«Мин татарча сөйләшәм» – ел вакыйгасы

«Мин татарча сөйләшәм» – ел вакыйгасы

2017нче елда Казанда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уздырылганда бара алмый калган идем. Шуңа күрә, бик үкенечле рәвештә, фотосурәтләр аша гына карап утырдым. Ә быел миңа да бәхет елмайды. Бер генә түгел, икеләтә бәхет, чөнки волонтер буларак катнаштым. Милли бизәкле ак футболкаларны куртка өстеннән киеп, Бауман урамына юнәлдек. Һава торышы үзгәреп, яңгыр сибәли башлагач, кәеф бераз кырыла төште төшүен. Ләкин алда безне татарча альтернатив музыка жанрында иҗат итүчеләр көтә иде. Ә алар янында кәефсез торып булмый да булмый. Аяклар үзеннән-үзе тыпырдый, иреннәр үзеннән-үзе елмая…

Бауман урамы халык белән тулган арада акциянең волонтерлары Татарстан флагы, милли стикер һәм ябыштыргычлар (наклейка) тарату эшенә тотындылар. Дөресен әйткәндә, алар бик тиз бетте, Шуларны таратып йөргәндә, яныма бер апа килде дә безнең белән фотога төшәргә рөхсәт сорады. Без, әлбәттә, аның тәкъдименнән баш тартмадык.

Роза апа Екатеринбургтан ук килгән икән. Саф татарча сөйләшкән апа «Мин татарча сөйләшәм» турында бездән кат-кат белеште. Ә үзе кызына фото-видеолар җибәреп, сөенечен аның белән дә уртаклашты.

Безнең белән фотога төшүчеләр шактый булды. Шуңа күрә танышларым саны да бермә-бер артты. Әлеге чара турында сорашучылар да күп иде. Өләшәсе бүләкләр беткәч, әләм болгый башладым. Яңгыр астында үзем хәтле флаг болгавымны күргән танышлар: «Туңмыйсыңмы?» – дип сорап, калынрак киенергә куштылар. Ләкин җанлы музыка астында рәхәтләнеп татарча җырлап торып мин, киресенчә, эсселәдем генә. Хәер, анда яңгырны сизгән кеше булгандыр дип әйтә алмыйм.

Чара төрле уеннар белән дәвам итте. Нурбәк Батулла һәм Йолдыз Миңнуллина узган бәйгедә җиңүчеләрне котлап, мактау кәгазьләре тапшырдылар. «Татар дозор» бәйгесе җиңүчеләренә дә истәлекле бүләкләр бирелде.

Ә инде сәхнәгә Нурминский чыккач, кичәнең иң кызык һәм иң дәртле өлеше башланды. Ул чыккач, тирә-як та эсселәнеп киткәндәй булды. Яшьләр аңа кушылып, бар тавышка җырладылар. Ә мин исә ул вакытта ак әләмне болгавымны дәвам иттем. Куллар талса да, ниндидер рәхәтлек кичергәнгә, аны беркемгә дә бирәсем килмәде.

Изображение удалено.«Мин татарча сөйләшәм – 2018» бәйрәме тәмамланганнан соң, әле генә татар музыкасына күмелгән Бауман урамы бушап калган кебек булды. Бу чарага килгән һәрбер кеше үзенә дәрт алып, күңеле булганчы биеп кайтып киткәндер. Мин дә килүемә һич кенә дә үкенмим. Иң сөендергәне – татар мохите тудырган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе альтернатив музыкаларга карата фикеремне уңай якка үзгәртте һәм волонтер буларак осталыгымны да арттырды.

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии