МИЛЛӘТЧЕЛЕК һәм ШОВИНИЗМ. Аерма нидә?

МИЛЛӘТЧЕЛЕК һәм ШОВИНИЗМ. Аерма нидә?

Соңгы елларда «национализм» «милләтчелек»), «шовинизм» сүзләрен күп ишетәбез. Ул илебездәге, шул исәптән Республикабыздагы төрле иҗтимагый-сәяси хәлләр, вәзгыять белән бәйле. Күпчелек кеше, милләтчелек белән шовинизмны бер үк әйбер дип уйлый, аермасын белми. Бүгенге көндә, күпчелек терминнарның мәгънәсе капма-каршыга үзгәрде, шул исәптән «шовинизм» сүзен дә махсус үзгәрттеләр. Милләтчелекне шовинизм мәгънәсе белән бәйләделәр. Бу исә, иҗтимагый фикер белән манипуляцияләр булдырып, «интернационализм» идеологиясен кертеп, милләт хокуклары өчен көрәшкән милләтчеләрне халык алдында пычратыр, аларга карата начар фикер тудырыр өчен эшләнде. Нәрсә соң ул милләтчелек һәм нәрсә ул шовинизм?

МИЛЛӘТЧЕЛЕК-НАЦИОНАЛИЗМ

Япон энциклопедияcе: «Милләтчелек – ул үз милләтеңә тугърылык», – дип яза.

Американың 1993 елга кадәр 9 чыгарылыш кичергән сәяси сүзлеге: «Милләтчелекне» – социаль һәм психологик көч белән тиңләштерәләр. Бер милләтне берләштерүче, милләтнең рухын үстерүче, уникаль тарихи, мәдәни факторлар – милләтчелекне барлыкка китерде. Милләтчелек – бер халыкка тугърылыгын тәэмин иткән уртак телен, мәдәниятен, тарихын, географиктәҗрибәсен берләштерә».

Милләтчелек – ул үз милләтеңне, үз халкыңны хөрмәт итү, ярату, аңа тугрылык, үз-үзеңне аның өчен корбан итәргә әзер булу.

Милләтчелек – үз милләтеңә яхшылык, дан, көч, уңыш һәм якты киләчәк теләү, аның өчен эшләү, үз милләтеңнең тарихын белү, аны хөрмәт итү, үткәне белән горурлану һәм соклану.

Милләтчелек ике төшенчәдән тора: милли хис һәм милли үзаң.

Милли хис – бер милләткә карата тумыштан барлыкка килгән физик һәм рухи якынлык. Ул инстинктив. Ул мәҗбүри. Милли хис башка хисләр кебек: әти-әнигә, балага карата ярату хисе, ашау, эчү теләге кебек – һәр кешедә бар.

«Милли үзаң – акыл тарафыннан барлыкка китерелгән фикер. Ул фикер нигезендә, конкрет шәхес үзен билгеле бер милләтнең өлеше, дип саный, аны яклый, аның өчен эшли».Профессор П.И. Ковалевский. 1914г.

«Милләтчелек – милләтне үсешкә китерә торган рухи учак. Милләтчелек беренче чиратта милләтне саклау инстинктында чагыла. Милләтчелектән оялырга да, аны качырырга да кирәк түгел». И.А. Ильин (1883-1954), урыс философы һәм сәясәтчесе.

«Милләтчелек» – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән, милләтнең рухи үзаңы. Милләтнең ихтыярларын башка ихтыярлардан өстен куеп, милләт башка дошман элементлары белән көрәшә ала. Бары тик милләтчелек өстенлек иткәч кенә, милләт – башка халыклар өчен донор булудан туктый һәм аның өстендә яшәгән начар элементлардан арына ала».

«Милләтчелек»патриотизмның иң югары ноктасы. Милләтчелектә өстенлекләр шундый: милләт – беренче, дәүләт – икенче урында.

«Милләтчелек» – үз милләтеңне ярату һәм аны кайгырту. (Гади генә ярату түгел, актив, эшчәнлекле ярату, ягъни, милләтең өчен нидер эшләү).

«Милләтчелек» – милләтнең үз-үзен саклау инстинкты; милләткә куркыныч янамаган вакытта, ул инстинкт йоклый, әмма милләт өчен авыр вакыт җиткәндә, ул уяна.

ШОВИНИЗМ-ФАШИЗМ

1) Шовинизм — (фр. chauvinisme) фашизмның агрессив формасы, күпчелек очракта башка милләтләрне физик һәм рухи яктан кыерсыту, юк итүдә чагыла.

2) Шовинизм – бер милләтне башка милләтләрдән өстен итү, аны башкаларга каршы кую, милләтара низаг һәм нәфрәт тудыру идеологиясе.

3) Шовинизм – кайбер милләтләрнең яхшырак булуын пропагандалаучы, шуның белән башка милләтләрне кыерсыту, кимсетүне аклаучы, милләтләр арасында нәфрәт һәм низаг тудыручы идеология, расизмның бер төре.

Шовинизм астында башкалардан «яхшырак», «өстенрәк» милләтнең башка милләтләрне этник, милли, дини хокуклары ягыннан кысу сәясәтен аңларга кирәк.

Нацизм – ул шовинизмның дәүләт идеологиясе һәм сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелүе.

МИЛЛӘТЧЕЛЕК ҺӘМ ШОВИНИЗМНЫҢ АЕРМАСЫ

Милләтчелек – ул позитив төшенчә. Милләтчеләр үз милләтенең хокуклары һәм аның башка милләтләр белән бер тигез дәрәҗәдә яшәве өчен көрәшә. Шовинизм исә бер милләтне, аның хокукларын башка милләтләрдән өстен кую, башка милләтләрне кыерсыту, юкка чыгару, милләтара низаг тудыру сәясәте.

Шуны әйтәсе килә, кайчак татар милләтчеләренә «», «» ярлыклары тагалар, «милләтара низаг тудырасыз», дип гаеплиләр. Татарда беркайчан да шовинизм булмады. Татар милләтчеләре һәрвакыт татар милләтенең хокуклары өчен көрәште һәм көрәшә. Татар милләтчеләре татар мәктәпләре, балалар бакчалары, милли университет, ТВ, радио булсын өчен, аларны ябу сәясәтенә каршы көрәшә…

Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии