«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ИКЕ ГАЕТ АРАСЫ 70 КӨН БУЛА АЛМЫЙ

Ураза Гаете көнне телевизорда хәбәрләрдән «70 көннән Корбан гаете була» дип әйттеләр. Моны күп матбугат чараларында күргән бар, хәзрәтләр дә әйтә. Ләкин ике гает арасы берничек тә 70 көн була алмый бит. Чөнки Шәүвәл ае 29 көннән килә, Зөлкәгъдә – йә 29, йә 30 көннән. Ике айга бергә 59 көн була, аның да бер көне гаеткә китә, 58 генә көн кала. Зөлхиҗҗәнең 10нчы көне Корбан гаете булгач, 9 көн кушыла, менә 66-67 көн килеп чыга. Шуннан артмый ул. Бервакытта да ике гает арасы 70 көн булмаган. Аны әбиләр дә 70 көн диләр иде. Моны дөрес булмаган мәгълүмат тарату дип кабул итәм мин. Белми сөйләмәсеннәр иде.

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ,

Актаныш районы, Байсар авылы

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән элемтәгә кердек. «Ул 70 көн дип якынча әйтелә инде. Элек әби-бабайлар якынча 70 көн дип сөйләшкән, хәзер дә шулардан ишетеп, 70 көн дип әйтүчеләр бар. Саный башласаң, чыннан да, 70 көнгә тулып бетми», – дип шәрехләмә бирде ул.

ИСЕМЕ ҖИСЕМЕНӘ ТУРЫ КИЛӘ

Изге Рамазан аеның санаулы көннәре дә узып китте. Казан шәһәренең башка мәчетләрендәге кебек үк, «Рамазан» мәчетендә дә ай буе ифтарлар оештырылды. Анда көн саен 100дән күбрәк кеше, мәчет хәзрәтләренең тирән эчтәлекле вәгазьләрен тыңлап, күңелләрен сафландырды. Имам-хатыйб Солтан хәзрәт Рамазан ифтарын әзерләүчеләргә һәм булышучыларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Ифтарга килгән кешеләр бик канәгать калды. Хәзрәтләргә исәнлек-саулык телим. Киләсе елның Рамазан аенда да ифтарда очрашу насыйп булсын иде!

Сәгъдулла-ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ПРОГРАММА КИРӘК!

Узган санда Нурлаттан Хафиз Зәйдуллин «телепрограмма кирәкми» дип язган иде. Без монда бер-ике карчык сөйләшеп йөрибез, һәммәбезгә дә программа кирәк. Безнең колаклар да яхшы ишетми, хәтер дә начарая, шуңа күрә оныткан саен алып карап була торган кәгазь телепрограмма кирәк. Бөтен канал да кирәкми, ТНВ булса җитә безгә. Татарчаны гына карыйбыз бит инде без. Шул программа кирәк булганга язылабыз.

Мәсәния апагыз,

Казан шәһәре

Редакциядән: Әлегә без телепрограмма буенча фикерләр җыябыз. Бәлки, бөтенләй бетерергәдер аны? Бәлки, татар каналларын гына калдырып, бер биткә генә бирергәдер? Кирәкме сезгә программа? Фикерләрегезне языгыз, шалтыратып җиткерегез. Газетабызны бергәләп яхшыртыйк!

ЫШТАН АЛЫРГА ДА АКЧАЛАРЫ ЮК…

«Туган тел» телеканалында концерт караган идем. Шуларга бер сүзем бар, аны шигъри юлларга салдым:

Егетләрдә – ертык ыштан,

Кызларда – төпсез ыштан,

«Туган тел»дә концерт бара,

Шаккатып карап торам.

Культура фонды акчасы

Кайларга китә икән?

Сәхнә йолдызларына да

Ыштанга җитми икән.

Сездәй матур йолдызларга

Ничу монда йөрергә.

Ыштанлык булса да эшләрсез,

Китсәгез сез Себергә!

Яхъя ЮСУПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии