Гаҗәеп чынбарлык

Бүген татарча чыга торган өч гәҗит алдырам. Гәҗитләрнең берсе сәясәткә бик кагылмыйча гына узган гомеребездәге төрле вакыйгаларны искә төшерергә ярдәм итә. Икенчесе, сәясәтне дә читләтмичә, хәзерге тормышыбыздагы кимчелекләрне төзәтергә өнди. Өченчесе милләт, дин мәсьәләләренә яза. Өчесен дә бик яратам. Аллаһы Тәгалә исәнлегемне бирсә, алга таба да укырмын.

Туган районым Сарманнан чыгып киткәнемә 58 ел булса да, гәҗитләрне кулга алуга иң беренче шул районнан булган хәбәрләрне барлыйм. Халисә апаның гыйбрәтле, тормышчан, мавыктыргыч истәлекләрен бик яратып укыйм. Бигрәк тә матур тел үзендә.

Билгеле инде, 50 ел гомер иткән, минем өчен бик матур күренгән Түбән Кама да игътибарымнан читтә калмый. Түбән Камадан язган авторларның мәкаләләрен шулай ук көтеп алам.

Кызганычка, завод-фабрикаларда, авыл хуҗалыгында эшләүче, югары уку йортларында укучы, армия яки башка көч системасында хезмәт куючы яшьләр татар газеталарына битараф.

Шундый бай табигатьле, эшчән, булдыклы халык яшәүче Сарманнан газеталарга язучы яшьләрнең аз булуы да гаҗәпләндерә. Сарманда андый яшьләр юк микәнни? Анда да кызыклы, мавыктыргыч вакыйгалар булмый тормыйдыр. Мәсәлән, бик сирәк хәл: Сарманга хуҗа итеп шул районның үз егетен куйдылар. Моңарчы гел читтән китереп куялар иде. Мортамак авылында яшәүче 86 яшьлек, хуҗалыкны төптән белүче (сугышның соңгы елларында ук колхозда хисапчы булган) Мөҗәһит абый: «Бу егеткә ышанычыбыз, өметебез бик зур», – дигән иде. Әкренләп, юллар, сусаклагычлар тергезелә башлады. Ул җитәкләгән район иң алдынгылардан санала. Афәрин, сарманлылар! Ә бит бер ел элек кенә, декларация нәтиҗәләре буенча, Сарман Татарстандагы иң ярлы районнарның берсе иде.

Менә шушында урынлы бер сорау туа: ярлырак булган саен әйбәтрәк эшләгәч, нигә башка район башлыкларының да хисапсыз керемнәрен киметмәскә? Хисапсыз дип язам, чөнки хисаплы хезмәт хакына үзеңә генә түгел, бөтен туганнарыңа да андый төзелешләр башлап, ерып чыгып булмый. Моны инде мәктәп балалары да аңлый.

Фоат МИФТАХОВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии