Күгәрченнәр кая китте?

Күгәрченнәр кая китте?

Күгәрченнәр мәхәббәт, гүзәллек, тынычлык символы булган. Тәрәзә йөзлекләренә балта осталары пар күгәрченнәрне уеп ясаган. Кызлар бирнәгә, тастымалларга пар күгәрченнәр чиккән, егетләренә вәгъдә билгесе итеп, чәчәккә кунган пар күгәрченле кулъяулык бүләк иткәннәр.

Бер подъездда кара-каршы күршеләребез белән ничә еллар яшәсәк тә, алар белән исәнләшмичә дә үтеп китәбез. Әти-әниләребезгә бер җылы сүз әйтеп, күңелләрен күтәрмибез, туганнар белән дә аралашмыйбыз – берәребез үлcә, акча-мазар кирәксә, очрашабыз. Күбебезнең яшәү рәвеше – өй, эш, ашау, йоклау. Үзебезнең тормыш җай гына ага, бала-чагалар сау сәламәт – калганы безне кызыксындырмый. Тирә-юнебездә – безнең ярдәмгә мохтаҗ – без чыгарып ташлаган, адаштырган, этләр, мәчеләр, кышның зәмһәрир суыкларында безнең балконнарга очып килгән, бездән ике-өч бөртек ипи валчыгы өмет иткән, суыктан тәпиләре өшегән кошчыкларны күрмибез – без аларга битараф.

Аллаһы Тәгалә дә төрле сурәтләрдә безне сынар өчен, үзенең фәрештәләрен җибәрермен дигән. Калган күпме ризыкны савытларына ыргытабыз. Аллаһы Тәгалә, эссе көндә сиңа су сорап кергән юлчыга бер йотым су бирү – сәдака дигән.

Нигә соң шул ипи валчыкларын кошларга сипкән өчен кемнеңдер йөрәге яна, ачуы килә? Минем дә биш оныгым бар. Оныкларыбыз ниндидер начарлык эшләсә, дуслары котырткандыр, – дип гаеплибез. Кошларга агу салырга, балконнан күршеләренә кирпеч ыргытырга ниятләгән әбиләр, нинди тәрбия бирә соң оныкларына? Без – кешеләр, гомер буе табигатьне пычратабыз, Сез язганча, «кәкәй» итәбез. Балконнан дөпе-дөпе келәм кагабыз. Җәй көне карчык-корчык подъезд янындагы утыргычта көнбагыш яра. Трамвай тукталышларында – тәмәке төпчекләре сыра шешәләре.

Су буйларына, урманга машина тулып барабыз, ашыйбыз, эчәбез, ял итәбез. Бездән соң сынган агач – без ташлап калдырган «кәкәйләребез» өелеп кала. Акыл дәрәҗәбез хайваннарныкыннан артык булса да, без аңлы рәвештә табигатькә зур зыян салабыз. Акыл дәрәҗәбез түбән, тирә-юньгә битараф булган кешеләр, нинди тәрбия бирәбез соң үзебезнең киләчәгебезнең дәвамчылары – яшь буынга?

Мөршидә Мамбетова,

Мөслим районы, Мәлләтамак авылы.

Комментарии