Төп максат – татарларны берләштерү

Төп максат – татарларны берләштерү

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае дүртенче эш көнендә делегатлар, кунаклар һәм журналистлар Татарстан районнарына юл тоттылар… Данлыклы Арчабызны да читтә калдырмадылар.

Ташкичү авылы халкы иртәдән кунаклар каршыларга әзерләнде. Ниндидер бер дулкынлану һәм горурлану хисе сизелеп тора. Бу урынлыдыр, минемчә. Чөнки көн саен килми мондый затлы кунаклар. Бигрәк тә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре!

Бөтендөнья татар конгрессы VI корылтаенда катнашучы милләттәшләребез, беренче эш итеп, Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенә уздылар. Монда аларны Ташкичү авылы җирле үзидарә рәисе Фәһим Фәйзуллин каршы алды. Тәмле чәк-чәк һәм мәктәп укучыларының дәртле биюләре кадерле кунакларыбызга хуш килде. Шулай ук мәктәп ишегалдына Шиһабетдин Мәрҗани һәм язучы Мәхмүт Галәүгә багышлап әле яңа гына куелган мемориал ташларга чәчәк тә салырга онытмады конгресс вәкилләре. Танылган җырлар авторы Рөстәм Зәкуан да кунакларыбызга үз сүзләрен әйтергә ашыкты. Ә аннары аларны мәктәптә яңа гына оешып килүче Шиһабетдин Мәрҗани музеена алып керделәр. Музей белән тарих укытучысы Фәнил Кашапов таныштырды.

Конгресс делегатларының вакытлары, кызганыч, бик тар иде. Шунлыктан мин тиз генә үзебезнең якташыбыз, Мәмсә авылы кызы, Екатеринбург өлкәсе (Урал татарлары) татар конгрессының башкарма директоры, өлкәнең татарлар өчен чыгып килә торган «Саф чишмә» газетасының баш редакторы, Милли медиа-холдинг рәисе, «затлык» радиосының Урал төбәгендәге махсус хәбәрчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәвия Сафиуллинага берничә сорау бирергә ашыктым.

– Чит төбәкләрдәге татарлар бездән нәрсә белән аерыла?

– Бик кызык сорау… Беренчедән, башка төбәкләрдәге татарлар туган төбәкләрен сагынып яшәүләре белән аерылып торалар… Татарлыкларын сакларга тырышулары белән, чит милләт кешеләре арасында, ничек кенә булмасын, үзләренең милли горурлыкларын саклап калу өчен бик күп көч куюлары белән аерылалар. Ни өчен дигәндә, башка җирдә татарның абруен күтәрү өчен бик күп көч куярга кирәк, башка милләтләр арасында төшеп калмаган кеше булуыңны дәлилләү бик мөһим! Безнең арабызда андый шәхесләр күп!

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.– Ташкичү мәктәбендә укып чыккан кеше буларак, сез нинди хисләр кичерәсез?

– Мин бу яңартылган мәктәп бинасында беренче тапкыр. Безнең заманда мондый шартлар булмады, монда укыган балаларга мин бик зур уңышлар теләр идем. Алар бик бәхетле укучылар! Минем яраткан җиремдә, туган авылымда белем алалар һәм әлеге мәктәпнең төзеклеген, җиһазланышын күреп, минем исем китте. Без үзебез иске мәчет бинасында укыдык. Ул вакытларны, газиз укытучыларымны бик яратып искә алам. Шуңа сөенәм, мөгаллимнәребез шул хәтле яхшы белем бирә алганнар, без әлеге белемгә таянып, хәзерге вакытта Русиянең төрле почмакларында югалмыйча яшибез!

– Татар конгрессының төп бурычы нинди?

– Татарларны саклау! Бөтендөньядагы татарларны берләштерү! Бергәлектә генә көч, без моны бик яхшы беләбез. Бөтендөнья татар конгрессы әлеге максатка таянып эшләп килә!

Шекә авылыннан чыккан Татарстанның халык артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты Гөлзадә Сафиуллинага да соравым бар:

– Хәзерге көндә татар милләтенең хәле нинди? Киләчәге өметлеме?

– Без кискен борылыш чорында торабыз, әмма безнең өметебез, ышанычыбыз бик зур, иманыбыз камил, кыйблабыз ныклы. Милләтнең балалары төрле, алар арасында нык, тулы иманлы, милли җанлы уллар-кызлар бар! Шуңа күрә татар милләте, татар теле яшәячәк!

***

Кунаклар Ташкичү авылында, мәктәптән кала, данлыклы мәчетне һәм күңел ачу үзәге булып торган мәдәният йортын да карап чыктылар. Шулай ук, гади авыл халкының тормышы белән танышу максатыннан, 4 төркемгә бүленеп, Ташкичү авылында гомер итүче үрнәк гаиләләрдә: Садриевлар, Хәкимовлар, Хөсәеновлар, Мәмсәдә яшәүче Гариповларда кунакта булдылар. Хуҗалар кунакларны якты йөз һәм мул табыннар белән каршы алды!

 Илүзә КАСЫЙМОВА,

Яңа Кенәр мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы

Комментарии