Урысның Пасхасы түгел, татарның күкәй бәйрәме!

Урысның Пасхасы түгел, татарның күкәй бәйрәме!

8нче марттан соң зарыгып көтеп ала торган бәйрәмнәрнең берсе ул 1нче май. Ник дисәң, ял итәргә сәбәп чыга бит. Ләкин Арча районы Түбән Мәтәскә авылы балалары бу көнне бүтән төрле үткәрә. Иртәнге сәгать алтыда инде авыл урамнары балаларның «Күкәй!» дип кычкырган тавышыннан яңгырап тора. Авылның бар бала-чагасы йорттан-йортка кереп, йомырка җыя торган көн ул. «Урысларның Пасхасына охшаган бәйрәм бит бу!» – дип әйтүчеләр дә юк түгел. Дөрестән дә, Пасхага кебек буялган, бизәкле йомыркалар… Бу йоланың татарныкы икәненә инану өчен, Түбән Мәтәскә авылында күкәй бәйрәмендә катнашырга туры килде.

– Элек Сабантуй җәен түгел, сабан беткәч тә булган. Мәҗүси чорлардан калган гадәт: җиргә орлык белән бергә йомырка сипкәннәр. Тәүге көтү чыгарган көнне дә йорт хуҗалары сыерын күргән беренче кешегә йомырка биргән. Кайберәүләр, Пасхага охшаган, диләр. Татарның үзендә дә йомыркага бәйле йолалар күп булган, – дип сөйләде авыл мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләүче Лилия Закирова.

Элегрәк күкәйне Сабантуй көнне җыя торган булганнар. Балалар матур киенеп, туганнарына барганнар, аннары җыелып, болынга төшкәннәр. Биредә уйнаганнар, күңел ачканнар, җыйган йомыркаларын ашаганнар. 1960-70нче елларда балалар туган-тумачаларына гына түгел, ә бөтен йортка кереп йөри башлаганнар. Авыл бала-чагасына бирер өчен 40-50 йомырка җиткән, аны суган кабыгы белән буяп куеп, «Күкәй!» дип кычкырган тавышларны көтә торган булганнар. Бүген исә барысы да үзгә: конфет, печенье, һәм башка тәм-томнар өләшенә. Бәлки, шуңа да авылның үз балалары гына түгел, читтән дә килә башлаганнардыр, чөнки авылда беренче тапкыр күренгән йөзләр дә булгалый.

Күкәй җыю бәйрәме республикабызның башка күп кенә авылларында да уза. Сабаның – Шытсуында, Кукмараның Тарлау авылында. Балаларын күрше чит авылларга йөртмәс өчен, быел Сабаның Иләбәр авылында да бу бәйрәм беренче тапкыр оештырылган.

Кайсы гына авылга барсак та, бу бәйрәмнең төп күрке балалар булыр. Әнә Мәтәскә урамнарының кайсына гына аяк атлама, барысыннан да шат күңелле балалар тавышы ишетелә. Аларга ничек тизрәк җыеп бетерү серләрен өйрәтеп торучы әби-бабайлар да күренгәли. Кечерәк балалар әти-әниләре белән йөрсә, зурраклары үзләре генә элдерә. Ләкин барлык балаларны да нәрсә берләштерә, дисезме? Ул да булса, күбрәк тәм-том җыю.

– Кечкенә вакытта 1нче май безнең иң көтеп алына торган бәйрәм иде. 30нчы апрель кичендә үк дус-ишләр белән җыелышып, план төзи идек: күбрәк «тәмлүшкиләр» җыяр өчен авылның кайсы башыннан тотынырга, урамда урнашкан йортларны барысын ничек урап чыгарга. Җыелып беткәч, кемдә күпме, дип, пакеттагы тәм-томнарны санаштыргалый һәм үлчи идек, – дип искә ала бүгенге көндә Казанда укучы Энҗе Шиһабиева.

Дөрестән дә, элеккеге йолаларның бүгенге көнгә «чыбык очы» гына барып җитә шул. Кичә булган нәрсә бүген кабатланмый, 20-30 ел элек булган күренешләрнең хәзерге заманда тулаем сакланып калуы икеле. Ләкин аңа да карамастан, элек-электән килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны истә тоту һәм онытмаучылар булуы күңелне күтәрә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии