- 11.06.2021
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2021, №22 (9 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
(Бөтентатар иҗтимагый үзәге белдерүе)
Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, 25нче майда Татарстан мөфтияте Аксакаллар Шурасының киңәйтелгән чираттагы утырышында Шура рәисе Айрат Әюпов Хәтер көнен ел саен шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтәргә тәкъдим итте.
Дин өчен, ватан өчен шәһит киткән бабаларыбызны искә алу һичшиксез изге һәм саваплы гамәл. Әмма бу тәкъдим сораулар тудыра:
Ел саен төрле вакытта уздыру уңышсыз дип саныйбыз.
Шәһитләрне искә алу Татарстанның һәр мәчетендә үткәреләчәкме? Бу турыда Татарстан мөфтиенең фәрманы кайчан чыгачак?
Бу саваплы чараны «Шәһитләрне искә алу көне» дип атасагыз дөресрәк булмас микән?
2020нче елда 4 кешегә 2019нчы елгы Хәтер көнендә ясаган чыгышлары өчен штрафлар бирделәр. Хәзер шул ук гаепләү белән Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. 2020нче елда Хәтер көнен оештыручы өч мәхкәмә аркылы үтте, аны кулга алып полициягә алып киттеләр, аннан соң Вахитов район мәхкәмәсендә 15000 сум штраф түләттеләр, әмма 18нче октябрьдә Хәтер көне барыбер үткәрелде. 2нче декабрьдә Вахитов район мәхкәмәсе оештыручыны 60 сәгать мәҗбүри эш белән җәзалады, янәсе 2020нче елгы Хәтер көнендә темага туры килми торган чыгышлар булган. Шулай итеп, хакимият каршылык күрсәтүенә карамастан, 32 еллык тарихы булган милли традицияне саклап кала алдык.
Тарихын оныткан халыкның киләчәге юк. Тарихын белмәгән халык сарык көтүенә әйләнә. Шуңа күрә хокук саклаучыларның бу тарихи вакыйганы тыярга омтылуы бернинди мантыйкка сыймый. Ничек инде 500 ел элек булган вакыйгалар халыкара низаг тудыра алсын? Без Хәтер көненә ел саен чувашларны, мариларны, удмуртларны, русларны һәм башка халыкларны чакырабыз, чөнки бу безнең уртак тарих. ХХI гасырда яшибез, әмма Хәтер көнен ябарга теләүчеләрнең башында һаман ХVI гасыр.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге 2021нче елның 15нче октябрендә Хәтер көнен үткәрү турында хәбәр итә. Алдагы елларда да Хәтер көне 15нче октябрьдә үтәчәк, бүтән көннәрдә үткәрү булмаячак. Бу турыда БТИҮ Президиумы махсус карар кабул итте.
Без Татарстан Президенты һәм Дәүләт Шурасыннан таләп итәбез:
«Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында» Татарстан канунына үзгәрешләр кертергә –15нче октябрьне 1552нче елда шәһит киткән каһарманнарны искә алу көне дип игълан итәргә.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы рәисе Ф. В. ЗӘКИЕВ
Кайтаваз
Без алай дип әйтмәдек
«Безнең гәҗит»нең 2нче июнь санында (№ 21, 2021 ел) басылган «Хәтер көне: яңа формат эзләүме, чараны зәгыйфьләтүме?» дигән язмада «Татарстанның Аксакаллар шурасы Хәтер көнен һәр елның Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтәргә тәкъдим итте», дип язылган. Бу, ялгыш. Мин, Рәүф Ибраһимов, Татарстан Республикасы аксакаллар шурасы рәисе буларак, хөрмәтле редакция, сезнең аркылы төрки-татар мәмләкәтләренә, халкына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрмен.
Без «Хәтер көнен һәр елның Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтәргә», дип, бервакытта да, беркемгә дә, шул хисаптан Айрат хәзрәт Әюповка да тәкъдим итмәдек һәм итмәячәкбез дә. Сәбәбе: Диния Нәзарәте карамагындагы Аксакаллар шурасы рәисе буларак, безнең оешма исеменнән ни дә булса тәкъдим итәргә Айрат хәзрәтнең вәкаләте юк. Алардан аермалы буларак, без, Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы (тулысынча: РОО Шура Аксакалов – Совет Старейшин Республики Татарстан), Минюстның Татарстандагы бүлеге тарафыннан теркәлгән юридик зат. Юридик зат буларак та, теләгебезне, таләбебезне, тәкъдимебезне без үзебез әйтәбез. Икенчедән, Хәтер көне – 1552нче елның 15нче октябре – кешелек дөньясы тарихында инде булган һәм халкыбызның көнен төнгә әверелдерелгән фаҗига буларак хәтеренә сеңгән көн дә.
Сезгә олуг хөрмәт һәм ихтирам белән:
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы рәисе
(РОО Шура Аксакалов-Совет Старейшин Республики Татарстан)
Комментарии