Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

БЕР ФИКЕР...
Мин 1969нчы елда Арча районының Урта Пошалым урта мәктәбен тәмамладым. Безне татар әдәбиятыннан Гөлҗәүһәр апа Борһанова укытты. Берәр язучының әсәрен өйрәнгәндә менә шул хөрмәтле укытучыбыз гел шундый сорау куя иде: бу әсәре белән язучы нәрсә әйтергә теләгән?..
Бу көннәрдә «ТНВ» каналында күрсәтелгән «Алмаш» сериалын караганда, укытучыбызның шул соравы искә төште. «Алмаш»ны куючылар нәрсә әйтергә теләде икән? Нишләп авыл халкын (бухгалтерны, укытучы кызны һәм башкаларны) шулай җүләр итеп күрсәтәләр? «Бер-бер хәл» сериалы күпкә мәгънәле иде. Кызганыч, булдырмаганнар...
Илдус, фамилиямне әйтеп тормыйм,
Арчадан
БАРЫБЕР ТӘРТИП ЮК
Газ оешмалары ел саен техник хезмәт күрсәтү өчен, дип, халыктан акча җыялар. Аның эше 5-10 минутлык, шланг ялганган урыннан газ чыгу-чыкмавын тикшерүгә кайтып кала. Әле бөтен йортка кереп тә тормаска мөмкиннәр. Хуҗалары өйдә туры килгәннәрен йөреп чыгалар да, бетте шуның белән. Ә техник хезмәт өчен квитанцияләр һәрбер йортка килә һәм түләү суммасы да аз түгел. Шулай итеп, тик торганда халыктан тагын шактый күп акча җыеп алалар. Ә алар кая китә икән? Монысы зур сорау тудыра. 
Газга бәяләр дә гел артып тора бит, техник хезмәт, дип тә кесәгә керәләр һаман. Әмма илдә халыкны газ белән тәэмин итү өлкәсендә барыбер тәртип булганы юк. Газ чыгу аркасында йортлар шартлау очраклары да даими кабатланып тора бит.
Исмәгыйль ИБРАҺИМОВ,
Чирмешән районы 
ТРАДИЦИЯЛӘР ДӘВАМ ИТСЕН ИДЕ
Шигъриятьне элек-электән югары рухи сәнгатькә тиңләгәннәр. Көнчыгыш поэзиясе кебек үк, Татар шигъриятенең дә күп гасырлык тарихы бар. Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Габделҗаббар Кандалый, Утыз Имәниләрне укып тәрбияләнгән, формалашкан халык бит без. Ә бөтен дөньяга танылган Габдулла Тукаебыз үзе ни тора! Дәрдемәнд, Җәлил, Туфаннар... Саный китсәң, бик күп вакыт кирәк булыр иде. Шөкер, әдип шагыйрьләребез бихисап! 
Һәм бүгенге чор шагыйрьләре, яшьләр арасында да талантлылар байтак. Ләкин шулай булуга да карамастан, хәзер басылып чыга торган замана авторларының китаплары арасында (аларның да күп булуы, бер яктан, куандыра) барысы да мәгънәле, камил шигырьләр җыентыклары дип әйтеп булмый. Ул бүген яңгырый торган татар эстрадасында да ачык чагыла. Шактый җырларның сүзләре шигъриять кануннарына бөтенләй якын килми бит.
Бай тарихлы, дөньякүләм биеклеккә күтәрелгән татар шигъриятенең дәрәҗәсен алга таба да түбән төшермичә, традицияләрен саклап барсак иде.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
«ЙӘ ТУҢЫП, ЙӘ ЯНЫП ҮЛӘРГӘ КАЛАМЫ ИНДЕ?..»
Безнең Актүбә бистәсендә күпкатлы, күпфатирлы йортлардан тыш, шәхси секторда, ягъни үз өйләрендә яшәүчеләр дә байтак. Тагын шунысы бар, андыйларның күбесе өлкән яшьтәге ялгыз карт-карчыклар. Менә шуларның барысы исеменнән Сезгә шалтыратам. Бистәдә халыкка хезмәт күрсәтүче электрик юк. Әгәр күпкатлы йортта ут сүнсә, ниндидер оешмадан килеп, тиз арада төзәтәләр. Ә шәхси сектордагы өйдә ут бетсә, кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмибез. Урамдагы электр чыбыкларын килеп карыйлар анысы. Ләкин сәбәп өй эчендәге чыбыкларда булса, эчкә берәү дә керми. Менә былтыр булган бер хәл турында сөйлим. Кыш көне 85 яшьлек бер әбинең өендә ут бетте. Тышта салкын, буран котыра. Әбинең уты сүнү бер хәл, газ котелы да электрсыз эшләми бит. Кемгә генә шалтыратып карамады әби ул вакытта. Киләләр, тыштагы линияләрне тикшерәләр дә, китеп баралар. Тезләнеп, елап сорадым, кермәделәр, ди. «Өй эченә кермибез, соңыннан берәр хәл булса, безгә җавап бирергә туры килә», – дип әйтәләр икән. 
Менә быел тагын салкын кыш башланды. Ә хәл үзгәрмәде, һаман элеккечә, электриксыз тилмерәбез. Ут бетсә, котыбыз чыга инде. Аның бит котелы да сүнә. Йә туңып үләргә, йә, кыска ялганыш була калса, янып үләргәме инде безгә? Кемгә генә мөрәҗәгать итеп карамадык бит инде. Зинһар, бу мәсьәләне чишәргә булышсагыз иде! Бәлки берәр оешма белән килешү төзергә кирәктер, без аңа да риза, акча түләүдән дә баш тартмыйбыз. Проблема гына хәл ителсен.
Рәшидә ХӘКИМОВА,
Азнакай районы, Актүбә бистәсе
Актүбә бистәсе муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Илсияр улы Мөхәммәтҗанов әлеге мәсьәлә буенча безгә телефон элемтәсе аша түбәндәге җавапны бирде:
– Әйе, гадәттә счетчиктан соң, өй эчендәге электр чыбыклары, приборлар шәхси милек буларак йорт хуҗасы карамагында санала. Ә «электр челтәре» оешмалары үзләре балансындагы гомуми линияләр өчен җавап бирәләр. Шуңа аларның белгечләре йорт эченә керергә тырышмыйдыр. Гадәттә, эчтәге электр чыбыкларын, җиһазларны, үзара сөйләшү-килешү юлы белән, шәхси оешма белгечләре карый инде. Андый электрикларның телефон контактлары бар бездә. Ләкин бу кешеләр редакциягә шалтыратканчы, нигә алдан безгә чыкмадылар икән?
– Җирле идарәгә мөрәҗәгать иттек, ярдәм итүче булмады, диделәр бит.
– Мин бер дә хәтерләмим, белмим андый сорау белән мөрәҗәгатьләрне. Ярый, киләчәктә сораулары туганда турыдан-туры безгә чыксыннар, 8(85592) 3-16-63 номеры белән шалтыратып, мине сорасыннар. Барысын да аңлатырбыз, электрикларның контактларын бирербез. 
ФАЙДАСЫ КҮРЕНМИ
«Безнең гәҗит»нең 21нче декабрь санында (№50, 2022) Салихҗан Миңнегәрәевнең «Туган телнең санаулы сәгатьләре?» дигән язмасын укыгач, шалтыратырга булдым әле. Авторның фикере белән бик килешәм. Чыннан да, татар теле, дип чаң сугабыз. Алга китеш бер дә сизелми. Дәүләт оешмаларында, нигездә, русча сөйләшәләр. Ул «Татарстан – Яңа гасыр» каналында бара торган «Татарлар» тапшыруын карасаң да, милләттәшләребез дип, исем – фамилияләре татарча языла, ә үзләре русча сөйлиләр. 
Татар телен үстерәбез, дигән булып, хөкүмәтебез шактый акчалар сарыф итә. Ә файдасы бер дә күренми.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
 

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии