- 11.10.2022
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2022, №40 (12 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
НИГӘ АКЧАСЫН КАЙТАРМЫЙЛАР?
Таттелеком салоныннан балага смарт-сәгать алган идек. Икенче көнне үк аны кире илтеп бирдек. Чөнки телефоннан шалтыраткач, звоногы бармый, сүндереп куя. Салонда сәгатьне әйләндергәләп карадылар да, актлар язып, төзәттерергә дип алып калдылар. Ничек инде алай, мин төзәтелгән сәгатьне яңа бәясеннән алырга тиеш буламмы, акчаны кире кайтарыгыз, дим. Хәзер аны сервис хезмәте үзәгенә җибәрәбез, анда 45 көн дәвамында мастерлар тикшерә һәм ачыклыйлар. Әгәр брак булса, акчасын кайтарабыз, брак булмаса, сәгатьне төзәтеп бирәбез, дип аңлаттылар. Минем бит балага төзәтелгән сәгать аласым килми. Җитмәсә 45 көн көтәргә әле. Акчасын бирсәләр, ул сәгатьне бүтән җирдән алыр идем. Таттелеком салоны хезмәткәрләре дөрес эшлиләрме икән?
Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,
Алабуга шәһәре
Укучыбыз соравы буенча мөрәҗәгатькә Таттелеком компаниясенең матбугат үзәге түбәндәге җавапны юллады: «Алабуга шәһәрендәге «Летай» сәүдә офисында сатып алынган әлеге смарт-сәгать хәзерге вакытта сервис үзәгендә. Сатып алучы гаризасы нигезендә, аңа диагностика ясала: завод брагымы, әллә тышкы тәэсир нәтиҗәсендә сәгать дөрес эшләми башлаганмы? Шул сорауны ачыклыйлар. Русия Федерациясенең «Кулланучыларны яклау турында» 2300-1 номерлы законының 20нче матдәсе буенча, товарның кимчелеген бетерү өчен 45 көнгә чаклы вакыт бирелә. Сәгатьтә завод брагы табылган очракта, сатып алучыга акча кире кайтарылачак. Диагностика нәтиҗәләреннән чыгып сервис үзәге ясаган бәяләмә нигезендә, гамәлдәге норматив актларны һәм сатып алучының теләген истә тотып, тиешле карар кабул ителәчәк».
«ИҢ АВЫРЫ ТАГЫН ХАЛЫККА ТӨШӘ...»
«Безнең гәҗит»нең 28нче сентябрь санында (№38, 2022) «Күңелләр шом эчендә» дигән язманы укыгач, бигрәк тә шомланып киттем. Миңа менә 85 яшь тулды, үз гомеремдә бик күп михнәтләрне, җафалануларны күрдем. Соңгы вакытта яшәүләр бик рәхәткә әйләнгән иде. Ләкин хәзер дөньялар тыныч булмау бик нык борчый шул. Минем 4 оныгым да икешәр ел контракт белән хезмәт итеп кайттылар. Хәзер алар өчен кайгырып, хәсрәтләнеп ятыш. Депутатларга ярамый, министрларга ярамый, бу хәлнең иң авыры тагын кара халыкка туры килә инде.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
ОНЫТЫРГА ХАКЫБЫЗ ЮК
Һәр елның октябрь аенда татар җәмәгатьчелеге Хәтер көнен – татарларның үз дәүләтчелеген югалту көнен билгеләп үтә. Дөрес тә, чөнки данлы, шанлы, мәгърифәтле миллионлаган халыкның дәүләтчелеген югалту бик зур афәт! Язмыш сынавыдыр бәлки...
Шәһәребезнең Киров районы дамбасыннан барганда, Казансу елгасында утрау кебек үзенчәлекле һәйкәлгә күз төшә. Ул 1552нче елда Казанны яулап алганда һәлак булган урыс сугышчылары истәлегенә куелган. Тарихи язмалардан күренгәнчә, ул вакытта Явыз Иван гаскәре 150 мең чамасы, ә Казанны саклаучылар – 34 меңгә якын кешедән торган. Октябрь аенда Казан вәхшиләрчә яулап алына, шәһәр урамнары канга бата...
Шул кадәрле корбаннар булып та, Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбыз, яугирләр истәлегенә бүгенгә кадәр һәйкәл куелмаган. Хәзер Казанда этләргә, мәчеләргә дә бар бит инде ул. Бу гаделсезлек төзәтелергә тиеш! Татар дәүләтчелеге бәйсезлеге өчен башларын салган каһарманнарны халкыбызның онытырга хакы юк!
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
МӘГЪНӘЛЕ КИНОЛАРНЫ ТАТАРЧАЛАШТЫРСЫННАР
Хәзерге вакытта телевизорда – «Яңа гасыр» каналында «Шулер» дигән кино бара. Татарчага тәрҗемә иткәннәр аны. Әлбәттә, татар телендә тапшырулар, кинофильмнар күбрәк булган саен шат кына без. Ләкин нигә шушындый бозыклыкка, начарлыкка өйрәтә торган әшәке киноны күрсәтәләр икән? Аны бит балалар, олы кешеләр карый. Татарчага тәрҗемә итү өчен күпме көч һәм акча әрәм иткәннәр әле?! Яхшырак, кызыклы һәм мәгънәле кинолар күп бит. Шуларны тәрҗемә итеп күрсәтсәләр, бик әйбәт булыр иде. Ә начарлыкка өйрәтүчеләре рус телендә дә җитәрлек аның.
Флера СӨЛӘЙМАНОВА,
Казан шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды
Комментарии