Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

БУ ДА СӘЯСӘТ

Русия төбәкләре икътисади хәле буенча ике төркемгә бүленә: донор төбәккә һәм дотациягә яши торганга. Донор төбәкләр – бер дистә, дотация ала торганы – җиде дистә. Минем туган Татарстаным донор төбәкләр рәтенә керә. Ул ел саен үзәккә 700 млрд сум акчасын күчерә. Ә менә безнең ут күршебез Башкортстанның дотациягә яшәвен күптән түгел генә белдем. Белдем дә, чын мәгънәсендә арт ягыма утыра яздым. Татарстан да, Башкортстан да бер төрлерәк географик зонада урнашканнар, сәнәгать, авыл хуҗалыгы потенциалы да, халыкның менталитеты да бер төрлерәк. Башкортстанның икътисади яктан нык булуын һәрвакыт сөйләделәр һәм яздылар. Сәнәгать җитештерүе буенча Башкортстан Русиянең алга киткән ун төбәге арасына керә. Аның территориясе Татарстанныкына караганда ике тапкыр зуррак икәнен, игенчелекнең һәм терлекчелекнең аларда да, бездә дә бер төрлерәк икәнен исәпкә алсаң, авыл хуҗалыгының да өметсез түгеллеген чамаларга була. Ә шулай да Татарстан донор, ә Башкортстан дотациягә яши торган республика. Күрәсең, бу үзәк хөкүмәтнең Башкортстанның Русиягә ирекле кушылуына хөрмәт күрсәтүенең дәвамыдыр. Яисә аларның башлыгының Мәскәү каршында мәсьәләне дөрес куя алуыдыр. Бу да сәясәт, ләкин сәер сәясәт.

Хафиз ЗӘЙДУЛЛИН,

Нурлат шәһәре

АКЧАСЫ КЕМГӘ ТИЕШ?

Мин яше 80нән узган әби-бабайлар карыйм. Аның өчен 1200 сум акча каралган. Тик ул акча караучы кешенең кулына бирелми, әби-бабайларның пенсиясенә өстәлеп килә. Ә пенсионерлар: «Ул сезнең акча түгел, безнең акча», – диләр. Эшләрен дә эшләтәсе килә, акчасын да бирергә теләмиләр. Аңлатып язсагыз иде: ул 1200 сум чынлыкта кемгә тиеш икән?

Ризидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы

Дәүләт тарафыннан билгеләнгән бу акча өлкән кешене караучыга тиеш, әлбәттә. Һәр хезмәт түләнергә тиеш, ә әби-бабайларны карау – шул ук хезмәт инде ул. Өстәвенә, бу эш алдан килешенеп башкарыла. Русия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсендә дә моны расладылар. «Әлеге 1200 сум пенсия акчасына кушып бирелә. Пенсионер белән аның опекуны үзара килешеп, ул акча соңыннан опекунга бирелергә тиеш. Әгәр пенсионер акчаны бирүдән баш тарта икән, димәк, опекуны аны тиешенчә карамый, пенсионер аның эшеннән канәгать түгел. Бу сәбәп түгел, дисез икән, районыгыздагы пенсия бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп, пенсионерны караудан баш тарта аласыз», – дип аңлаттылар оешманың пенсия түләүне оештыру бүлегендә.

КӘБИР АБЫЙГА РӘХМӘТ!

Газетаның узган елгы 7нче сентябрь санында дәвалый торган мазьлар ясаучы Кәбир Камалов турында язма чыккан иде («Эчәгеләремне тастымалга асып йөрдем», №36, 2016нчы ел). Сездән телефон номерын алып, аның янына бардык, ике төрле мазь алып кайттык. Дөрестән дә, бик шифалы дару ясый икән, икесенең дә файдасын күрдек. Бу кеше турында язган өчен сезгә дә, Кәбир абыйга да рәхмәтләребезне белдерәбез. Аллаһ беребезне дә сәламәтлектән аермасын!

Рузалия ХАФИЗОВА,

Биектау районы, Коркачык бистәсе

Редакциядән: Кәбир абый Камалов хәзер Балтачның Алан авылында түгел, район үзәгендә яши икән. Аның телефон номеры кирәк булса, редакциябезгә шалтыратып сорый аласыз.

ТЯМАЕВНЫ АҢЛАМЫЙМ

Фирдүс Тямаев дигән артист бар бит. Сикерә-сикерә җырлый торган. Менә шул никтер бөтен кешегә дә ошый. Без бер дә моңын да тапмыйбыз, биюенең дә рәтен күрмибез. Җитмәсә, беркөнне Җәвит аны иң бай артист дип тә атады әле. Ул шул байлыгы белән генә сикерәме икән? Бәлки, без генә аңламыйбыздыр? Башкалар нәрсә уйлый икән Фирдүс турында?

Сиринә ВАХИТОВА,

Сарман районы

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии