Сабан туе ничек Праздник плуга булсын?!

Сабан туе ничек Праздник плуга булсын?!

Татар халкының милли Сабан туе бәйрәмен Татарстан телеканалларыннан ел саен күрсәтәләр. Урыс телендәге чыгарылышларында дикторлар «Сабан туе» сүзен «Праздник плуга» дип атый. Шушы сүзне ишеткән саен, күңелем рәнҗи, чөнки ул гади генә бәйрәм түгел, татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Чын татар кешесе «Праздник плуга» атамасына битараф кала алмый, дип уйлыйм. «Яңа Гасыр» каналы «Праздник плуга»ны һәр елны кабатлый. Бу гамәлне туктату теләге белән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язган идем. 2015нче елның 13нче августында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова имзалаган җавап хаты алдым. «…Сабантуй бәйрәме исемен рус теленә дөрес тәрҗемә итмәүдә (Шәйхуллин С.Ш. фикеренчә) «Яңа Гасыр» каналын гаепләвенә җавап йөзеннән түбәндәге аңлатманы китерәбез… Сабан туеның дәүләт бәйрәме икәнлеген искә алып, аны «Сука бәйрәме» дип атау иң кулай сүзтезмә булып чыга…» диелгән. Мин Сабан туе исемен урыс теленә тәрҗемә итүне сорап язмаган идем (язган хатымны Миләүшә Айтугановага кабат игътибар белән укырга тәкъдим итәм).

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: «Сабантуйның исеме үк җисеменә туры килергә тиеш. Аның рус теленнән «Сука бәйрәме» дип тәрҗемә ителүе белән беркайчан да килешмәдем. Сабантуй ул иң элек – яз бәйрәме. Миллилеккә килгәндә, ул елдан-ел үз төсмерен югалта бара…» – ди.

Җавап хатыннан аңлашылганча, урыс телендә эшләүче редакциядә киләчәктә дә «Праздник плуга» сүзен кулланачаклары ачык итеп язылган. Әлбәттә, Миләүшә Айтуганованың җавабы мине канәгатьләндермәде! Бу җитди мәсьәләләргә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев ачыклык кертер дип ышанып калам.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

сугыш һәм хезмәт ветераны, сәяси репрессия корбаны

Комментарии