- 11.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Безнең авылга Балтачтан килгән бер килен, жом төягән КамАЗ машинасын беренче тапкыр күргәч, гаҗәпкә калып: «Бу кадәр токмачны кая куеп бетерәләр икән?» – дип уйлаган. Якын-тирәдә шикәр заводлары булмагач, чөгендер эшләп тә мәшәкатьләнмәгән инде ул як халкы. Ә безнең? Үзәкләргә үтте инде ул чөгендер. Тишелеп чыгып, буразнасы беленә башлагач, беренче кат утарга чыгасың. Мин беренче тапкыр кырга барган иртәдә Мөбәракша абый Рәхиләсе әнигә: «И-и Гөлсирә, алып баруын барасың да бит бу малаеңны, эшли алырмы икән, бигрәк кечкенә», – дигәч, әни мәрхүмә: «Кечкенә булса да, чөгендер чүбен буразнага кире утыртып куймас әле, йолкып ташлар», – дип җавап биргән иде. Колхозчы хатыннарга чөгендер җире өчәр гектар бүлеп бирелгән чаклар бу. Ярый ла балаларың читкә китеп бетмәгән яки туганнарың ишле булса… Кайсы елны июнь башларында куфайка (бездә сырган фуфайканы шулай диләр) киярлек салкын булса, икенче кат утаганда эсселектән башны кая куярга белмәгән чаклар да күп була иде. Хәтта мәрхүмә Нәгыймә апа шул чөгендер басуында егылып үлгән дә (сүзләрем дога булып барсын). Бер елны колхоз идарәсендә «кул пычкысын кисеп ясалган кыска саплы түгәрәк тәкмән (чөгендер утау коралын бездә шулай диләр) белән эшләргә» дигән карар кабул ителә. Кем идеясе булгандыр инде ул, нигә кирәк булгандыр, анысын хәзер дә аңламыйм. Бөтен халык, кайсы абаланып, кайсы иелеп-бөгелеп дигәндәй, шуның белән эшләргә мәҗбүр булды. Озын саплы тәкмәннәрне яшереп кенә алып киләләр дә эшлиләр, юлда рәис машинасы күренгәч, аны буразна арасына ташлап, тагын абалана башлыйлар. Хәер, болай эшләп булмаганын икенче елны аңладылар, бугай, чөнки теге тәкмәннәр юкка чыктылар. Ә бер елны чалгы кисәгеннән ясалганнары модага керде. Күрәсез, халык төрлечә кыландырып караган, тик гадәти тәкмәнгә җитми инде берсе дә… Күршеләрдән калмыйм дип, иртәнге җидедән кичке алтыга кадәр башны да күтәрмичә эшлисең дә эшлисең. Көнгә өч тапкыр яртышар сәгать әндри утырып аласың да, шуның белән шул. (Ял вакытын ни өчен «әндри» дип атаганнар? Башка якларда бу сүз бармы? Шушы сорауларга җавапны гомер буе табасым килде). Ул әндри вакытын зарыгып көтүләр, эчәсе килеп тилмерүләр бер дә истән чыкмый. Без кечкенәрәк чорда әле «Муравей» мотороллерлары чыкмаган, халык кырга җәяү йөри, ә җәяүлегә янчык та авыр булгач, суны да бик күп итеп алып барып булмый… Ул вакытта каргалар да күп, алар да кырдагы сумкаларны күзли. Эшли-эшли бераз ераккарак авышсаң, хәзер, төшеп, сумкаларны бушаталар. Хәтта замоклы сумкаларның замокларын ачарга да өйрәнделәр бер елны. Мәрхүмә Җәмилә апа еламый гына: «Йомыркаларны карга ашаганны, зинһар, әнигә сөйли күрмәгез, күршеләрдән сатып алып миңа пешереп җибәрә, каргаларга ашатканны белсә бетерәчәк мине», – ди. Ул вакытта хәзерге муллык юк, әниләр хәлдән килгәнне әзерләгән инде. Бер елны өч килендәшнең җирләре якын туры килгәч, әндрине бергә утыра идек. Ике туган апаларның берсе читтән бер-ике кыяр алып кайткан да шуны турадылар, икенче гаиләдәге апа килеп җитеп: «Кыяр исе чыккан», – дип әйтеп куйгач, «Борының яхшы тоя икән, шуның өчен бирик», – дип аңа да кыяр телеме бирделәр. Шул алар ашаган кыяр тәме авызда һаман тора кебек. Үзем хәзер кыяр өчен өзелеп тә китмим, аннан соң күпме кыяр ашадым, шул вакытта кыярны кабып карыйсы килү теләге һаман да бетмәде. Хәзерге ризык муллыгы булса, ул чөгендерне эшкәртүе җиңелрәк тә булыр иде, бәлки. Ә ике кат утап чыккач, махсус комиссия утау сыйфатын тикшерә иде. Ничектер шулай бер апаның җирен кабул итмәгәннәр, димәк, эшләгән өчен түләү дә аз булачак. Ялгыз хатын инде, кешедән калышмас өчен бераз ашыккандыр да… «Җиремне яңадан утадым», – дип, комиссияне тагын китертә бу. Тегеләр, үзләренең сүзләрен аяк астына салмас өчен, җирдән төрле кимчелекләр табалар. «Бу җир кабул итәрлек түгел», – диләр. «Алаймы? – ди апа. – Кабул итәрлек түгелме? Ачыгыз әле дәфтәрегезне, бу – Мөссирә җире, аңа ничәле куйгансыз икән?» Ачып карыйлар, дәфтәрдә Мөссирә апа җиренә «биш»ле куелган. «Нәрсә, минеке булса, кабул итәрлек түгел, ә башканыкы булса «биш»леме? Кеше белән кешене аерасызмы?» – дип тузына апа. Тегеләрне үз җиренә алып китә. «Менә бит инде, апа, икеле чөгендерләр күп бит, начар сирәкләнгән», – дип әйтеп карасалар, апабыз: «Аларын үзем калдырдым, җаным, кочаклашып үссеннәр, дидем, салкын түшәктә үзем тилмереп яткан да җиткән», – дип, авызларын томалый. Ничек итсә итә, кырдан җирне кабул итеп кайталар болар. Менә шулай, кызык та, кызганыч та хәлләре күп иде ул чөгендернең. Әндри вакытында әниләр чөкердәшә, кызык табып, мәзәк сүз табып көлешәсең дә. Шул вакытта бергә әндри утырган Гөлбану, Наҗия апаларны күргәч, хәзер дә кочаклап аласым килә. Мәрхүмә әниемне күргәндәй булам. Садретдинова Асия, Җамалетдинова һәм Гыйсмәтуллина Кадрия, Сабирова Надидә, Галимова Рауза һәм башка күп кенә апалар инде ахирәткә күчкән. Язмам аларның рухларына дога булып барсын.
Ә чөгендерне алганда? Мин әле аны кул белән алуны да күреп калдым. Көз көне махсус сабан таккан трактор чөгендерне күтәртә, аның артыннан йолкып, уртасын буш калдырып, түгәрәк күчләргә өяләр. Ярый ла ишле гаилә трактор артыннан өлгереп бара. Шул арада яңгыр явып үтә дә, үзле балчык чөгендергә ябыша, аны йолкып алып, бер-берсенә кагып, күчкә өяргә, һәр чөгендерне пычак арты белән балчыктан чистартып, сабагын кисәргә кирәк. Ике кулымның да имән бармакларында чөгендер пычагы кискән эзләр (бер бармакта хәтта икәү) хәзер дә миңа ул еллар турында искәртеп торалар. Ә апамның яра эзе – тезендә… Яңгыр ява башлагач, авыл артында җир башындагы посадкага ышыкланырга йөгергән вакытта, таеп тәкмәненә егылган ул.
Төрле елларда төрле вакыйгалар була. Ул вакытта ызанны чөгендер буразнасына аркылы сызалар. Аны сызганда ялгышлар да киткәли. Кайвакыт кешенекеннән киңрәк җир эләгә, бригадирның, үз гаебен танып, яңадан үлчәп йөрисе килми, утаган сотыйларың исәпкә керми… Көзгә ул сука белән сызган эз бетә яза, күренми башлый. Алдан барган күршеңнең кайсысы, синең җиреңә кереп, чөгендер дә йолкый, чөнки чөгендер күбрәк чыккан саен акча, шикәре күбрәк тия. Премия дә эләгергә мөмкин. Йөрәк әрни, тик әрләшеп тә йөрисе килми… Машиналар аз, төяргә чират кайчан җитә, кипмәсен дип, сабагы белән каплыйсың да яңа күч өяргә тотынасың. Ә төяргә – сәнәк белән! Ул, җәпләренә чөгендер кадалмасын өчен, башлары түгәрәкләп ясалган чөгендер сәнәкләре авыл музейларында әле һаман да сакланадыр, бәлки. Бергә-бергә машинага төйиләр инде аны. Син миңа, мин сиңа булышам, дигәндәй… Ялгыз хатын монда да артта кала, ул сәнәген алып килеп җиткәндә, инде төйи башлаган булалар. Кайбер ишле гаиләле хатыннар: «Ярый, йөрмә, мин бөтен җир буйлап сиңа төяргә төшә алмыйм», – дип, кире дә бора. Бер кыр чөгендерен берүзе диярлек төйи ул. Ничек түзгән безнең әниләр, уйлыйм да хәйран калам. Өйдә күпме эш көтеп тора (анысы аерым тема, язып бетерерлек түгел). Әле ир дә исерек булса… «Нихәтле генә авыр булса да, мин чөгендергә рәхмәтле, – дип искә ала минем әниемнең сеңлесе Зөбәрҗәт нәни апам. – Өч балам белән мине ирем ташлап чыгып киткәч, чөгендер миңа балаларымны туйдырырга, тормышымны сөйрәргә ярдәм итте. Башка эшләргә караганда, аның акчасы күбрәк иде. Ул вакытта кырда эшләп йөрүләремне хәзер дә сагынам», – ди.
Хәер, соңрак берникадәр җиңеләйде ул хезмәт. Сирәкләп чәчә торган яңа чәчкечләр чыкты, алганда комбайннар белән звенолап (төркемләп) алу китте.
Ә нигә искә төште соң әле ул чаклар? Бүген, бишенче декабрьдә, Тәтешкә барганда, юл буйлап, кар астында калган чөгендер кагатларын күргәч, шуларны үстерүгә киткән хезмәт һәм акчаларны кызганудан искә алам боларны. Уңса да уңган икән чөгендер быел. Кыр тулы кагатлар… Өшегәндер инде ул, кыйммәтен югалткандыр. Аны үстергән кешеләрнең үзәкләре ничек өзелә икән? Буа шикәр заводы кабул итеп бетерә алмый, диләр. Бәлки, чәчү планын яңадан караргадыр, бәлки, азрак чәчәргәдер аны? Менә безнең авылда да берничә ел чөгендер чәчелми. Хәзер халыкның бер мәшәкате ким, балалар да чөгендер утауның нәрсә икәнен белми. Хәер, безнең бу илебездә үстерсәң дә юк, үстермәсәң дә юк. Шикәр бәясе барыбер артып тора, күпләп сату складларында бер капчык шикәр комы бүген – 1250 сум. Ә иртәгә күпме булыр?
Фәһим ГАЛИМОВ.
Тәтеш районы, Келәш авылы.
Чөгендер хикмәтләре,
Комментарии