Яшьлегебез җыры тарихы

Яшьлегебез җыры тарихы

(Шаһинур Мостафин истәлегеннән)

Бәйрәмнәрдә, бигрәк тә Халык-ара хатын кызлар көнен билгеләп үткәндә, радиодан һәм «Яңа гасыр» телевидениесе аша «Килермен мин...» җыры яңгырый. Бу җыр иртән танылган җырчы Гөлзада Сафиуллина башкаруында, ә кичен танылып килүче яшь артистыбыз – Урта Кирмән авылы кызы, кабатланмас тылсымлы тавыш иясе Гөлсирин Абдуллина башкаруында яңгырады.

– Әлеге җыр яшь чакларда илаһи көч бирүче, сөю хисләрен үстерүче булып ишетелсә, өлкәнәя төшкәч ничектер үтә сагышлы, яшьлекнең ташкын хисләрен искә төшерә, йөрәкне, күңелне тетрәндереп ала, – дип искә ала иде җыр сүзләренең авторы Шаһинур Мостафин. 1970нче елларда бу җырны «Яшьлегебез җыры» дип тә атап йөрттеләр, шунлыктан аны тыңлау еракта калган кыңгыраулы мәктәп елларына, яшүсмер чакка алып кайта.

Шулай бервакыт Шаһинур Әхмәтсафа бу җырның язылу тарихы турында менә ниләр сөйләгән иде: «Ул 1966нчы елның март аенда, районыбызның Түбән Ушма урта мәктәбендә унынчы сыйныфта укыганда язылды. Март аеның матур бер кичендә интернат бүлмәсенә мәктәпнең музыка укытучысы Гарипов Сәлим абый килеп керде дә, гадәттәгечә, канатлы сүзләрен, фикерләрен җиткерә башлады. «Шаһинур, – ди бу, – сине мәктәбебез шагыйре дип әйтәләр. Бер өр-яңа көйгә шигъри сүзләр яза алмассыңмы? Ул җырга әверелеп, күңелләргә кереп урнашыр иде!» Шул ук атнада, шимбә көнне чаңгыда Арташ авылына кайтканда (арасы унбер чакрым) уйланып, ишеткән көйгә мәгънәле сүзләр эзләп, шигъри юлларны берничә төрле итеп, блокнотыма теркәп куйдым. Җырның без теләгәнчә, илаһи мәхәббәт турында, безнең чор яшьләре өчен вальс рухында булуын теләдем. Иң мөһиме – әлеге җырда ихлас сөю, тугрылык хисләре салынырга тиеш иде. Хыялымда, күңел түремдә йөрткән бер кыз – сөйгән яр образын күз алдына китереп, аңа булган саф-садә хисләремне җиткерергә теләдем.

Ялдан соң мәктәпкә килгәч, Сәлим абый гармунда уйнап, сүзләрен килештереп, җыр итеп җырлап карадык. Бу җыр барлык тыңлаучыларга да ошады. Шунысы кызык, җырның көй авторы Түбән Ушма егете, классташыбыз, искиткеч чибәр һәм сөйкемле Гүзәлиянең абыйсы, диңгезче егет Фатих Мөхәммәтшин була! Бүгенге көндә гаиләсе, яшьлек мәхәббәте Дания Вагыйз кызы белән Мамадыш шәһәрендә яши.

Хәзер сезнең игътибарга әлеге җыр сүзләрен китерәм:

Килермен мин тагын

Бер сезнең якларга,

Арада күп еллар,

Күп юллар ятса да.

Мәхәббәт – мәңгелек,

Яши ул гомергә;

Йолдыздай балкый ул

Күңелнең түрендә…

Килермен мин тагын

Бер сезнең якларга,

Эзләрең бит синең

Һәр җирдә саклана.

Яшьлек чак җырга тиң,

Тынуны һич белми.

Йөрәктә – мәхәббәт,

Сүнми ул, сүрелми…

Килермен мин тагын

Бер сезнең якларга,

Йөрәктә урын юк,

Бәгырем, башкага.

Гомерем буена

Гел сине эзләрмен.

Нур сибәр юлымда

Һаман да күзләрең…

Турысын әйткәндә, бәхетле булып чыга бу җырның язмышы. Ул мәктәптә классташлардан башлап, башка класс укучылары тарафыннан да җырланды, әлбәттә укытучыбыз Сәлим Гарипов ярдәмендә. Бу җырны күрше авылларга барып концертларда, мәктәпнең чыгарылыш кичәсендә күңелле итеп башкардык. Казан дәүләт университетында укыган чорда студентлар тарафыннан төрле кичәләрдә башкарылып, киң җәмәгатьчелеккә таралды. Төрле шигъри, әдәби бәйгеләрдә башкарылып җиңү яулап миңа – студентка зур абруй казанырга мөмкинлек тудырды. 1969нчы елның декабрь аенда сөйгән ярым Дамира – «Җанҗиләгем» белән никахлашканда, туй мәҗлесендә классташлар, университеттагы 466нчы группа дусларыбыз белән бергә башкардык...

...Инде ул еллардан соң күпме сулар аккан, кемнәр белән очрашып, ярдәмләшеп, гомер көзләренә килеп җиткәнбез. Яшьлек елларында башкарылган җырларның күбесе онытылган. Әмма «Килермен мин» җыры һаман да халкыбыз телендә. Хәзер дә һәр елны үткәрелә торган студентлар, сабакташлар очрашуында – яшьлегебез җырын бергәләп яңгыратабыз. Җыр – үткән чорыбыз гимны булып, бернигә дә карамый, еллар күкрәгендә күкрәп яшәвен дәвам итә».

Дөрес бәяләмә, инкарь итеп булмый. Заманында халкыбызның йөрәк түреннән чыккан, бик мәгънәле җырлардан: «Шахта», «Сарман», «Рамай»лар кебек, соңга табарак яңгыраган «Казан кичләре», туган төбәгебез, авылларыбыз турындагы җырлар рәтендәге җыр булып кала бирә. Көе һәм сүзләре иң олы хис – Мәхәббәт аша яшьлеккә, сөйгән ярларга, мәктәбебезгә, хөрмәтле укытучыларыбызга, сыйныфташларыбызга, Туган җиребез һәм әти-әниләребезгә әйтергә теләгән сүзләр дип кабул ителергә мөмкин. Шуңа да бу җыр, вакыт узса да, мәгънәсен югалтмый. Безнең Түбән Ушмы авылы, аның урта мәктәбенең изге рухы салынган бу көйгә һәм җыр сүзләренә.

Фикеремне тәмамлап, халкыбызның бер мәкален искә төшерү урынлы булыр: «Алтын чыккан җирендә кыйммәтле». Димәк, бу җыр Түбән Ушмы мәктәбенең гимны булып, һәрчак яңгырап торырга, мәктәп кыңгыравы урынына җыр куплетлары ишетелсә, яхшы булыр иде.

Мәктәп дип сүз башлаганбыз икән, районыбыз җитәкчесе А.П. Иванов тарафыннан Мостафин Шаһинур Әхмәтсафа улының исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Урта Кирмән гомуми урта белем мәктәбенә аның исемен бирү турында күркәм фикер әйтелде. Үз вакытында шундый ук изге сүзләр әйтелеп тә, кирәкле язма документлар әзерләнә башлап та ахыры күренмәгән – Түбән Ушмы гомуми белем мәктәбе 30 ел туган авылында хуҗалык җитәкчесе, Ленин ордены кавалеры, легендар шәхес Шакиров Мөхәммәтҗан Шакир улы исемен йөртергә тиеш иде. Без тыныч халык, көтәбез, бәлки уянырлар, алдагы буыннарга ни әйтерсез.

Язган истәлек-хатирәләр язмам геройлары рухына изгелек булып барып ирешсен.

Х. СӘЛӘХОВ

Мамадыш районы, Түбән Ушмы авылы

Комментарии