- 12.01.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №1 (13 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Хоккей белән футболга түгелгән суммаларны ишеткәч, чәчләр үрә тора. Бер карасаң, спортның башка төрләрендә дә җиңүләр җитәрлек. Ләкин аларын белүче дә юк. Кичәге чемпионнар бүген ничек яшәп ята икән? Яшьләргә кайсы спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырыла? Юк, зур кала кызыксындырмый мине, Азнакай районының 10 мең кешелек Актүбә бистәсенә киттем…
Ат-спорт мәктәбе
Актүбә ат-спорт мәктәбе “Азнакай НГДУнефть” карамагында. Ә бу үзе үк плюс дигән сүз. Чөнки нефтьчеләр биналарны төзекләндерә, яңарта, менә дигән шартлар тудыра. Биредәге атларның исемнәре игътибарны җәлеп итте: Гарант, Фаритон, Гипноз, Реал, Герда… Һәркайсының аерым бүлмәсе бар, ә ишегенә җиңүләре язылган, медальләре тезелеп киткән. Үзләрен махсус душ бүлмәсендә юындырып, солярийда киптерәләр. Шулкадәр тәрбияләми ни, атлар шырдый-бырдый түгел монда. Өйрәтелмәгәннәренең бәясе 40 меңнән башлана. Арада шәп-шәп токымнар, Канадада җиңү яулаучы, Русия буенча даими сәяхәт итүче юртак һәм биючеләр бар. Гадәттә, ярышларга атларны 3-5 яшьтән кертергә тотыналар икән. Биредә эшләүче Роза Кәлимуллина:
– 36 ел маляр булып эшләгәннән соң монда килдем. Инде 2 ел биредә. Атлар белән эшләү ошый. Һәркайсының үз холкы, хуҗаларына ияләшәләр. Дорфалыкка – дорфа, яхшылыкка яхшы итеп җавап бирәләр. Әнә 16 яшьлек Гипнозны гына карагыз! Кызлар кебек кырт-кырт атлап йөри, әзрәк җил иссә, яшь бала төсле ютәлли башлый. Мәктәптән атлар янына 10-15 бала килеп йөри. Егылып төшүчеләр, бәхетсез очракларның булганы юк, – диде.
Атта йөрү – куркыныч спорт төре. Балалар табибтан рөхсәт алганнан соң гына бирегә кертелә. Җиденче сыйныфта укучы Радик Шәриповның маллар янында курыкмыйча бөтерелүен, атының тоякларын чистартуын, шикәр һәм алма белән сыйлавын күзәтеп тордым.
– Бишенче класстан бирле көн саен бирегә киләм. Әти-әнием дә бу кызыксынуымнан канәгать. Киләчәктә дә шушы өлкә буенча китәргә исәп бар”, – диде ул.
“Көмеш су” үзәге
Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә ике бассейн һәм сауна бар, гер секциясе, дәвалау физкультурасы эшли. Ишектән килеп керүгә хезмәткәрләр: “Ял итәргә килүчеләр өчен бездә бәяләр чагыштырмача түбән. Хәтта Әлмәттән үк киләләр!” – диеште. Бассейн берничә ел элек нефтьчеләр кул астында булса, 2000 елдан бирле аңа Мәгариф идарәсе хуҗа. Биредә Азнакай районының дүрт мәктәбе физкультура дәресләре уза, балалар бакчасыннан да килгәлиләр. Атнага 1200ләп бала “Көмеш су”да дәрес ала икән. Бассейн директоры Эрнест Ситдыйков әйтүенчә, дәресләрне монда үткәрү-үткәрмәү бары тик укытучыдан, аның теләгеннән тора. Ә балалар йөзәргә өйрәнүгә, тренерлар белән җитди шөгыльләнүгә биш куллап риза. Шул форсаттан, Эрнест Әхмәтович Мәлбагыш мәктәбенең физкультура укытучысы тырышлыгын, авылдан килеп йөрергә җай табуын мактап та алды.
– Республика авыллары буенча I һәм II урыннарны еш яулыйбыз. Кайбер баланың гәүдәсенә карап, аңардан шәп йөзүче чыгачагын чамаларга мөмкин. Тәҗрибәле укытучыларыбыз әлеге сәләтләрне ачып, үстерергә ярдәм итә, – ди директор. – Суны көн саен фильтр чистарта. Аннары, таблетка формасындагы биш төрле химик матдә салабыз. Алардан башка су бозыла. Әлбәттә, балалар безгә килгәнче медицина тикшерүе уза. Үзебезнең шәфкать туташыбыз, массажистыбыз бар. Хәер, йөзү – үзе үк авырулардан дәва.
Бассейнда йөзәргә ярамаган очракта балаларның йога, дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнергә мөмкинлеге бар. Анысы Камилә Әнсәровна кул астында үтә. Кыскасы, актүбәлеләр мондагы мөмкинлекләр белән мактана ала. Менә Казанда бассейнда бер сәгать йөзүнең иң арзаны – 200 сум, ә биредә шуның ярты бәясе дә юк.
Гер күтәрү
“Көмеш су” үзәгендә тагын бер кызыклы шәхес эшли. Гер күтәреп, 1993-95 елларда рәттән өч тапкыр Дөнья Кубогын яулаучы, әлеге төр буенча Русия чемпионнарының укытучысы – Җәмил абый Шакиров. Бу кешенең күпсанлы мактау кәгазьләре түгел, язмышы турында сөйлисем килә. Җәмил Вәгыйз улы тумышы белән Чирмешән районының Лашман авылыннан. Сигез айлык чакта самавыр янына үрмәләп барып, өстенә кайнар су агызган ул. Бәхетсез очрак нәтиҗәсе – куллары пешкән, бармаклары бер-берсенә ябышкан.
– Кыска вакыт эчендә 5-6 операция кичердем – барысы да уңышсыз. 15-16 яшьтә физик яктан яшьтәшләремнән артта калмас өчен йөгерә, чаңгыда шуа, штанга күтәрә башладым. Тиздән спорт үзенә ныграк тартты. Казан дәүләт педагогика институтының спорт факультетына укырга керергә теләдем. Кулымның гариплеге аркасында алмадылар. Ә мин бирешмәдем, Әлмәттәге физкультура техникумын тәмамладым, үз өстемдә эшләдем, – дип сөйли ул елмаеп.
– Гаиләгездә тагын спортчылар бармы?
– Әлегә икәү генә. Улым Илшат – гер күтәрү буенча Русия чемпионы. Укучыларым һәрчак яңарып тора. Спорт белән генә тамак туймый, ә бистәдә яшьләргә эш юк. Шуңа күрә секциягә йөргән егетләр шәһәргә китә, һәрчак нульдән тотынырга туры килә. Хәзер өч укучым республика командасында. Ләкин, минемчә, спортның бу төренә тиешле игътибар юк.
– Югары нәтиҗәләргә ирешкәч, нигә тормышыгызны зуррак шәһәр белән бәйләмәдегез? Анда мөмкинлекләр дә зуррак бит.
– Иң зур бүләгем – 1000 доллар иде. Ләкин беркайчан да акча артыннан кумадым. Бүген дә язмышымнан зарланмыйм, үкенерлек урын юк. Төшенкелеккә бирелгән аерым мизгелләр булса да, тормышны үзгәртәсе килми.
“Взлет” чаңгы шуу базасы
Спортның бу төре белән җенләнгән актүбәле, ягъни “ата” чаңгычы – Хабеев Фәрәгать Рәфкать улы. Чаңгычылар җәй көне ял итә дип уйласагыз, ялгышасыз. Җәен гадәти чаңгыны лыжроллер дип аталган тәгәрмәчле җайланма алыштыра. Әлеге секциягә йөрүче 5-11 сыйныф укучылары ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнә, йөгереп аяк көчләрен ныгыта. Тырышлыкларының нәтиҗәсе дә бар – республика күләмендә I һәм II урыннарны эләктереп кенә торалар. Баланың әлеге өлкәдәге мөмкинлеге 2-3 класста ук күренә икән. Тик физиологик үзенчәлекләргә генә салынып, тырышлыксыз булмый. Физик әзерлек, сәламәтлек тә мөһим.
– “Взлет”ка 20ләп бала йөри, айга 100әр сум түлиләр. Прокаттан кергән акча яңа чаңгылар алуга китә. Әлеге базаны үз акчама, акцияләремне сатып төзедем. Татарстанда лыжроллер трассалары әз, шуңа күрә юлда йөрергә туры килә. Әлеге эшне коммерциягә салсаң, акча эшләп була, – дип саный җитәкче.
Менә шундый хәлләр Актүбәдә! Казанда спортка миллионнар оча, меңләгән кешегә исәпләнгән комплекслар гөмбә төсле үсә. Әйе, Универсиада безне танытачак. Ләкин районнарда бүген эшенә җаны-тәне белән бирелгән фанат укытучылар гына калды. Алар өчен тудырылган мөмкинлекләр бер дә “ах” итәрлек түгел. Ә менә халкының үҗәтлегенә сокланырлык. Кызганыч, зур спорт хәзер сәламәтлек белән түгел, күбрәк акча белән ассоциацияләнә шул.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.
Казан – Азнакай – Актүбә – Казан.
Димче шугалакка рәхим ит!
Ишекне ачып керсәм… мондагы тормыш кырмыска оясын хәтерләтә! Сүзем Чаллының “Медео” шугалагы һәм тирә-ягындагы хикмәтләре хакында.
Боз өстендәге халык саныннан башым әйләнеп китә язды (әллә ярты Чаллы җыелган инде?!). Яңа гына тәпи баскан сабыйлардан алып, чәченә чал кергән өлкәннәргә чаклы җил белән куышлы уйный. Үз тимераягын кыстырып килүчеләр булса да, күбесе прокатка ала. “Виктория” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Әлфәрит Рәифович әйткәнчә, халык үткен тешле кризиска төкереп тә карамый. Былтыргы сезон белән чагыштырганда, быел шуучылар саны ишәйгән.
Шугалакка якынлашкач, үз колакларыма ышанмадым. Татар җырлары яңгырый ләбаса! Тик биләмәсендә тыз-быз йөрүче машиналар комачау итә. Рәхәтләнеп шу дияр идем, ләкин прокатка бирү бинасының кысынкылыгы күңелдә бер төер булып калды бит. Тимераякның бавын җайлап кына бәйлим дисәң, эскәмиядә буш урынны шактый озак көтәргә туры килә. Җитәкчелекнең кергән акчага киләсе елда тагын берничә прокат бинасы һәм тамак ялгап алыр өчен тирмәле кибет булдырырга исәпләре.
Шулай да кулланучыларны санга сугулары сизелә: шуар өчен 60 минут, махсус аяк киемен алыштырырга дип (ике якка да) 10 минут каралган. Тимераякны ала-бирә торган тәрәзә өстендә “залогка паспорт яисә машина йөртү таныклыгын калдырыгыз”, диелгән. Әһә, әгәр без РФ Административ кодексына күз төшерсәк, анда кешенең шәхесен ачыклый торган расламаны (паспорт) кабул итү кисәтү яисә административ штраф салу белән яный диелгән. Әлфәрит Нәбиев белдерүенчә, залогка акча, кесә телефонын кабул итү җайсыз. Ләкин куркып торырга нигез юк, берәүнең дә паспорты югалмаган бит. Олылар өчен – 70, балалар өчен (14 яшькә чаклы) – 50 сум. Шәхси тимераягыңны шомартсаң, 50 сум чыгарып саласың. Аяк киемеңне яисә букча-сумкаңны гардеробта калдырырга мөмкин, аның өчен 10 сум түлисе. Шуарга теләүчеләр буа буардай булса да, кызганыч, гардеробта урын аз. Элгечнең бушаганын көтә-көтә, кадерле (түләнгән диюем) вакытың язгы ташу сыман уза да китә.
“Медео”га иптәш кызым Рушанияне ияртеп килдем. Аның белән бозда ике кәкре каен шикелле тордык. Мине бармак белән төртсәң яисә каты гына өрсәңме – шундук каткан су белән “кочаклашам”. Берәүләр күбәләк сыман бөтерелә, икенчеләре адымнарын сак кына ясый… Адреналинлы яшьләр бер-берсенә тотынышып, паровоз кебек тезелешеп шуа. Койрыктагылары оча-оча рәхәтләнә генә! Рушания белән кулга-кул тотынышып барган мәлдә, арабыздан ут тизлеге белән бер егет очты. Иптәш кызымның чинавыннан колак барабаным шартлый язды. Теге “комета”ны эләктереп, берничә сорау бирдем. Бактың исә, Радик Исламов менә инде 7 ел буе кышын көн саен диярлек дуслары белән биредә “яши”. 17 яшьлек егетнең осталыгын күреп күзем маңгайга менде. Биредә килеп чыккан маҗаралары чиктән ашкан. “Кешеләрне еккан чаклар булды. Шугалак берничә сөйгән ярым белән дә кавыштырды”, – ди ул. Радик шулай ук чаңгыда җилдерә. Бергә чыгып шуардай иптәшләре булмаганга, анысы сирәк булгалый.
Русия кешесенә аптырамыйм хәзер! Әйтик, тәмәкене паровоз урынына пыскытучы яисә сыра чөмерүчеләрнең боз өстендә йөргәнен кайда күзәтергә мөмкин? Әлбәттә, монда! Шуның аркасындамы, юкмы – билгесез, әмма күптән түгел кулын сындырып, бер кызны “ашыгыч ярдәм” алып киткән.
“Медео”да 15ләп кеше хезмәт күрсәтә. Шугалакны көненә 3-4 тапкыр чистарталар, кар боткасында батып калсам яисә тимераяк начар шуар дигән шик юк.
– Ни өчен халык “Медео”га килергә тиеш әле? – дип чак кына төртмәле сорау бирдем.
– Монда боз яхшы, шома, бүлмәләр дә җылы. Җитмәсә, “Медео” – шәһәребезнең иң зур шугалагы (чыннан да, болын кадәр – Л.З.). Без халыкка күңелле һәм рәхәт булсын дип тырышабыз, – диде Әлфәрит Нәбиев.
Безнең кебек тураерга теләүче кәкре каеннар һәм супер шуучыларга тагын да пуперлашыр өчен мартка чаклы вакыт бар. Табигать киреләнмәсә, “Медео” шугалагы капкалары апрель башларына чаклы ачык булыр.
Линар ЗАКИРОВ.
Чаллы шәһәре.
Комментарии