Кызгансаң – этләрне үзеңә җый

Кызгансаң – этләрне үзеңә җый

Соңгы вакытта этләр төркем-төркем булып чабыша башлады. Иртән эшкә барганда үземә дә еш кына шундый өерләрне ерып үтәргә туры килә. Куркыныч, әлбәттә, өердәге этләр ырлый, бер-берсен талый, чинаша, күзләренә ак-кара күренми аларның. Хәтта юлдан үтүче машиналарга да теләр-теләмәс кенә юл бирәләр. Ә бит монда мәктәпкә баручы балалар да йөри, ярсыган этләр аларга ташланмас дип, кем гарантия бирәлә. Болары ярый әле, шәһәр эчендә йөреп, кешегә күнеккәнрәк этләр, ә шәһәр читендәге оешмалар, бакчачылык ширкәтләре тирәсендә дә әллә нихәтле маэмай бар. Алар кыргыйлашкан. Бар, юлларына очрап кара син!? Бакча участогымны карап кайтыйм әле дип баргач, андый төркемгә юлыкканым бар. Уратып алалар да, алдыңнан да, артыңнан да эләктереп алырга чамалап ырылдыйлар. Ярый әле ул чакта машина белән мылтыклы кешеләр килеп чыкты, ерткычлар миңа зыян салырга өлгермәде.

Хуҗасыз этләр – четерекле проблема. Соңгы елларда алар бик күпләп үрчи кебек. Кешеләрне очраклары да аз түгел. Хуҗасыз этләрне аулау белән шөгыльләнүче оешмалар заявкалар буенча гына эшли, патронга акча юк, имеш. Шул ук вакытта заявка бирергә атлыгып торучылар да юк, беркемнең дә артык акчасы юк. Әмма ерткычның кешегә ташлануы белән бәйле берәр фаҗига килеп чыкканда, акчасы да, патроны да табыла тагын.

Хуҗасыз этләр белән көрәш алып баруга әгъзалары да бик нык комачаулык итә. Янәсе, этләрне ату яисә укол белән йоклату – кансызлык. Мин андыйларны шул котырган этләр төркеме эченә кертеп җибәреп карар идем, исән чыга алсалар, нәрсә диярләр иде икән? Аннан ул кадәр кызганасың икән, сине кем тыя, җый үз яныңа, дәвала, ашат-эчерт, кешеләргә ташланудан тый. Ул чагында синең яклау астындагы маэмайларны беркем дә атмас та, укол белән йоклатмас та.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Яр Чаллы шәһәре.

Кызгансаң – этләрне үзеңә җый , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии