Котлыйбыз!

Җөмһүриятебезнең Шәрәфле Аксакалы, биология фәннәре докторы, йөзләгән фәнни хезмәтләр, монографияләр, бихисап публицистик мәкаләләр авторы, дәһшәтле 90нчы еллардан ук милли хәрәкәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе профессор Җәләлов Абдуллаҗан Абдулкадыйр улына 90 яшь!
Республикабызның Чүпрәле районы Каракитә авылы мәктәбендә үз телендә гыйлем чишмәсен үз иткән Абдуллаҗан Татарстан Республикасының атаклы фәнни хезмәткәре дәрәҗәсенә ирешә, Татарстан Республикасы фән һәм техника өлкәсендәге фәнни хезмәтләре буенча лауреат, Русиянең Үсемлекләр физиологиясе һәм Ботаниклар оешмалары әгъзасы да әле ул.
Шулай ук галим Абдулкадыйр улы Абдуллаҗан илебезнең, милләтебезнең киләчәген Русиядәге вәзгыятькә бәйли, милли телләрнең фаҗигаи хәленнән котылу өчен һәр милләт үз балаларын үз хисабына үзе тәрбияләргә тиеш, дип саный, СССРның СНГга әйләнүен дөньякүләм фаҗига дип санаучылар фикере белән килешми, деколонизация процессының дәвамы дип саный.
Милли җанлы ихлас күңелле Галимебезгә нык сәламәтлек илә озын гомер телибез һәм дә һәр аткан таң, һәр башланган көн аңа Раббыбыздан бүләк булсын, иншалла, дигән теләктә калабыз.
 

Олуг хөрмәт һәм ихтирам белән Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы исеменнән, рәис Рәүф Ибраһимов
 

Комментарии