- 11.12.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №48 (8 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мин һаман яңа һөнәр үзләштерү белән мәшгуль. Җәен 40 градус эсседә “Ашыгыч ярдәм” машинасында фельдшерларга ияреп, авыруларга ярдәм күрсәттем, яз башында авылда чәчүдә катнаштым, милиция хезмәткәрләре белән Казан буенча караклар да тотып йөрдем. Әле шушы көннәрдә генә фермада сыер савучы булып алдым. “Эшләгәнең кешегә булса, өйрәнгәнең үзеңә”, – диләр бит. Чүпрәле районындагы “Чынлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять фермасында алдынгы сыер савучыларның берсе Рәмзия апа Ибраһимовада “практика үттем”.
“15 ЕЛДАН СОҢ КАБАТ ФЕРМАДА”
Мәктәптә укыганда, күрше кызларына ияреп, фермадан кайтып керми идем мин. Көне буена җибәрсеннәр өчен әниләрне үгетләп, йорттагы эшләрне алдан үтәп, дәресләрне тиз-тиз әзерләп чаба идек шунда. Бергәләшеп, сыер асты чистартабыз, таз белән ташып, тагаракларына азык тутырабыз, урамнан кар белән кушылып туңган салам кертәбез, 20шәр литрлы аппарат чиләге белән сөтне сарайның икенче башына ташыйбыз. Әле җомгада җиде кат тиреңне чыгарырга туры килә. Чөнки ул “Чисталык көне” дип билгеләнеп, махсус комиссия тикшергәнгә, сыерларны кырып юасы, сарайны ялт итеп себерәсе, стеналарны агартасы иде. Шуннан чыгып, хезмәт хакына бераз өстәмә түләүләр дә бар иде. Кечкенә куллар белән шул тикле физик эш башкарудан битләребез алма кебек кып-кызыл булып кайтып, кичен үзебезнең Ф.Энгельс урамы яшьләре футбол тибәргә чыга идек. Арылмый да, күңелле дә, рәхәт тә иде бит. 15 еллар элек булганнарны күздә тотуым. Мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга киткәч, ферма бөтенләй онытылды.
Авылга кайткач, балачакны искә төшереп, бер көн генә булса да үземне сыер савучы ролендә сынап карыйсы иттем. “Синнән чыга инде. Өйдә рәхәтләнеп ял итеп, мунча кереп, телевизор карап ятасы урынга, эш эзләп йөрисең. Теләгәч, бар инде”, – дип озатты әни.
Сыер савучыларны эшкә махсус микроавтобус йөртә. Алар белән бергә кичке сәгать 4нче яртыда мин дә киттем.
СӘНӘКСЕЗ САРАЙ
Фермада рәттән сарайлар тезелеп киткән. Рәмзия апа Ибраһимовага ияреп, шуларның берсенә кердем. Элек, беренче эш итеп, караңгы төшкәнче урамнан салам кертә идек. Асларына салырга да кирәк, фураж һәм кайнар су белән болгатып бирергә дә… Шуңа сарайга кергәч, сәнәк эзли башладым. Әмма таба алмадым. Менә бит прогресс! Хәзер сыер фермасында сәнәксез генә эшлиләр икән. Дөресрәге, малларга салам кертәсе дә, азык саласы да юк. Сыер савучылар эше бермә-бер җиңеләйгән. Өч ел элек деловаль система булдырылган икән. Азыкны трактор сала. Таз күтәреп буйдан-буйга йөрисе юк. Түшәкләрен генә кырып чистартып чыгасы. Мин дә иң элек шул эшкә алындым. Әмма ярты сәгать үтмәде, аслары тагын шул ук булды. Кабат чистартып чыктым. Аннан сыер сава башладык. 20шәр литрлы аппарат чиләкләреннән җилләр искән. Яңа җайланманы сыерның юылган имчәкләренә тыгып кына торасы. Сөт исә торбадан китеп, фильтр аша чистартылып, сарайның икенче бер бүлмәсендәге суыткычка озатыла. Ә пычрак белән тулган фильтрны ялларга кайткан арада әти-әнисен ял иттерүче студент Илмас алыштырып тора. Сыерның кайчан савылып бетәсен дә аппарат күрсәтә. Анда кызыл бөке бар. Шул сава башлаганда күтәрелеп, беткәндә яңадан төшә.
Эш җиңеләйгән җиңеләюен. Аның каравы, хезмәткәрләрнең сыер саны арткан. Элек бу сарайда, мәсәлән, 8 сыер савучы иде. Хәзер алар саны 4кә калып, нәтиҗәдә, һәрберсенә 45-55шәр сыер туры килә. Савылып беткәнне көтеп торуы озаграк инде, билгеле. Ә элек 25-30арны савалар иде. Сыер савучылар исә моңа ияләнгән, җырлый-җырлый эшлиләр. Минем андый сәләт булмагач, тыңлый-тыңлый эшләүгә өстенлек бирдем. Бу сарайдагы Рәмзия апа Ибраһимова, Гөлинә апа Азизовалар – авылыбыз сәхнәсендә иң якты йолдызлар.
55 сыер дигәннән, сөтлебикәләрнең исемнәренә шаккаттым. Һәр савучының сыерлары бер хәрефтән башлана. Каян табып кушып бетергәннәр диген. Рәмзия апаныкылар, мәсәлән, “З” хәрефенә башлана: Зоя, Зәринә, Заря, Зөләйха, Земфира… Үзе барысын да таный, һәрберсенә исеме белән эндәшә. Төш вакытында сыерларны саф һавага чыгаралар. “Алар үз урыннарын белә. Кумасаң да килеп басалар”, – ди Рәмзия апа.
Сыер савучыларның дус, тату эшләвенә сокландым. Берсе азрак соңга калса, бергәләшеп аның эшен эшләп куялар. Озак еллар бергә хезмәт иткәч, туганлашып беткәннәр инде. Биредәгеләр – Дамирә Нурляева, Гүзәлия Йосыпова, Гөлинә Азизовалар өч дистәгә якын эшли инде. Гөлинә апа, мәсәлән, 8 классны тәмамлагач та, сыер сава башлаган. Әле дә шул эшендә. “Кыз вакыттан алынган идек. Гомер буе чабып эшләдек. Сизелмәде. Хәзер авыртулар борчымый калмый”, – ди Гөлинә апа. Өч дистә ел авыр физик эш сәламәтлеккә тәэсир итми калмас шул.
Сыер савучыларның бергәләшеп чәй кайнатып эчүләре аеруча күңелемә хуш килде. 5-10 минут ял итеп алудан бернәрсә дә үзгәрми. Аның каравы, мондый гамәлләр араларны тагын да якынайта. Зур, якты бүлмәгә кердек. Анда рәхәтләнеп яшәргә дә була. Газ плитәсе, өстәл, урындыклар куйганнар. Ә идәндә линолеум. Чәй кайнап чыкты. Өстәлләре дә мул. Рәмзия апа – кәтлит, Гүзәлия апа – бәлеш пешергән, Дамирә апа җиләк кайнатмасыннан авыз иттерде. Ә Гөлинә апа лимонын, кагын алып төшкән. Тамак ялгагач, тагын сыер савуны дәвам иттек. Өч сәгать эчендә мин дә биредә үз кешегә әйләндем. “Тиз эшлисең син. Әгәр теләгең көчле булса, 5-6шар иң сөтле сыерларыбызны жәлләмичә сиңа бүләк итеп, бер группа тупларга мөмкинлек бирәбез”, – ди Гөлинә апа көлеп. Ышанычларын аклый алганыма күңел сөенде инде. “Җитәкчем” Рәмзия апа да миңа “5”ле куйды.
Тик монда эшләүнең дә үз минуслары бар шул. Караңгы иртәдә торып эшкә төшәсе. Аннан төш вакытында кабат шул хезмәт. Кичен тагын сыер саварга киләсе. Кыскасы, көн дәвамында эшкә барасы дип, сәгать саклыйсы. Үзеңнең зур эшеңә вакыт та калмый.
– Өйдә ярдәмчең булмаса, бу рәвешле фермада эшләү мөмкин дә түгелдер. Ашарга каенанам белән кызым пешерә. Ирем мал-туар карый. Миңа эш калдырмыйлар, – ди Рәмзия апа.
Шимбә ни дә, якшәмбе ни колхозда – бөтен көн бер, эшлисе дә эшлисе.
“АЗЫК ӨЧЕН БОРЧЫЛМЫЙБЫЗ”
Корылык сәбәпле, быел бөтен җирдә азык проблемасы. Шуңа бәйле мөгезле эре терлек санын киметүчеләр дә юк түгелдер. Саф һава белән туендырып булмый бит. Сарайга ферма мөдире Фәнис Сөләйманов кергәч, аннан да шул хакта сораштым.
– Елына күрә, бездә азык начар булмады, җитәрлек хәзерләдек, барысын да алдан хәл иттек. Кыш уртасында азык эзләп йөрү җайлы эш түгел бит. Быел Ульяновск якларыннан көнбагыш силосы алдык. Борчак, солы, арпа, вика һәм башка катнашмалардан торган азык әзерләдек. Салам да җитәрлек.
Төрле биокатнашмалардан торган компонентлар алабыз. Анысы сөт арттыру өчен дә яхшы. Сөт күләме кимемәде, әйбәт бара. Районыбыздагы авыллар арасында беренчелекне бирмибез.
Деловаль система эшне нык җиңеләйтте. Барысын да техника башкара. Әйтик, азык калдыклары белән тулган тагаракны чистарту гына да хезмәткәрләргә күпме мәшәкать тудыра, шактый вакытларын ала иде. Дөрес, хәзер сыер савучылар 50%ка кимеде. Бүген бу фермада алар 12. Гөлфәния апа Туктамышева арада иң олысы. Эшләү дәверендә алдынгылыкны бирмәде. Тиздән аңа 55 яшь тула. Үзе калырга теләсә, рәхәтләнеп мөмкин булачак”, – диде Фәнис Сөләйманов.
Барысын да үз күзләрем белән күрмәсәм, җитәкчеләр гел шулай уңай якларны гына күпертеп сөйли инде дияр идем. Ә бу очракта килешми булмый.
Ниһаять, бөтен эшне бетереп, микроавтобуска чыгып утырдык. Мин икенче тукталышта – Куцат тавында (җирле сөйләм. Әтәч дигәнне аңлата) төшеп калдым. Ә аннан Мәчет, Илфан кибете, Кунакханә тукталышлары…
Өйгә кайтып мунча кердем дә урыныма яту белән йоклап та киткәнмен. Фермадан кайткач, телевизор да, газета-журнал, гимнастика да кирәкми икән. “Теләсәң, иртән дә төш”, – диделәр. Иртәнге 4тә тора алмам дип, сәгатьне куеп та тормадым.
Һөнәр үзләштерүләрем моның белән генә туктамас әле. Менә берәр көн генә колхоз рәисе яки аның урынбасары урынында булып карыйсы килә дә бит. Зурга сузыла, диярсез. Хыялда гына, әлбәттә. Әгәр берәр көн ял итәсегез килсә, урыныгызга чакырыгыз әле, мөхтәрәм җитәкчеләр! Килеп җитәрмен!
Лилия ЙОСЫПОВА.
Казан-Чүпрәле-Казан.
Комментарии