«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

КЕМНӘР ЯКЛЫЙ?

«Безнең гәҗит»нең 2019нчы ел, 30нчы гыйнвардагы 4нче санында «Русиядә аз санлы халыклар телләрен саклау фонды төзелгән» дигән язма басылып чыкты. Ул фондка керә торган әгъзаларның исемлеген укыгач, аптырадым: аларның күбесе аз санлы халыкларның телләренә балта чабучылар түгелме соң? Алар арасында Татарстаннан сайланган Русия Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та бар (ул моңа кадәр татар телен бетерүчеләр рәтендә иде). ЮНЕСКОның телләрне саклау һәм үстерү эшчәнлеге кысаларында үткәреләчәк халыкара конференциядән соң аз санлы халыкларның телләрен саклауга һәм үстерүгә карата бу кешеләр, бәлки, фикерләрен үзгәртер дигән өметтә калам.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

ӨЕРЛӘРЕ БЕЛӘН ЙӨРИЛӘР

Көтек авылы белән Казанбаш авылы арасына 10-15 эт ияләште, өерләре белән йөриләр. Кайдан җыелганнардыр, кем белә, ләкин авыл этләре түгел. Безнең балалар күрше авылда – Казанбашта укый. Мәктәпкә автобус йөрсә дә, кайчак соңга калалар, җәяү йөрергә туры килә. Менә шул чакта куркып көтеп торабыз инде. Авыл уртасы булса, этләр өрә башлауга, берәр йорт ишегалдына качып булыр иде, ә бу арада – бушлык. Әле бик курыкканыңны сизсәләр, этләр сине таларга да күп сорамас, Алла сакласын! Авыл җирлеге башлыгына әллә ничә тапкыр шалтыратып карадык, телефонын алмый.

Исемем редакция өчен генә

Арча районы, Көтек авылы

Әлеге мәсьәлә буенча Көтек авылы караган Үрнәк җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Илгиз улы Тимашев белән элемтәгә кердек. Ул тиз арада берәр чара күреләчәк дип белдерде:

– Яңа ел алдыннан ук, Көтек белән Казанбаш авыллары арасында этләр күп йөри дип хәбәр иткәннәр иде. Ике арада гел бала-чага йөри бит, мәктәпкә дә шул юлдан йөрергә туры килә. Укучы балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә куркыныч. Шуннан соң без аларны куган идек. Хәзер хуҗасыз этләрне атарга рөхсәт ителми бит, шуңа да шартлаткыч җайланмалар – петардалар белән кудык. Менә әле берничә көн элек этләр тагын кайтканнар, дип хәбәр бирделәр. Чаралар күрми булмас, участковый белән сөйләшеп, куасы булыр.

ТИКШЕРҮЧЕЛӘР ЮК

Газ шартласа, өй саен тикшереп йөри башлыйлар. Тикшерүчеләр арасыннан хуҗаларны гаепләп, «өйгә кертмәделәр, ишекне ачмадылар» диючеләрне дә еш очратырга туры килә. Элек газ зәңгәр ягулык дип атала иде, хәзер ул сары ягулык. Газ торбаларының нинди биклектә урнашуына карамастан, кайчак көчле җил вакытында мич сүнә, бик күп корым ясый һәм аны чистартырга кирәк. Ә элек газ корым хасил итми иде, чиста иде. Бәлки, йорт хуҗаларын гаепләп йөргәнче, газның сыйфатын тикшерергә вакыттыр! Ни кызганыч, аны тикшерүче дә, сөйләүче дә юк.

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

ПРЕЗИДЕНТ ОЧРАШУЛАР ҮТКӘРӘМЕ?

Татарстан республикасы президенты Диния нәзарәтендә очрашулар үткәрәме? Ул Камил хәзрәт Сәмигуллин белән ничә тапкыр очрашты? 2018нче елда Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Диния нәзарәтенә нинди ярдәмнәр күрсәтте?

Расих ҖӘЛӘЛ

Казан шәһәре

Әлеге сорауларга җавап алу өчен, Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте белән элемтәгә кердек:

– Бу сорауларның нинди нисбәттән бирелүен аңлар һәм аны аңлату өчен, ул кеше белән үзебезгә аралашырга кирәк. Укучының нәрсә турында ишетәсе килүен төптәнрәк аңлау өчен, ул безнең матбугат хезмәте белән 8(843) 237-59-39 номерына шалтыратып, элемтәгә керә ала, – диделәр анда.

 

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии