Башыңа төшсә – башмакчы

Кризис-кризис дип чаң сукканга ике еллап була бугай. Берәүләр антикризис проектлар ясый, икенчеләре: “Акчамны кая салсам янмас икән”, – дип баш вата…

Уйлап карасаң, бу кризис дигән паразит авылда әллә кайчан оялады. Колхозы таралып, эш урыны беткән авыл җиреннән яшьләр 90нчы елларда ук шәһәргә таю ягын карый башлады.

Хәер, авылдагы вәзгыятьне болай бетереп ташлау да килешмәс. Биредә дә үз көнен күрә белеп, шуның өстенә авылдашларына да эш урыны булдыручылар юк түгел.

– Аларның еллык кереме генә 60-70 миллион сум. Акчаны каз асрап эшли егетләр. Итен, мамыгын, йомыркасын – барысын да урнаштыралар. Бар эшләре бер цикл булып оешкан. Казның бер генә җире дә әрәмгә китми. Алар уйлап тапкан системаны бөтен республика куллана хәзер, – дип таныштырды Мөслим эшмәкәрләре белән күрешкәнче үк районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге җитәкчесе Илнур Әюпов.

Безнең Балтачта да каз асрыйлар, тик менә бу коштан кергән керемнең миллионнар белән исәпләнүе яңалык булды. Баксаң, Ирек Хәмәдишин һәм Раиф Мортазин бүген Мөслим районында зур гына каз фермасы тота икән. Бу эшне алар моннан 5 ел элек Чуашстаннан каз сатып алып башлый. Моңарчы чеби үстереп карыйлар. Каз кадәр үк тәрбияләргә кирәк булса да, бу кошның ите очсыз булып чыга. Тавык белән эшләргә теләүчеләр керемне күбрәк йомыркасыннан ала икән. Ә ул шактый мәшәкатьле эш. Каз асрауның тагын бер уңай ягы бар: җәй күл, елга-инеш буенда үсә.

Эшли торгач, 2 инкубатор сатып алына. Тора-бара йомырка салдырып, каз үрчетәләр. Үзләре әйтмешли, эшләре тулы бер цикл буенча оешкан. Йомыркадан бәбкә чыгарталар, аның бер өлешен халыкка саталар, калганын үзләре үстереп сата. Мамыгын Мөслимдә тапшыралар.

Колхозлар бер-бер артлы тарала башлагач, эшләргә яңа мөмкинлек ачыла. Каз асрау өчен, бушап калган мал фермаларын сатып алалар. Бер эшли башлагач, була инде ул дисәләр дә, каз бәбкәсенә беренче айларда шактый тәрбия кирәк. “Вакытында прививкасын ясап, витаминын кертсәң, каз – әрсез кош, үсә ул”, – дип, фермерлар эш сере белән бүлеште.

Бүген алар кулындагы кошлар саны – якынча җиде мең. Әлбәттә, барысын да бер урында тотмый эшмәкәрләр. Бер фермада якынча җиде йөз каз асрыйлар. Мин булган Митрәй авылында гына шушындый 3 ферма бар. Шул рәвешле Мөслимнең башка авылларында да каз асраулары ачыкланды.

– Җәй буе казлар Бетрә елгасында үсә. Көн җылыта башлагач, елганы буабыз. Шунда кеше яллап көтү көтәбез, – дип сөйләп китте Ирек абый.

“Алай итсәләр дә җиде мең каз җиде баш кына түгел, әле унны алучылар да берничә ай буе аларны өф-өфләп саклый”, – дип уйланып торганда, яныма бер апа килеп басты.

– Менә 25 каз бәбкәсе алган идем, хәзер шуның урынына 4 каз китерүем, – дип аңлатып китте ул.

Эшмәкәрләр бәбкәләрне халыкка бушлай бирә булып чыкты. Тик бер шарт белән: 4 каз бәбкәсе өчен – 1 зур каз. Бүре дә тук, сарык та исән дигәндәй, ике якка да болай җайлы. Акчага сатып ала башласаң, каз бәбкәләре шактый кыйммәткә төшә халыкка. Шул ук вакытта фермерларга да меңләгән казны үзләренә тоту керемле түгел. Теләгән кеше каз йомыркасы да сатып ала. Берсе 60-70 сум тирәсе. Башка җир белән чагыштырганда, зур казларның бәясе дә очсызрак – гадәттә, 700 сумнан башлана.

Барлык фермада да күбрәк ирләр хезмәт куя булып чыкты, тик көзге каз өмәләре вакытында хатын-кызларга да эш табыла. Әлбәттә, һәр өмә көне өчен алар ала.

Яшьтән үк эшмәкәр булырга теләдегезме, ничек моңа алындыгыз дигән сорауны ишеткәч, алар көлде генә. Баксаң, кечкенә чакта икесе дә рәссам булырга хыялланган. Белемнәре буенча Раиф Мортазин – бригадир, ә Ирек Хәмәдишин – рәсем укытучысы. Шул-шул, башыңа төшсә, башмакчы булырсың…

Эльмира ГАРИПОВА,

КДУ студенты.

Комментарии