- 11.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №10 (12 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мин үземнең моң-зарларымны сезгә язарга булдым әле.
13нче февраль көнне Нурлаттан 400 сум түләп Казанга килдем. Миңа үзәк вокзалдан Авиотөзелеш районына судка барырга кирәк иде. Автобус тукталышына чыгарга торганда бер үзбәк ир-аты килеп: «Әйдәгез, үзем илтеп куям сезне такси белән», – диде. Мин кереп утырдым машинасына. Счетчигы да юк икән. «Сез күп аласыздыр, тиешлесен түлим дә, калган юлны автобуста гына дәвам итәрмен, әле минем вакытым бар», – дим. «Юк, юк, мин ул районны яхшы беләм, акчаның да тиешлесен генә алам», – диде. Ә ул миңа кирәкле урынны белми дә икән. 2-3 тапкыр туктатып кешеләрдән сорады. Ул эзләп табып китергәнче 1 сәгать 15 минут вакыт узды һәм ул миннән мең сум акча сорады. «Мин бит Нурлаттан да 400 сум гына түләп килдем», – дигәч: «Без һәр пассажирдан шулай алабыз», – дип миңа кәрәзле телефоны язылган талон бирде.
Кайткач, мин аның миннән артык акча алуын төшендем. Күрсәтелгән номерга шалтыраткач: «Мин сезгә Мәскәүдән кайткач алган артык акчамны кайтарырмын», – дип җавап бирде. Смс җибәреп миңа тиешле 600 сум акчаны телефоныма салуын үтендем. Ул чәршәмбе көнне салырга вәгъдә итте дә, номерын алыштырды бугай, бөтенләй югалды.
Мин ул биргән талондагы ООО ЧОП «Касатка» дигән оешмага шалтыраткан идем, алар аны белмиләр икән.
Әллә кайдан килеп, Татарстан халкын алдап, яшел паспортлары белән йөрүче бу халыкка нигә бер закон да юк соң?!
Мин 38 яшемнән тол калып 3 баланы ялгыз үстердем. Тапкан һәр тиенем кадерле. Бу игелексез кешегә бик рәнҗедем. Ул бит көн саен машинасы белән юлда йөри. «Кеше каргышы, рәнҗеше, күз яшьләре белән баеп ерак китә алмассың. Аллаһы Тәгалә гадел хөкем чыгарсын йөргән юлыңда», – дип һәркөнне телим бу кешегә. Мин мөселман дип, халыкны кычкыртып талап йөриләр бит. Бу таксист бер мине генә алдамагандыр. Эчемдә аңардан бер курку да бар иде, шулай булмаса 1000 сумымны чыгарып бирмәгән булыр идем.
Ул яктан килгән кешеләр белән эш йөрткәндә минем кебек алданмагыз.
Галия ГАЛИМОВА. Нурлат шәһәре.
Редакциядән. Галия ханым, беренчедән сез очраклы кешегә утырып киткәнсез. Алар арасында, төрле кеше булырга мөмкин. Ә сез безгә җибәргән документ аэропорт янындагы ООО ЧОП «КАСКАТКА» түләүле автостоянкасыннан бирелгән талон гына. Билгеле анда ул шоферны белмиләр.
Әгәр сез таксины үзегез чакыртсагыз, шул оешмага шалтыратып дәгъва белдерә алган булыр идегез. Андый хезмәт күрсәтүчеләр күп Казанда. Аларны кесә телефоныннан да шалтыратып чакырып була. Бәяләре дә кулай.
Комментарии