- 11.05.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №5 (май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ТАРИХТА КАЗЫНМАГЫЗ!
«Безнең гәҗит»нең апрель санында Габделбәр Сабиров «Эстрада такмаклары» дигән мәкаләсендә бигрәк дөрес язган инде. Артистлар шуның кадәр шәрә йөрмәсеннәр иде. Бу бер дә килешле түгел. Мөселман динебезне хурлауга керә ул.
Мин «Безнең гәҗит»не күптәннән алдырам. Яратып укыйм. Тик бер ошамаган җире бар. Фәүзия Бәйрәмова нигә әллә кайлардагы тарихларны актара?! Газетада зур урын алмасын иде. Бөек Ватан сугышында аз булдымы үлүчеләр?! Әнә Украинадагыларны эзләсен. Нигә безгә 1500нче елгылар?!
Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА
Алексеевск районы Әшнәк авылы
Рәхмәт җылы сүзләрегезгә. Фәүзия Бәйрәмованың милләтебезнең тарихына кагылышлы язмаларына килгәндә, тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр акыл ияләре. Бүген татарны тарихсыз калдырырга маташу, аңа уйдырма тарих тагу вәзгыяте бар. Ягъни Явыз Иван басып алганнан соң татар күргән михнәтләрне оныттырырга тырышу. Ф. Бәйрамова татар эзләрен барлый, ата-бабаларыбыз кичкән фаҗигаләрне онытырга ярамый, дип кисәтә.
Укучыбыз белән килешүчеләр, килешмәүчеләр бардыр. Сездән фикерләр көтәбез.
КАДЕР ҖИТМИ
«Безнең гәҗит»нең быелгы гыйнвар санында чыккан Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдиновның «Безгә нинди җыр кирәк» дигән мәкаләсендә барысы да аңлаешлы һәм дөрес язылган.
Минем хәтерем калды. 50 елга якын хезмәт иткән күренекле композитор Луиза Батыр-Болгарига сан-хөрмәт юк. Читтән килгәннәр кадерлерәктер шул. Алар азмы-күпме җырлыймы-юкмы, исемле булып куялар.
Закир Шаһбанга да күптәннән бик кирәк халык исеме. Хатыны шагыйрә Гөлүсә, исем буенча эш башланган иде, мәдәният министрлыгыннан үтте, министрлар кабинетында тоткарланды, сәбәбен белмибез, документларны яңадан җыярга куштылар, дип язган иде. Күрәсең артыннан төртүче кирәк.
Менә Тукай бүләге бирәләр бит. Фәүзия Бәйрәмова исеме кандидатлар арасында да юк. Ул күптән лаек бу бүләккә.
Манзара тапшыруларын карыйм. Балаларга халыктан акча җыялар. Аларга хәерчеләр ярдәм итә. Байлар, депутатлар бирми, яртышар миллион сум алсалар да. Акчалар чит илләргә дә китә, үзебезнең балаларга түгел. «Таяну ноктасы»нда, этләргә приютлар салалар, дип сөйләделәр. Ә балаларга акча юк, аларга гади халыктан җыялар.
Мин «Туган җир» тапшыруларын калдырмый карап барам. Рамил Гарипов бик дөрес сөйли. Аларның коллективларына рәхмәт әйтәсем килә. Уңышлар телим.
Ветераннар советы рәисе Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы Исәнсеф авылы
***
Укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бүген җавап булмаса, димәк аларга җавапны киләсе саннан укырга мөмкин булачак.
Шалтыратулар, хәбәрләр даими кабул ителә.
Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Сорауларыгыз, зарларыгыз һәм фикер-тәкъдимнәрегез булса, шалтырату һәм ватсап хәбәрләр өчен редакциябезнең телефоны: 8-927-043-76-43.
Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды
Ярый әле Лилия бар
«Безнең гәҗит»нең быел икенче ярты еллыкка язылырга вакыт. Без аны чыкканнан бирле алдырабыз. Һәр санын көтеп алып укыйбыз.
Хәзер күп кенә авылларда халык газета-журналларга языла алмый, чөнки почтальоннары юк. Ә без, кечкенә генә бер авылда, җитмәсә, район үзәгеннән 35 километр ераклыкта яшәп тә, газетабызга язылдык. Чөнки безнең Әлки авылында почта бүлекчәсе һәм аның җитәкчесе Лилия Гыйниятуллинабыз бар. Халкын яраткан, эшен яраткан кеше генә почтада эшли ала. Хезмәт хакы бик аз гына булса да, Лилия өч авылга – Әлки, Әнкәбә, Исәк халкына ай җитү белән түләү квитанцияләрен, пенсия акчаларын таратып чыга. Әле аларны товар сатарга да мәҗбүр итәләр бит. Лилиянең зур сумкасында ниләр генә юк: төрле сорттан орлыклар, кер юа торган порошоклар, чәйнең кайсын телисең. Кибете булмаган авыллар өчен бик уңай инде бу. Почтальон өчен авыр, билгеле. Аның бу эше өчен дәүләт түләгән акча гына бик-бик аз.
Лилиябез кешеләрне хөрмәт итә, эшен яратып башкара. Гаиләсе дә үрнәк аларның. Ире Далис механизатор булып эшли, җәен комбайнда, язын-көзен тракторда. Ике ул, бер кыз үстерәләр. Барысы да үз урыннарында мактаулылар. Әле мал-туарлар да асрыйлар, ике сыер, кош-кортлары бар, бакчалары тулы яшелчә. Йортлары җәй буена чәчәкләргә күмелеп утыра. Менә шундый кеше ул безнең уңган Лилиябез.
ДАМИРА әби,
Буа районы, Исәк авылы
P.S. 2025нче елның икенче яртысы өчен 3нче июньнән 13нче июньгә чаклы абунәче ункөнлеге үтәчәк. Бу ункөнлектә «Безнең гәҗит»кә язылу бәясе 85 сум 56 тиенгә арзанрак буласы – 714 сум 24 тиен. Башка вакытта 6 айга язылу хакы 799 сум 80 тиен.
Редакциябез тәкъдим иткән «Шифалы гәҗит» газетасына 6 айга язылу хакы 330 сум. Ә 3нче июньнән 13нче июньгә кадәр генә 292 сум 32 тиен. Димәк, бу вакытта гына 37 сум 68 тиенгә арзанрак.
Комментарии