Эх, Кукмара, Кукмара

Эх, , … Бу сүзләрне мин җыр сүзләре буларак түгел, ә кайвакытта уфтанып әйтеп куям. Күп шикаятьләр белән яман аты таралган районында яшәгәнлектән, миңа да күп тапкырлар гаделсезлекләр, төрле золымнар белән очрашырга туры килде. Шунысы гаҗәп, бу начарлыклар ниндидер урам хулиганнарыннан түгел, ә киресенчә, безнең хокукларыбызны, тынычлыгыбызны саклаучы, безгә ярдәм итәргә бурычлы полиция хезмәткәрләре, мәхкәмә хөкемдарлары (судьялар), хакимияттәгеләр тарафыннан кылына иде.

Инде хәзер гәҗит укучылар белән беррәттән, Искәндәр Сираҗины да бер сөендерәсем килә. Чөнки Искәндәр дә бервакыт: «Бер дә тәнкыйть язасым килми, ничек бар, шулай язам. Эх, бер яхшы эш эшләп күрсәткән түрә булсын иде, рәхәтләнеп мактап язар идем», – дигән иде кайсыдыр бер мәкаләсендә. Ниһаять, Кукмарада шундый рәхмәткә лаеклы, күңелләрне җылытырлык, матур вакыйга булды. Дөрес, бу эш шулай эшләнергә тиеш, ләкин бүтән мөгамәләгә күнеккән кешеләргә бу вакыйга бик нык тәэсир итте. Аңа инде ярты ел вакыт үтүгә карамастан, ул еш искә алына. Гаделлек өчен көрәшүче буларак, мин хакимиятнең бу яхшы гамәлен яктыртмый кала алмадым, ул миңа тынгылык бирми, гел борчып торды.

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирелә, дигән хәбәрне ишеткәннән соң, мин Кукмара җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына гариза бирү өчен, «инде туган-тумачалары, таныш-белешләре яхшы җирләрне алып бетергәннәрдер, безгә шул таулы, ташлы, чокыр-чакырлы ташландык җирләр генә калгандыр», дигән шикле уйлар белән теләр-теләмәс кенә барган идем. Анда безне Лилия Раиф кызы исемле белгеч елмаеп каршы алды, җир алуның тәртибе белән таныштырды, нинди документлар кирәклеген аңлатты. Төрле оешмалардан әллә ничә төрле белешмә дә җыйдырмадылар, кабат-кабат килеп йөрисе дә булмады. Килергә кирәк булганда, кесә телефонына шалтыратып, үзләре чакыралар иде, хәтта. Аннан соң, җир кишәрлеге сайлап алу өчен Кукмара җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марсель Габделфәрт улы янына килдек. Формаль рәвештә генә түгел, ә чын мәгънәсендә җир сайлап алу булды бу. Сайлап алу җиңелрәк булсын өчен, Марсель Габделфәрт улы безгә иң элек мәктәп, кибет, балалар бакчасы һәм башкалар өчен кай тирәдә урын калдыруларын, автотрассаның кайда икәнлеген күрсәтте. Әле тагын дини гыйбадәтханәләр өчен дә урын калдырырга онытмаганнар. Теләгән җирне сайлау гына түгел, ә үзебез белгән, үзебез теләгән кешеләр белән күрше булып урнашу мөмкинлеге дә бирелгән иде. Андый мөмкинлек булу бик мөһим, чөнки борын заманнарда ук безнең әби-бабаларыбыз йорттан алда күрше сайлаганнар. Мин булачак күршеләремнең берсе – Марс киңәше белән, Сибгать Хәким урамы, 9нчы йорт урынын сайладым. Аллаһыга шөкер, тигез, әйбәт туфраклы, менә дигән җирле булдык. Мин шул вакытта гына Кукмара җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләренең югарыдан кушылганга түгел, ә чын-чынлап, халык өчен тырышып, намуслы хезмәт башкаруларына ышандым.

Билгеләнгән көнне, билгеләнгән сәгатьтә җир алу өчен килгәч, нибары 15 минут эчендә җир алып кайтып та киттек. Шушы җирне тамгалау өчен гариза да язмадык, кул кую өчен дә беркая барасы булмады. Шунда, җир тамгалаучы янында журнал тотып, кирәкле кешесе дә басып тора иде. Шунлыктан, кайсы оешмадан нинди кешеләр җир тамгалап биргәнен белми дә калдык. Җирләрне җиңел генә дәүләт теркәве үткәргәннән соң, безнең эшебез тәмам да булды.

Шушы җир кишәрлеген алу вакытында бер җирдә дә чират торырга да туры килмәде. Чөнки белгечләр җир алучыларның эшләрен вакытында башкарып, һәрберсен аерым көнне чакырганнар, дип аңладым. Димәк, чират булмавы җитәкчеләрнең эшне дөрес оештыруыннан тора икән бит.

Җир алып, өй төзи башлаганчы безнең эшебез бетсә дә, Кукмара җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында әле тик ятмыйлар икән. Мин шалтыратып сорагач, Марсель Габделфәрт улы бүгенге көндә 650 гаиләнең җир алуын, киләчәктә җир алырга тиешле кешеләр өчен җирне бүгеннән үк әзерләп куюларын, ә инде бирелгән җир мәйданында электр уты кертү, газ китерү, юллар төзү буенча эшләр баруын хәбәр итеп тагын бер кат сөендерде. Аллаһ насыйп итсә, бу җирләрдә алабута, әрем үсеп утырмас. Язгы кояш нурлары төшеп, карлар эреп бетүгә, төзелеш башланыр дигән өмет туа.

Безнең чит илләрдәге тәртипне, бюрократиянең булмавын, балаларга, гаиләләргә зур игътибар булуын, әлбәттә, ишеткәнебез бар иде. Кукмара да күп балалы гаиләләргә җир бирү эшендәге тәртип белән чит илләрдән калышмый. Бездә дә алардагы кебек эшли беләләр икән бит!

Бу мәкаләне укыгач, Кукмарада һәр җирдә дә ал да гөл икән, дип уйлый күрмәгез тагын. Кызганычка каршы, алай түгел әле. Бу матур төш кебек кенә булды. Ә уянып китсәң, караңгы төн. Ләкин, иң мөһиме – Кукмарада үрнәк алырдай матур башлангыч туды. Шуны башка җитәкчеләргә өлге итеп алып, дәвам итәсе генә кала. Хәтта башка районнарга да. Чөнки шушы җир бирү эше бөтен җирдә дә канәгатьләндерерлек оештырылган дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Казан тирәсендәге гаиләләрнең ризасызлык белдереп, күп тапкыр тавыш-гауга чыгарулары шул хакта сөйли.

Кукмара җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләренә, җир тамгалап бирү эшендә катнашучыларга, дәүләт теркәү палатасында эшләүчеләргә барлык гаиләләр исеменнән рәхмәтемне белдерәм. Шушы рәхмәт хисләре сезнең эшегезгә иң зур бәя булып тора.

Раил ШАКИРОВ.

Кукмара районы, Яңа Сәрдек авылы.

Комментарии