Пенсия яшендәгеләрне – сөргенгә!

Пенсия яшендәгеләрне – сөргенгә!

Күптән түгел, матбугатта үтә дә кызыклы бер хәбәргә тап булдым. «Казан федераль университеты ректоры Илшат , уку йортында эшләрен дәвам итәргә теләгән өлкән галимнәр филиалларда белем бирергә тиеш, дип белдерде», дип хәбәр итте «Азатлык» радиосы.

Университет ректоры кәнәфиенә яңа килгәннән бирле бу уку йортында һәрдаим үзгәрешләр бара. И. Гафуров университетның әле бер структурасына килеп бәрелә, әле икенчесен тузгытып ата. «Яңа себерке яңача себерә», дигән әйтем бар татар халкында. Әмма ректорның кәнәфигә утыруына шактый вакыт үтте бит инде. Ә ул һаман «себерүен» дәвам итә һәм әле туктарга уйламый бугай. Хәтерләсәгез, матбугат битләрендә элеккеге журналистика һәм социология факультеты укытучысы Искәндәр Ясәвиев белән булган «бәрелеш»не шактый гына чәйнәделәр. Нәтиҗәдә, И. Ясәвиев барыбер акланды. (Безнең илдә гап-гади бер укытучының аклануы шик тудыра, тудыруын. Ләкин бу вакыйгадан соң мин кайчан да булса белем, аек акыл һәм дөреслек җиңәчәгенә ышана башладым.) Иптәш Гафуровка укытучылар белән бәйле ызгыш-талашлар ошап китте булса кирәк, менә ул өлкән укытучыларга «барып ябышкан»!

Университет җитәкчелеге пенсия яшенә җиткән галимнәрне филиалларга укытырга җибәрергә җыена. Ректор Илшат Гафуров сүзләренчә, бу адым «университетта эшләрен дәвам итәргә теләгән өлкән укытучыларга ярдәм булачак һәм алар белемнәрен студентлар белән уртаклаша алачак». Филиаллар урнашкан шәһәрләрдә (Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән) өлкәннәргә яхшы яшәү шартлары тудырылачагы турында да белдерелде. Мин моны бары бер төрле генә аңлыйм – пенсиягә чыктың икән, рәхим итеп эш урыныңны бушат! Ректорның бу гамәлен тагын ничек аңлатып була инде? Бер яктан караганда, Илшат Гафуров, бәлки, хаклыдыр да. Институт, университет тәмамлаган яшь белгечләр эш таба алмыйча җәфа чигә. Күп оешмаларда инде лаеклы ялга чыккан, яисә пенсиягә кадәр берничә ел эшлисе калган кешеләр утыра.

Бу хәбәр миндә каршылыклы фикерләр тудырды. Бер яктан, ректорның яшьләргә юл бирүе яхшы, әлбәттә. Безнең буынга да тәҗрибә тупларга, ипле эшкә урнашырга кирәк. Ә икенче яктан…

Миңа университетта биш ел уку дәверендә инде 70кә якынлашкан, кайберләре 80 яшькә җитеп килүче профессорлар, галимнәрнең дә лекцияләрен тыңларга туры килде. Дөресен әйтим, араларында төрлесе бар иде. Инде Совет заманында ук теркәлгән, саргаеп беткән дәфтәрләреннән, 30 ел элек булган уку системасы буенча укытучылар да аз булмады. Тик яшь укытучыларның мин бары өчесеннән генә белем ала алдым. Ә калганнары китап ятлап сөйлиләр, йә булмаса, бөтенләй үзләренең гаилә проблемалары хакында сөйләшеп утыра иде. Биш ел университетта алган белемнең якынча 70%ын миңа нәкъ менә шул өлкән яшьтәге укытучылар бирде дә инде. Чөнки алар университетка вакыт уздыру өчен йөрми. Гафуров галиҗәнәпләре исә шул укытучыларны университетның филиалларына җибәрергә карар кылган. 70 яшенә җиткән картның Чаллыга яки Алабугага барып укытмавы көн кебек ачык бит инде. Янәсе, «Без сезне кумыйбыз, әмма барыбер китәргә туры киләчәк» кебек килеп чыга. Гомер буе Казанда яшәгән, гомер буе бер университетта укыткан профессор чит шәһәргә китеп укытырга риза булмаганы билгеле бит, югыйсә.

Бу мәсьәлә интернетта да зур бәхәсләр куптарды. Кемдер ректорның карарын уңай кабул итте, кемдер тискәре… Миңа калса, бу төптән уйланылып бетмәгән эш. Өлкән профессорларны читкә җибәреп, тәҗрибәләре аз булган яшь белгечләрдә генә укыган студенттан киләчәктә рәтле эшче чыгармы? Менә шуны уйлап бетерәсе иде баштан. Ни дисәң дә, иң элек белем бирү дәрәҗәсен арттыру һәм студентлар турында уйларга кирәк.

Сәлимә ЗАРИФ.

Комментарии