалар, хәтта үз Конституцияләрен язалар, орденнарын булдыралар. «Союз С» Конституциясенең кайбер маддәләре Русия Конституциясеннән дә өстенрәк була. Ләкин рәхәт тормыш озакка бармый, 1994нче елда аларны салым инспекциясе тикшерә башлый. Ә «Селенга» кертемчеләргә акчаларын түләүне туктата. 1997нче елда «Русский дом Селенга» банкрот дип табыла. Саломадин белән Грузинны мошенниклыкта гаепләп, 9ар ел төрмә срогы бирәләр. Ел ярымнан иреккә чыгаралар. Интернеттагы мәгълүматларга ышансаң, хәзер бу иптәшләр Волгоградта яшәп яталар.

«Селенга»ның милкәте конфискацияләнә, ләкин алданган кертемчеләргә түгел, дәүләт файдасына бирелә. Пирамиданың 1нче чиратта торучы кертемчеләргә генә дә 990 517 793, 32 сум бурычы булганы билгеле, конкурс нигезендә шуның 22 086 469 сумы гына түләнгән.

РУСИЯ НИЧӘНЧЕ УРЫНДА?

Күп партияле илләр арасында Русия ничәнче урында тора икән?

Тагын бер соравым бар: Татарстан Республикасы президенты дигән дәрәҗә бар бит. Аны саклап калуны республика халкы Мәскәүдән башка үзе генә хәл итә аламы икән?

Әфтах ШӘМСИЕВ,

Чаллы шәһәре

Партияләр саны буенча Русия ничәнче урында тора, дигән сорауга төгәл генә җавап биреп булмый, чөнки андый исемлек юк. Үзегез чагыштырып карасагыз гына: Русия Федерациясенең Юстиция министрлыгында 63 партия теркәлгән (2019нчы елның 7нче февраленә булган мәгълүмат). Башка күп партияле илләрдә мондый хәл: Нидерландта – 12, Италиядә – 14, Украинада – 352, Испаниядә – 500, Япониядә 10 меңләп партия теркәлгән.

Икенче сорауга җавапны 2020нче елда гына белербез, мөгаен. Ник дигәндә, Рөстәм Миңнехановның президентлык итү вакыты 2020нче елда бетә. Ә Мәскәү Кремле «Миңнеханов Президент булганда, Татарстанда президент статусы сакланачак, чөнки республика халкы нәкъ менә президентны сайлады» дигән иде. Президентлык вакыты беткәч, махсус комиссия җыелачак һәм Татарстан Президенты дигән статусны калдыру яки калдырмау мәсьәләсе хәл ителәчәк, диелде. Республика халкының сүзенә колак салырлармы-юкмы – менә шунда беләчәкбез инде.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии